20 июньдә югары уку йортларында кабул итү комиссияләре эшли башлады. Әйтик, КФУ 10 мең гариза кабул итеп өлгергән дә инде. Вуз ректоры Ленар Сафин бу сан 200 меңгә җитәр дип фаразлый. Министрлар Кабинетында узган брифингта вуз ректорлары, Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин абитуриентларны кабул итүгә бәйле яңалыклар белән таныштырды. Кем ничек җәлеп итәргә җыена?
Быел республикада барлыгы 22 меңнән артык бюджет урыны бар. Әлеге сан соңгы өч елда 5 процентка арткан. Бигрәк тә инженер-техник, педагогик белгечлекләргә. Әйтик, булачак педагоглар өчен 2704 урын бар. Бюджет урыннары саны кадрларга төбәкләрдәге ихтыяҗдан чыгып билгеләнә. Быел республикада 11 нче сыйныфларның санын исәпкә алганда, бер абитуриентка уртача 1,5 бюджет урыны туры килә. Барлыгы 45 югары уку йорты, шул исәптән, 28 дәүләт югары уку йорты студентлар көтә.
– Быелгы БДИ нәтиҗәләре буенча 299 укучы 100 балл туплады. Аларның саны тагын артачак. Былтыр андыйлар 199 иде. Быел медалистлар да күбрәк. Аларга кагылышлы яңалыклар бар. Әйтик, алтын медальгә өметләнүчеләр рус теленнән һәм үзләре сайлаган фәннән ким дигәндә 70 балл тупларга тиеш. Математикадан аның кадәр булмаса да ярый. Көмеш медальләргә таләпләр исә 10 баллга кимрәк. Без мондый йомшарту белән килешеп тә бетмибез. Ни өчен дигәндә, нечкәлекләре бар, – диде Илсур Һадиуллин. – Быелгы бюджет урыннарының 17 проценты целевикларга (максатчан укыту программасы буенча) бирелә. Бу сан – 4 меңгә якын. Кызганыч, хәзерге вакытта шуның 1585е генә тулган. Сүз уңаеннан, быел оешма, предприятиеләр «Россиядә эш» порталы аша 10 июньнән дә соңга калмыйча целевиклар буенча гариза бирергә тиеш иде. Максатчан һәм бюджет урыннарына керергә теләүчеләр саны күп түгел. Яшьләрдә үз һөнәрләре буенча 3–5 ел эшләп, төпләнеп калу теләге әллә ни юк. Бу хакта борчылып, Дәүләт Думасына да язган идек. Әгәр илне үзгәртергә, икътисадны, сәнәгатьне үстерергә телибез икән, әлеге проблеманы хәл итәргә кирәк. Укытучылар мәктәпләргә килсен, хастаханәләрдә яшь табиблар эшләсен дисәк, законга үзгәрешләр кертмичә, коры сүз белән генә ерак китеп булмый.
Максатчан юнәлешкә кереп, башка вузга күчсәң, акчаны кире кайтарасымы? Әлеге сорауга иң күп целевиклар әзерләүче вуз буларак, Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов җавап бирде.
– Бу акчаны кире кайтарырга туры киләчәк. Шул исәптән, килешү төзегән оешма, предприятиеләр түләгән социаль ярдәмне дә. Алар целевикларга ай саен академик стипендиядән (2056 сум) ким булмаган акча түләргә тиеш. Шул исәптән бу акчаны да кайтарасы була, – дип аңлатты ул.
Казан дәүләт мәдәният институтында быел максатчан укырга керүчеләр күбрәк булыр дип фаразлыйлар. Узган ел 5 мең гариза кергән булган. Быел рәсем укытучысы, эстрада режиссеры кебек яңа белгечлекләр дә әзерли башламакчылар. Вуз үткәргән имтиханнар буенча махсус әзерлек төркемнәре дә оештырылачак.
Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты ректоры Рәшит Низамов, быел техник белгечлекләр буенча көндәшлек көчле булачагын әйтте. Алар моңа әзер. Укырга керүчеләргә ниндидер кызыксындыру чаралары каралмаган. Ректор фикеренчә, укырга керү теләге абитуриентның күңелендә булырга тиеш. Шунысы күңелле: кайбер белгечлекләр буенча татарча-русча укытуны дәвам иттерәчәкләр. Бу акча республика казнасыннан бүлеп бирелә.
Ә менә КФУ акча белән кызыктыру ягында. БДИда һәр фәннән алган 100 балл өчен 100 мең сум түләнә. «5ле»гә укучыларга да ай саен 5 мең түлиләр. Аларның саны 10 процентка арткан. Бу хакта вуз ректоры Ленар Сафин сөйләде. Сүз уңаеннан, КФУда яңа уку елы 1 ноябрьдә генә башлана. Бу башкалада БРИКС саммиты үткәрүгә бәйле. Универсиада авылында вакытлыча хокук сакчылары яшәячәк.
Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университетында «Авыл тренеры» белгечлеге булдырылган. Әлеге белгечләр авыл мәктәпләре өчен әзерләнә. Кадрлар кытлыгын хәл итүне, яшьләрне авылда калдыруны күздә тота. Икенче ел инде академиядә көллияткә дә кабул итәләр. Бу эш Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылган.
Медуниверситетта сәләтле абитуриентларга 75 мең сум түләнә, халыкара стажировка үтү мөмкинлеге бар, тулай торак та бирелә. Яңа белгечлекләргә килгәндә, табиблыкка гына түгел, сәламәтлек саклау өлкәсендә юристлыкка да, ә социаль хезмәткәрләр психологка да укырга мөмкин.
Узган ел КХТИ, КАИ кебек вузлар да беренче дулкында ук бюджет урыннарына абитуриентлар җыя алмаган. Кайсынадыр 100 абитуриент җитмәгән. Быел исә алар яңа юллар эзләгән. Бу яктан Казан дәүләт энергетика университеты проректоры кызыклы дәлил китерде. «Без мәктәпләрдә энергетика сыйныфлары ачтык. Узган ел Алабуганың бер мәктәбендәге ярты сыйныф берьюлы укырга килде», – диде ул. Кызыктырсаң гына була шул.
Сан
Татарстандагы вузларда 22 меңнән артык бюджет урыны бар.
Бюджет урыннары иң күп булган дүрт уку йорты
КФУ – 7,5 мең
КХТИ – 4 мең
КАИ – 2,7 мең
КДЭУ – 2 меңнән артык
Бюджет урыннары иң күп бирелгән юнәлешләр
мәгариф һәм педагогика – 2704
информатика һәм исәпләү математикасы – 1808
электроэнергетика һәм җылылык энергетикасы – 1527
химия технологияләре – 1235
машина төзлеше – 1098
физик культура – 799
Кабул итү кампаниясе 25 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бюджет урыннарына укырга керүчеләр 4–9 августта билге булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез