Вәсилә Әсхәдуллина: «150дән артык мәрхүмне соңгы юлга озаттым»

«Ул безнең «ашыгыч ярдәмебез». Вәсилә апа Әсхәдуллина турында авылдашлары, яратып, әнә шулай ди. Шулай димәслек тә түгел шул, Ядегәрнең ак әбисе дә, халкының киңәшчесе дә, активисты да Вәсилә апа.

Тумышы белән Түбән Шәмәрдән авылыннан ул. Мәктәпне бетерүгә үк кияүгә урлап алып китәләр аны. Аннары яшь гаилә бәхет эзләп Казахстанга юл тота. Ләкин ире белән юллары бик тиз аерыла: 5 елдан соң улы Дамир белән кабаттан туган якларына әйләнеп кайта Вәсилә апа. Күпмедер вакыттан соң Рифкате белән гаилә корып, тагын бер уллы һәм бер кызлы булалар. Инде сөекле ире белән гомер итүенә дә 50 елдан артык вакыт узып киткән.

Яшь чагында авылдагы, колхоздагы бер генә авыр эштән дә чирканмый Вәсилә апа: сыерын да сава, ферма мөдире, бригадир, мал исәпләүче булып та эшли, ашханәдә ризыклар да пешерә, оештыру эшләренә дә һәвәс була.

– Мал табибы гына була алмадым, югыйсә аңа уку теләгем көчле иде. Малларны дәвалау, бозаулату – табигатьтән бирелгән сәләтем. Шуңа күрә әле дә авылдашларыма бик теләп ярдәм итәм. Сарык, кәҗәләрен бәкәйләтә алмасалар да, сыерлары бозауламаса да, миңа киләләр. Көн булса да, төн булса да, барам, карыйм, булышам, бер дә авырсынмыйм, – ди ул.

Авылдашларының бу йорт капкасын шакый торган тагын бер вакыты бар. Гаиләләренә зур хәсрәт килсә, якыннарын югалтсалар, иң элек Вәсилә апага хәбәр итәләр. Чөнки догаларын укып, барысының хәлләрен җиңеләйтүче дә, мәет янында төн чыгучы да, хатын-кызларны юып, кәфенләп, соңгы юлга озатучы да – ул.

– Беренче мәетне юып, кәфенләгәндә 40 яшьләр тирәсе булгандыр. Хәзер инде мин 150 дән артык мәрхүмне соңгы юлга озаттым. Бу эштән курыкмыйм да, шикләнмим дә, җирәнмим дә. Үлемнән дә курыкмыйм мин, барыбызга да шунда барасы. Кайчан икәнен генә белмибез. Мәетнең бер гаебен дә күрергә ярамый. Күрсәң дә, барысы да үзеңнең күңелеңдә калырга тиеш. Төшемә кереп тә җәфалаганнары юк. Үзең чиста, тәһарәтле булу да – төп шартларның берсе, – ди ул.

Вәсилә апаны башка авылларга да чакыралар. Шушы еллар эчендә күңелендә сакланган, тирән эз калдырган очраклар да булган.

– Бер ит-атның мәете янгында гарипләнеп, куллары кәкрәеп калган иде. Ир-атлар аңа су гына сипте дә, кәфенләргә курыктылар. Гаурәтен ябыгыз, үзем кәфенлим, дип, эшне башкарып чыктым. Кайбер мәетне, яшенә карамастан, шулкадәр нык яратып юам. Алар шундый якын була, кочаклап-кочаклап алам. Күптән түгел генә урта яшьләрдәге бер хатынны җирләдек. Аны да бик яратып юдым. Балаларны яратып, и балакаем, дия-дия кәфенлим, – ди ул.

Су баштан болгана

Бүген өлкәннәр уллары Дамир һәм аның гаиләсе белән яши. Киленле булу тарихы да бик кызыклы. Вәсилә апаның үзен урлаган төсле, киленнәренең дә рөхсәтен алмыйча гына алып кайтканнар.

– Рушания – Олыяз кызы. Безнең авылга ашханәгә эшкә килде. Дамир белән бераз гына аралашып йөргән булганнар, ошатышканнар. Авылда үзебез ышанган, абруйлы күршеләре завхоз булып эшли иде. Гаиләсен мактады да, шуннан соң кызны урлап алып кайтырга уйладык. Тик беренче көнне участковый комачаулаган, эшне ахырга кадәр җиткерә алмаганнар. Инде булмас, дигән идек, күршеләре: «Вәсилә апа, башлаган эшне ахырга кадәр җиткерик», – диде. Миңа шул гына кирәк тә. Көпә-көндез, бакчада бәрәңге чүбе утаган җирдән кыз урларга дип тагын чыгып киттек. Дамирның дуслары да кисәтелгән иде. Рушания ашханәдә, кырдагы эшчеләрне басуга ашатырга чыгарга тиеш иде. Шул җирдән туп-туры капка төбенә күтәрделәр дә алып кайттылар. Менә шулай киленле булдык без, – дип сөйләде абыстай.

Инде бу вакыйгаларга да 32 ел вакыт узып киткән. Дамир абый белән Рушания апа 3 бала тәрбияләп үстергәннәр.

– Су баштан болгана, балык баштан чери. Ике арада яхшы мөнәсәбәт күп очракта каенанадан тора, – ди каенана кеше. – Киленең начар эшләсә, син эшләгән бул. Киленең яхшы эшләсә, ул эшләгән булсын. Тормышта төрле вакыт була, иң мөһиме аңлашып яшәү кирәк.

Сүзгә килене дә кушылды.

– Без әни белән бергәләп базарга да йөрибез, 40 көнлек баланы туганнарга калдырып, чәч ясатырга да бардык. Анда да парикмахер: «Мондый килен белән каенананы беренче тапкыр күрәм», – дигән иде. Урлап алып кайтуларына үпкәләп йөрүемне хәтерләмим. Үпкәләсәм дә, берни эшли алмаган булыр идем. Әбинең: «Тупсадан атлап кергән булса, кире атлап чыкмасын. Кияүдән кайткан исем алачак», – дигән сүзе бар иде. Ә бит миңа ул чакта 18 яшь тә тулмаган иде. Хәер, Дамирдан бер дә зарлана торган булмады, – ди. – Әни – тыштагысын, мин өйдәгесен эшлим. Әле мин эштән кайтуга ашарга да пешереп тора ул. Балаларны да бик нык караштылар.

Яшь чагында да ут яндырып яшәгән Вәсилә апаның хәзер дә тик торырга вакыты да, исәбе дә юк. Без килгәндә дә инкубаторда чыгарган кош-кортлары белән мәш килеп йөри иде. Әнә теге читлектә үрдәкләр, тегесендә – бройлерлар. 72 каз йомыркасыннан 58 бәбкә чыгарган. Үзләреннән артканын сата да.

Кулына гармунын тотып, җырын да сузып җибәрә, ветераннар белән бергә концертлар да куеп йөри. Бәетләр, мөнәҗәтләр яза. Кыскасы, бер дә аптырап тормый.

– Гомерне хәрәкәттә уздырсаң яхшы. Тормышчан, аралашучан булырга, күңел төшенкелегенә бирешмәскә кирәк. Кешедән көнләшү, мал җыю, хөсетлек гомерне кыскарта. Кешеләрдә иң яраткан сыйфатым – ачык йөз, – ди тиздән 80 яшен тутыручы Вәсилә апа.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре