Газетага язылу

Ватан Геройлары көне уңаеннан тантанага ветераннарны һәм хәрбиләрне җыйдылар

Россия күләмендә билгеләнүче Ватан Геройлары көне уңаеннан Камал театрында тантаналы чара булды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев, хәрбиләр һәм ветераннар катнашты, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Яшел Үзәннән Виталий Ильин махсус хәрби операция зонасына 2022нче елда үз теләге белән киткән булган. Ул «Феникс» дигән позывной алган.

«Неонацизм якынлаша башлаганда, дошманга каршы көрәшергә китәргә карар кылдым. Ватанга карата мәхәббәт хисләре җиңгәндер. Аннары Курскка һөҗүмнәр, сугышчан бәрелешләр вакытында да катнашырга, ил тынычлыгын якларга туры килде. Республика җитәкчелегенә рәхмәтләремне белдерәсем килә. Монда хәрбиләрне һәм ветераннарны гына түгел, ә алар батырларча һәлак булганнарның якыннарын да җыйганнар. Татарстан хәрбиләре һәръяклап, һәр мәсьәләдә ярдәм тоя», – дип сөйләде «Феникс».

Әңгәмәдәш кыска вакытлы контрактка кул куеп яу кырына юлланган һәм «Ахмат» спецназы отрядында хезмәт иткән.

«4 еллык контрактны имзалаган идем. Иң башта уем – Татарстан батальоннарына бару теләге булды. Ләкин эш буенча ул чакта өлгереп булмады, шуңа күрә башкачарак килеп чыкты. Грозный аша киттем. Башта спецназ университетында әзерлек үттем. Беренче командировка вакытында штурмлаучы булдым, аннан соң алга таба пехотада хезмәт иттем. Барганыма үкенмим, бу чын ир-атлар хезмәте. Тизрәк Җиңү насыйп булсын иде. Көткәннәргә сабырлык телим, чөнки кайбер ир-егетләрне әниләре, хатыннары һәм кызлары өчәр, икешәр ел буе көтә», – диде ул.

Агымдагы ел – Россия Президенты Владимир Путин указы белән Ватанны саклаучылар, дип игълан ителгән иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре