“Ватаным Татарстан” газетасы Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә Бөек Ватан сугышы батырларын һәм бүгенге каһарманнарны барлау максатыннан “Ватан хакына” дип аталган зур иҗади бәйге игълан итте.
Сезнең өчен батырлык – нәрсә ул? Каһарманыгыз кем? Әлеге бәйге кысасында без укучыларыбыз белән әнә шул сорауларга җавап эзлибез, әби-бабаларыбызның батырлыгын искә төшерәбез, Бөек Җиңүгә өлеш керткәннәр турында хәтерне яңартабыз, бүгенге геройларны барлыйбыз. Инде редакциябезгә килгән хатлар белән таныша башлыйк.
https://vatantat.ru/2025/04/166732/
«Бабамнардан килгән батырлык» номинациясе
Сугыш авырлыкларын безнең буынга җиңелмәс батырларыбыз – ветераннар сөйли. Шунысы кызганыч, аларның сафы елдан-ел сирәгәя. Сарман районында ике сугыш ветераны яши. Шуның берсе – Илексаз авылында яшәүче Шәрифҗан бабай Әхмәтҗәнов. 100 яшьлек күршебез – Ленинград блокадасын кичкән кеше.
Илексаз авылы егете Шәрифҗан Әхмәтҗан улы 1924 елның 22 июнендә туган. Карт әтисе белен энекәшен калдырып, 1942 елның сентябрь аенда 18 яшьлек егет Сарман хәрби комиссариатына юнәлә.
Комиссариаттан аларны Бөгелмәгә алып китәләр, анда башка район егетләре дә кушыла. Бөгелмәдән Норлатка, аннан Рязаньга юл тоталар. «Хәсрәт тулы йөзләрне, сагыш тулы күзләрне хәзер дә онытасым юк», – дип сөйли Шәрифҗан бабай. Себер тимер юлы буйлап Ленинградка барып җитәләр. Бу вакытта Ленинград шәһәре камалышта була, шәһәргә Ладога күле аша керәләр. Шәрифҗан 9 нчы авиацион төзекләндерү батальонына эләгә. Алар очу полосаларын чистарталар, әзерлиләр, окоплар казыйлар. Илне фашистлардан азат итү теләге шулкадәр көчле була, солдатларны дошман пулялары, бомбалары да куркытмый. 1944 елның гыйнварында, Ленинград блокадасы өзелгәч, аларны Кронштадт аэродромына күчерәләр.
Дошман уты астында көнбатышка таба юл алалар. Тирә-якта төтен, көек исе, снаряд, миналар шартлавы ишетелә. Эстониядә, Латвиядә, Көнчыгыш Пруссиядә hәм башка бик күп урыннарда аэродромнар төзиләр. Шулай итеп, Германиягә дә барып җитәләр. Җиңү көнен Шәрифҗан Германиядә каршылый. Сугыштан соң да тиз генә кайта алмый, ул хезмәт иткән батальон әле ике ел шул равешле эшләвен дәвам итә. Туган авылы Илексазга 1947 елның җәендә генә кайта.
Шәрифҗан бабайның күкрәгендә ветеранның батырлыгын раслап, 2 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, «Сугышчан батырлыклар өчен», «Ленинград оборонасы өчен», «Георгий Жуков» һәм юбилей медальләре балкый.
Сугыштан соң тыныч хезмәттә дә сынатмаган ул, көнне төнгә ялгап, озак еллар колхозда төрле эшләрдә тырышып эшләгән.
1947 елда Илексаз авылының иң уңган, чибәр кызларынын берсе – Миңненурга өйләнгән. Алар җитмеш елга якын авылда иң үрнәк гаилә булып яшәделәр. Кызганыч, Миңненур әби инде исән түгел. Күршем аны бик сагынып искә ала. Берсеннән-берсе акыллы биш бала үстергән алар. Шәрифҗан бабай белән Миңненур әби, иңгә-иң куеп, авырлыкларны бергә җиңеп, шатлыкларны уртак итеп яшәделәр. Кайчан килеп керсәң дә, алар йортында җылылык хөкем сөрде: Шәрифҗан ага, ихатада тәртип ясап йөри, ә Миңненур апа плитә янында кайнаша иде.
Бүген күршем кызы Фәридә тәрбиясендә гомер кичерә. Шәрифҗан бабай – гаиләсендә дә, авылда да ихтирамлы кеше. Аның турында сүз чыкканда, күз алдыма күп яшь түккән ягымлы күзләр, авыр елларда зур газаплар, михнәт-хәсрәтләр, югалтулар кичергән олы йөрәкле һәм шул ук вакытта әлеге көнгә кадәр рухи мирасын югалтмаган киң күңелле, йомшак һәм сабыр холыклы ак түбәтәйле бабай килеп баса. Мин аның Җиңү бәйрәмен әле күп тапкырлар каршылавын телим.
Гөләндәм Хәлиуллина.
Илексаз авылы
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез