ВАТАН ХАКЫНА бәйгесе | Фронтовик укытучы

“Ватаным Татарстан” газетасы Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә Бөек Ватан сугышы батырларын һәм бүгенге каһарманнарны барлау максатыннан “Ватан хакына” дип аталган зур иҗади бәйге игълан итте. Сезнең өчен батырлык – нәрсә ул? Каһарманыгыз кем? Әлеге бәйге кысасында без укучыларыбыз белән әнә шул сорауларга җавап эзлибез, әби-бабаларыбызның батырлыгын искә төшерәбез, Бөек Җиңүгә өлеш керткәннәр турында хәтерне яңартабыз, бүгенге геройларны барлыйбыз. Инде редакциябезгә килгән хатлар белән таныша башлыйк.

«Минем герой» номинациясе

Үзебезнең авылдаш, фронтовик укытучы, Татарстан АССРның атказанган укытучысы Мөхәммәтҗанов Мирсәит Сабит улы турында язасым килә.
Ул 1924 елның 6 нчы апрелендә Илексаз авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туган. Исән булса, аңа 101 яшь тулган булыр иде.
Кош анасы да балаларын очарга өйрәтә. Ә кешегә дөнья көтәргә өйрәнү өчен, ата-ана тәрбиясе генә җитми. Аның белән янәшәдә остаз, мөгаллим, укытучы атлый: белем бирә, яхшыны яманнан аерырга өйрәтә, гомумән, дөньяда яшәү серләренә төшендерә. Бу вазыйфаны балаларны яраткан, тәрбия эшенең нечкәлекләрен белгән, көчен, вакытын кызганмаган чын осталар гына җиренә җиткереп башкара ала. Ә андыйлар – укытучылар арасында күпчелек! Аларның хезмәтләренә бәяне, вакытлар үткәч, тормыш үзе бирә.

Мирсәит ага да 1931–1935 елларда – Илексаз башлангыч, 1938–1941 елларда Мортышбаш җидееллык мәктәпләрендә укый. Балаларны яратуы аны мәктәпкә алып килә. 1941 елның ноябренә кадәр – Рангазар, 1942 елда Ләке җидееллык мәктәпләрендә укыта.

1942–1945 елларда ул хәрби хезмәттә. Бөек Ватан сугышында катнаша.
Суда агач өскә калыккан кебек, укытучы тырышлыгы да дөнья диңгезендә батмый, элекке укучылары тарафыннан аның хезмәтенә тиешле бәя белән мөһер сугыла. Укучы белән укытучы арасында мәктәп елларында йөрәктән йөрәккә үрелгән күзгә күренмәс күпер аша фидакарь хезмәт сузыла.

1945–1946 елларда Мортышбаш җидееллык мәктәбендә завуч, 1946–1951 елларда шул ук мәктәптә директор, 1951–1954 елларда Иске Минзәләбаш урта мәктәбендә завуч, 1954–1960 елларда Мортышбаш җидееллык мәктәбендә директор, 1960–1984 елларда Иске Кәшер урта мәктәбендә директор булып эшли.

Белемгә омтылуы аны Казанга алып килә. 1954 елда – читтән торып Казан укытучылар институтының физика-математика факультетын, 1957 елда Казан педагогия институтын??? тәмамлый. Мирсәет Сабит улы – Аллаһтан бирелгән сәләтле укытучы, тәҗрибәле белгеч, үз эшенең остасы. Зур белем туплаган, үзен бөтенләйгә яраткан эшенә багышлаган, талантлы, акыллы, сизгер, сабыр кеше була. Фәнен яхшы белгән, таләпчән, игътибарлы, ярдәмчел, ышанычлы дус итеп тә үзен таныта. Әгәр шулай булмаса, 1957 елда «Татарстан АССРның атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелер идеме икән авылдашыма?!

Кызганыч ки, 70 яшендә (1994 елның 12 мартында) Казанда санаторийда ял иткәндә вафат була. Кабере – Иске Кәшер авылы зиратында.
Кеше китә, ә аның хезмәт уңышлары күпләр өчен кыйммәтле мирас булып кала.
Авылдашым, фронтовик укытучы, инде күптән бакыйлыкта булса да, аның якты истәлекләре, эшләгән эшләре безнең белән, исәннәр белән яши.
P.S. Мөнирә апа Исмәгыйлева истәлегеннән өзек: «Әтисе – Сабит, әнисе – Фәүзениса. Уллары – Мөхәммәтҗанов Мирсәит (1924–1994), хатыны – Хәмдүнә, уллары – Мисбах, Ринат, Раиф. Мирсәит сугышка кадәр Илексаз, Мортышбаш, Рангазар, Ләкедә укытучы булып эшләде. Сугыштан соң Мортышбаш, Иске Минзәләбаш, Иске Кәшер мәктәпләрендә директор, атказанган укытучы булды».

      Гөлия Хәлиуллина,

      Сарман урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы. 13 яшь

https://vatantat.ru/2025/04/166732/

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Җиңүнең 80 еллыгы "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы"

Көн хәбәре