Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге башлап җибәргән гадәт буенча, бүген "Ватаным Татарстан" журналистлары Татар зиратына җирләнгән хезмәттәшләренең каберләрен зиярәт кылып кайттылар.
Заманында "ВТ"да эшләп, хәзер бакыйлыкта булган хезмәттәшләрен онытмыйлар редакциядә.
Озак еллар баш мөхәррир булган Шәмси Хамматов, аның улы – гомерен журналистикага багышлаган Шамил Хамматов, авыл хуҗалыгы бүлеге мөхәррире Мөдәррис Мостафин, аның хәләл җефете, редакциядә җаваплы сәркатиб урынбасары булган Мәдинә Мөхәммәдьярова, баш мөхәррир Галим Рябков каберлекләрен чистартып, кайберләренә такталар куйдылар бүген.
 Шулай ук элеккеге радио комитеты җитәкчесе Фаик Надиров каберлегенә дә тукталдылар.
"ВТ"лылар мәрхүмнәрнең каберләрен барлап, исәннәрнең кадерләрен күреп торалар. Халыкара Өлкәннән көне алдыннан ел саен шушындый күркәм чара оештырыла.
 Әлеге күркәм гадәт дәвамлы булачак, дип ышандыра журналистлар. Киләчәктә әлеге каберлекләргә куар кодлар кую мәсьәләсе дә карала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!



                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез