Американың социаль челтәрләрендә Трампның каты авыруы һәм хәтта үлеме турында имеш-мимешләр таралуын дәвам итә. Оваль кабинет хуҗасы инде алтынчы көн халыкка чыгып күренмәде. Дөрес, рәсми ресурслар аның фотосын күрсәтә. Баштарак әллә кайчан төшерелгән фотолар куелса, хәзер яңалары күренә. Ул үзе социаль челтәрдә постлар да куйгалый. Ә менә Парижда узачак Европа лидерлары һәм Зеленский катнашындагы саммитка бару-бармавы мәгълүм түгел. Баштарак Трамп килми, дип хәбәр итсәләр, хәзер расламыйлар да, кире дә какмыйлар.
Кеше, олы яшьтә булса бигрәк тә, авырып китәргә мөмкин, әлбәттә. Әмма Дәүләт департаменты бу уңайдан бер белдерү дә ясамый. Путин һәм Си, Моди ШОС саммитында АКШка мөнәсәбәттә глобаль каршылык оештыру белән мәшгуль булганда, дөньяның иң куәтле державасы лидерының авызына су кабып утыруы гаҗәп, билгеле.
Дәүләт лидерлары АКШ сәясәте нәтиҗәсендә туган икътисад болганчыклыгы мәсьәләсен хәл итәргә маташканда, Трамп администрациясе бөтенләй башка тарафта активлык күрсәтә. Дөньяның нефть запасларына иң бай иле Венесуэла тирәсендә вазгыять катлаулана. Вашингтон Венесуэланың оборона министры Падрино Лопес башы өчен 15 миллион доллар бүләк вәгъдә итте. Президент Мадуро, ил өстендә болытлар нык куера башлагач, турыдан-туры Трампка мөрәҗәгать бастырды. «Америка лидерына секретарьлары ялган мәгълүмат җиткерә», – диде.
Трамп администрациясен бер генә нәрсә кызыксындыра: илнең гадәттән тыш бай нефть запаслары. Венесуэлалылар американнардан башка ул запасларны файдалана алмый. Бердән, кара алтынны сата алмыйлар, чөнки санкцияләр комачаулый, икенчедән, чыгару өчен технологияләре һәм технологик җиһазлары юк. Социалистик үсеш юлын сайлаган ил, зур байлыклар өстендә утырып, фәкыйрьлектән интегә.
Хәзерге вазгыять шундый: АКШның 8 хәрби корабы атом-төш су асты көймәләре сагы астында Венесуэла ярларына якыная. Алар арасында унверсаль десант корабы LHD-7 Iwo Jima да бар. Чынлыкта ул – очкыч йөртә торган кораб та. Бортында ике дистәдән артык вертикаль очышлы AV-8B Harrier самолетлары һәм вертолетлар бар. Каракаста АКШ хәрби операция башларга җыена, дип саныйлар. Җәй җиткәндә, Мадуро башы өчен 15 миллион доллар вәгъдә иткәннәр иде, августта сумма 25 миллионга үсте. Хәзер 50 миллион доллар белән бәялиләр.
«Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты» исеменә омтылучы Трамп бер сугыш та башламый кала алмый бит инде. Ул премияне хәзер иң танылган башкисәрләргә генә бирәләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез