Владимир Путин быел Украина белән тынычлык сөйләшүләре үткәрелергә мөмкин булуын әйткән

Украина белән тынычлык сөйләшүләре 2024 елның азагына кадәр үк уздырылырга мөмкин инде. Россия Президенты Владимир Путинның Кытай халык республикасы Рәисе Си Цзиньпин белән очрашуында шундыйрак фикер әйтелгән. Венгрия Премьер-министры Виктор Орбан Европа лидерларына юлланган хатында шул хакта язган, дип хәбәр итә “Татар-информ” "El País” газетасы мәгълүматларына таянып.

Венгрия Премьерына бу хакта Россия һәм Кытайга визит ясаганнан соң мәгълүм булган. Аның әйтүенчә, Си Цзиньпин белән очрашуда конфликтка АКШта президент сайлавы нәтиҗәләре кертә алырдай үзгәрешләр буена да фикер әйтелгән. Орбан сүзләренә караганда, Американың яңа лидерыннан вазыйфасына керешкәнче үк кайбер сәяси гамәлләр көтелә.
“Яңа хакимиятне, бик тиз генә тынычлык сөйләшүләре үткәреп, утны туктату кызыксындырырга мөмкин”, – дигән фикере белән уртаклашкан сәясәтче.
Әмма Ордан билгеләп үткәнчә, КХР Рәисе мондый хәлнең килеп чыгу мөмкинлегенә карата фикерен белдермәгән.

Исегезгә төшерәбез: Виктор Орбан 5 июльдә Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин белән сөйләшүләр уздырды. Моңа кадәр – 2 июльдә Украинада булды. Ул, очрашуларга йомгак ясап, Мәскәү белән Киевнең карашлары бер-берсеннән бик нык аерыла, дип билгеләп үтте.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре