Владимир Путин Кытайның “Xinhua” агентлыгына интервью биргән (Төп фикерләре)

Президент Владимир Путин Кытай Халык Республикасына сәфәре алдыннан әлеге илнең “Xinhua” мәгълүмат агентлыгына язмача интервью биргән. Россия дәүләте башлыгы, аерым алганда, Кытайның Украинадагы кораллы низагны җайга салу буенча тәкъдимнәрен бәяләгән.

“Кытайның Украина кризисын җайга салуга карата тәкъдимнәрен уңай бәялибез. Пекин тәкъдим иткән адымнар, сәяси-дипломатик гамәлләр нигезенә салынып, озак вакытка тотрыклы тынычлык урнаштыруга ярдәм итәргә мөмкин. Кызганычка, бу тәкъдимнәрне Украина да, аның Көнбатыштагы хуҗалары да хупламый”, – дип белдергән Президент.
Владимир Путин шулай ук Кытай культурасына карата шәхсән мөнәсәбәте турында сөйләгән. Гаиләсендә Кытай телен өйрәнүләрен әйткән. “Аеруча сәфәрләр барышында Кытайның тиңдәшсез традицияләре турында ниндидер яңалыклар ачуымны билгеләп үтәсе килә. Кытай фәлсәфәсен ихтирам итәм, ушу кебек хәрби сәнгатегез турында байтак беләм. Гаиләм әгъзалары да Кытай белән кызыксына, кайберләре Кытай телен өйрәнә”, – дигән Россия Президенты.

Владимир Путин тагын түбәндәгеләрне сөйләгән:

*Хәзерге вакытта Россия – Кытай мөнәсәбәтләре үз тарихында иң югары дәрәҗәгә җитеп, дөньядагы катлаулы вазгыятькә карамастан, тагын да ныгуын дәвам итә. Соңгы 5 ел эчендә Россия белән Кытай арасындагы сәүдә әйләнеше икеләтә артып, 227,8 миллиард долларга җиткән. Исәп-хисапларның 90 проценттан артыграгы ике илнең валютасы белән ясала. Кытай инде 13 ел дәвамында Россиянең төп эшлекле партнеры булып тора. Россия исә узган елда КХРның товар белән тәэмин итүчеләре рейтингында дүртенче урынга күтәрелгән.

*Бүген Россия җәмгыятендә Кытай мәдәнияте һәм сәнгатенә карата кызыксыну бик зур.

*АКШ буйсынуындагы Көнбатыш элитасы цивилизацияле мәдәни күптөрлелекне, күп гасырлар дәвамында булдырылган традицион кыйммәтләрне инкарь итә. Дөнья күләмендәге өстенлеген саклап калырга маташып, башка халыкларга кем белән дус булырга, кем белән хезмәттәшлек итәргә, ә кем белән итмәскә икәнен күрсәтә. Бу Россияне дә, аның партнерларын да канәгатьләндерми.

*Россия Кытайның Украина кризисын җайга салу буенча тәкъдимнәрен уңай бәяли. Пекинда аның беренчел сәбәпләрен һәм глобаль геосәяси әһәмиятен яхшы аңлыйлар.

*Россия сөйләшүләргә әзер. Әмма, Украина да, аның Көнбатыштагы хуҗалары да тигез хокуклы, намуслы, үзара ихтирамга нигезләнгән ачык-ачык сөйләшүгә әзер түгел.

*Көнбатыш элитасы Россияне “җәзаларга”, көчсезләндерергә, изоляцияләргә маташа, шул ук вакытта Киев хөкүмәтен акча, корал белән тәэмин итә. Россиягә каршы 16 меңгә якын законсыз санкция керткәннәр, илне таркату белән яныйлар, Россиянең чит илләрдәге акчасын законсыз үзләштерергә маташалар, нацизмның яңаруына, Украинаның Россия территориясендәге терактларына күз йомалар.

*Россия конфликтны тыныч юл белән, гадел төстә җайга салырга тели. Украина белән ачыктан-ачык сөйләшергә әзер. Әмма конфликтка җәлеп ителгән барлык илләрнең мәнфәгатьләрен исәпкә алырдай сөйләшүләр булырга тиеш бу.

*Соңгы берничә ел эчендә Россиядә икътисадны нәтиҗәле идарә итү системасын җайга салу буенча гаять зур эш башкарылган. Бүген Россия Федерациясе сатып алу сәләте буенча дөньяда иң зур илләр бишлегенә керә. Планетада иң көчле икътисадка ия булган 4 ил исәбенә керү бурычы тора.

Исегезгә төшерәбез: Владимир Путин Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин чакыруы буенча 16-17 майда әлеге илгә дәүләт визиты ясаячак. Бу аның вазыйфасына керешкәннән соң чит илгә тәүге сәфәренә әйләнәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре