Газетага язылу

Кытай Россия халкы өчен визасыз режимны 2027 ел ахырына кадәр озайтты

Кытай Россия гражданнары өчен визасыз режимны 2027 елның 31 декабренә кадәр озайту карарын кабул итте, дип белдерде Кытай Халык Республикасы Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Го Цзякунь. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгына сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Дипломат билгеләп үткәнчә, карар ике ил арасында кешеләр алмашуны алга таба гадиләштерү өчен кабул ителгән. Гадәти чит ил паспортлары булган Россия гражданнары бизнес алып бару, туризм, истәлекле урыннар белән танышу, туганнары һәм дусларының хәлен белү максатыннан 30 көннән дә артык булмаган вакытка Кытайга визасыз керә ала.

Кытай Россия белән берлектә ике ил гражданнарының үзара сәфәрләренең уңайлылыгын арттыру буенча тырышлыкны дәвам итәргә әзер, дип өстәде Го Цзякунь.

Искәртеп үтәбез, Кытай 2025 елның 15 сентябреннән россиялеләр - гомумграждалык чит ил паспорты ияләре өчен сынау шарты белән 30 көнлек визасыз режим кертте. Декабрьдә РФ Президенты Владимир Путин имзалаган указ буенча, үзара мөнәсәбәтләр принцибы нигезендә, 2026 елның 14 сентябренә кадәр Кытай Халык Республикасы гражданнары Россиягә 30 көнгә визасыз килә ала.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре