Стратегиянең максаты – милли сәясәт өлкәсендә федераль һәм төбәк хакимияте, башка дәүләт органнары һәм җирле үзидарә органнары эшчәнлеген җайга салу, шулай ук аларның гражданлык җәмгыяте институтлары белән үзара хезмәттәшлеген тәэмин итү.
Стратегияне гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән чараларны әзерләү һәм аның тормышка ашырылуын контрольдә тоту бурычы РФ Хөкүмәтенә йөкләнгән.
Стратегиядә Россия «үзенчәлекле дәүләт-цивилизация» сыйфатында күрсәтелә. Документта шулай ук хәзерге Россия җәмгыятенең рус мәдәниятен һәм телен, Россия Федерациясендә яшәүче барлык халыкларның тарихи һәм мәдәни мирасын саклауга һәм үстерүгә нигезләнгән «уртак мәдәни (цивилизацияле) код» белән берләшкән булуы раслана.
Илнең этномәдәни һәм тел күптөрлелеге, мәдәниятара аралашу һәм динара хезмәттәшлекнең тарихи тәҗрибәсе һәм традицияләре Стратегиядә аның күпмилләтле халкының байлыгы дип аталган.
Россиядә милләтара мөнәсәбәтләрнең хәзерге торышы тотрыклы дип билгеләнә. Социологик сораштыру мәгълүматына караганда, 2024 елда милләтара мөнәсәбәтләрне уңай бәяләүче РФ гражданнарының өлеше 75,1 процент тәшкил иткән.
Шуның белән бергә, документны төзүчеләр фикеренчә, Стратегиядә милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр контекстында тагын да актуальләшә барган проблемалар исемлеге китерелә.
Бу проблемалар арасында безгә дус булмаган дәүләтләрнең «Россия җәмгыятен бүлү һәм аның эчке бердәмлеген бозу» омтылышлары, «халыкара мәйданда көчәя баручы русофобия», «төбәк һәм этник мәнфәгатьләрне артык зурайтып күрсәтү», «этномәдәни мирасның өлешчә югалуы» һәм традицион кыйммәтләрнең юка чыгуы (глобальләшү сәбәпле дә), кайбер төбәкләрдә яшәүче халыкның этник составы үзгәрүе (демографик тәртип, эчке һәм тышкы миграция аркасында), «тышкы миграция процесслары белән бәйле рәвештә аерым территорияләрдә билгеле бер этник бергәлекләрнең югары концентрацияле урыннарын булдыру» искә алынган.
Стратегия сепаратистлык күренешләрен, Россия җәмгыятендә дини һәм милли радикализм таралуны кисәтү өчен төрле агарту чаралары үткәрүне күздә тота.
Болардан тыш, документ яшьләр тарафыннан чит тел лексикасын артык куллануга каршы көрәшүне һәм һөнәри, шәхси аралашу өчен рус әдәби телен популярлаштыруны күздә тота.
Шуның белән беррәттән, РФ халыклары телләрен куллану, саклау һәм үстерү өчен оптималь шартлар тудыру, гражданнарның туган телне һәм РФ халыкларының башка телләрен өйрәнү хокукларын тәэмин итү каралган.
2036 елга төрле милләт вәкилләре арасындагы мөнәсәбәтләрне уңай бәяләүче Россия гражданнарының өлеше ким дигәндә - 85 процент, ә гомумроссия тәңгәллек дәрәҗәсе ким дигәндә 95 процент тәшкил итәргә тиеш.
Милли һәм тел билгеләре буенча дискриминация булмавы турында белдерүче россиялеләр санын ким дигәндә 90 процентка җиткерү күздә тотыла. Шуның белән бергә, РФ гражданнарының ким дигәндә 80 проценты үзләренең этномәдәни ихтыяҗларын тәэмин итү сыйфатыннан канәгать булырга тиеш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез