Владимир Путин Рөстәм Миңнехановка: «Моннан мөһимрәк тагын нәрсә бар?»

Эшчеләрне сакларга, төзелешкә ярдәм кирәк. Дәүләт башлыгы Владимир Путинның ил төбәкләренә социаль-икътисади ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча киңәшмәсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шул сорауларны күтәрде. Ул әлеге утырышта Дәүләт Советының төзелеш, торак-коммуналь хуҗалык һәм шәһәр тирәлеге буенча комиссиясе рәисе буларак та чыгыш ясады.

 Төзелеш. Татарстан Президенты сүзләренчә, Хөкүмәт хәер-фатихасы белән комиссия үз эшен дәвам иттерәчәк. Бигрәк тә кәгазь-килешү эшен киметергә кирәклегенә басым ясалды. Дәүләт контрактлары буенча берничә карар кабул ителүен әйтте.

– Коммерциячел торак төзелешен кредитлаштыру мәсьәләсенә дә игътибар итәргә кирәк. Алданган яңа өлешчеләр барлыкка килмәсен, – диде Татарстан Президенты.

Төзелеш кирәк-яракларына бәя арту мәсьәләсе дә борчый. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, бу җәһәттән элекке бәядән материаллар сатып алуны тәэмин итәргә кирәк.

Төзелеш һәм юл эшләрен башкарып чыгу өчен махсус техниканы заманчалаштыру, лизинг буенча беренчел кертемне өлешчә яки тулысынча субсидияләү яхшы булыр иде, дип искәртте Татарстан Президенты.

– Система барлыкка китерүче предприятиеләргә ярдәм итү өчен ташламалы кредит бирү программасын эшләтеп җибәрүне һәм яңа транспорт-логистика схемаларын эшләүне тизләтүне сорыйбыз. Импортны алыштыру өчен проектларны финанслау мәсьәләсен карарга һәм төбәкара кооперация эшен җайга салырга кирәк, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Төзелеш материалларының бәясе һәм тармактагы эшлекле климат үзгәрүенә бәйле хәлләрне һәркөнне күзәтәбез. Безнең заказчылар һәм проектлаучылар санкция исемлегенә кергән җиһаз һәм материалларның аналогларын сайлап алу белән мәшгуль. Төп бурыч – төзелеш эшен киметмәү.

Торак-коммуналь хуҗалык. Рөстәм Миңнеханов коммуналь хезмәтләргә вакытында түләмәгән өчен пеня исәпләүне үзгәртүне хәзерге вазгыятьтә мөһим чара дип атады. Әмма төбәкләргә бу юнәлештә башкарылачак эшне контрольдә тотарга кирәк. Тарифларны тоткарлау максатыннан, Татарстан Президенты ресурс белән тәэмин итүче оешмаларга акчалата ярдәм күрсәтергә тәкъдим итте.

 Республикадагы вазгыять. Татарстандагы хәлләргә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, вазгыять Хөкүмәт контролендә. Моның өчен махсус штаб та булдырылган, резерв фонд бар. 19 марттан авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланачак. Биредә продукцияне кибет бәясенә караганда 20 процентка арзанракка алып булачак, чөнки юл чыгымын республика бюджеты каплый.

 Мәшгульлек. Татарстанда иң зур зыян машина төзелеше тармагы предприятиеләренә төшәчәк. Әйтик, КамАЗның җитештерү күләме 40 процентка төшәргә мөмкин, заводның 15 меңгә якын хезмәткәре, комплектлау әйберләре белән тәэмин итү мәсьәләсен хәл итүгә кадәр, эшсез торырга мәҗбүр булачак. «Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен федераль ярдәм сорар идек» , – дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Владимир Путин исә: «Тулаем алганда, икътисад өчен дә, кешеләр өчен дә бик мөһим сорау бу. Торак-коммуналь хуҗалык, шәһәр мохите – моннан да мөһимрәк нәрсә булырга мөмкин?» – диде. Ул аерым заводка гына түгел, ә төзелеш материалларына бәя күтәрелүенә игътибар итте. Бу элегрәк тә күзәтелә иде, дип искәртте Илбашы. «Моны берничек тә аңлатып булмый», – дип аптырады ул. Владимир Путин төбәк җитәкчеләренә бүгенге вакыйгалардан сабак алып, бәяләрне нигезсез арттыруга юл куймаска, моны күзәтеп торырга кушты.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре