Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә Дуслык ордены белән бүләкләнә. Рәсми карарда әйтелгәнчә, ул әлеге бүләккә физик культура һәм спорт өлкәсендәге казанышлары, күп еллар буе намус белән эшләгәне өчен лаек дип табылган.
56 яшьлек Хәлил Шәйхетдинов Татарстанның һәм Россиянең атказанган физик культура хезмәткәре. Көрәш буенча Татарстанның атказанган спорт остасы. Төрле бәйгеләр җиңүчесе. Спорт министрлыгында 2005 елдан бирле эшли. Моңа кадәр II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орден медале һәм «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез