Владислав Третьяк Ульяновск шәһәренең «Биләр» мәдрәсәсе йортында спорт мәйданчыгын ачты

Ульяновск шәһәренең Заволжье районында урнашкан «Биләр» мәдрәсәсе йортында яңа спорт мәйданчыгы ачылды. Бу хакта Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы яза.

Ульяновск өлкәсе мөфтие Илдар хаҗи Сафиуллин әйтүенчә, бу – төбәгебез мөселманнарының балалары өчен мөһим һәм шатлыклы вакыйга.

Ульяновскиның Оренбургская урамындагы спорт мәйданчыгын Коръәни-Кәримнән сүрә уку белән башлап җибәрделәр. Аннары тантанада катнашучыларны РФ Дәүләт Думасы депутаты Владислав Третьяк сәламләде. Ул мәйданчыкны төзүгә сизелерлек ярдәм күрсәткән. Чарага шулай ук Ульяновск мэры Александр Болдакин, җирле хакимият һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре килгән иде.

«Яңа мәйданчык – мәдрәсәдә гыйлем алучы шәкертләрнең физик үсеше өчен киңлек, менә дигән мөмкинлек, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруда тагын бер саллы адым. Спорт һәм рухи яктан үсеш янәшә барырга, алар кулга-кул тотынышып атларга тиеш»,- диде өлкә мөфтие.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта ТатарстандаЯшәүөчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгәашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре