Резедә Маматаджиева кебекләрне «заман каһарманы» диләр. 2022 елда ул «Желаем мирного неба» хәйрия фондын оештыра. СВОдгаы егетләргә күңел кушуы буенча ярдәм итәргә теләүчеләрне үз канаты астына туплый.
– Резедә, ничек, курыкмыйча, махсус хәрби операция зонасына барырга булдың?
– Беренчедән, бертуган энем анда иде. Аны үз күзләрем белән күреп кайтасым килде. Икенчедән, «Кемгә, ни өчен ярдәм итәбез?» дигән сорауларга җавапны табасым килде. Ә мин күргән-ишеткәннәр – коточкыч хәлләр... Качып, көчкә исән калган ялгыз бәхетсез җаннар, торыр урынсыз, киемсез, ризыксызлар – алар бихисап иде. Кешеләрне, тезләндереп, бер чакрым каты таштан барырга мәҗбүр иткәннәр, ә кем бара алмый – артларыннан ата барганнар... Шундый җәзалау-хәсрәтләргә дучар халык, әлбәттә, безнең солдатларга бик шат иде. Кыскасы, мин дөрес юлда булуымны аңлап кайттым. Кызганыч, махсус хәрби операциянең мәгънәсен аңламаганнар әле дә бар.
Иң беренче тапкыр ут эченә ярдәм алып килгәндә, бер командир егет: «Резедә апа, сез монда килергә курыкмыйсызмы?» – дип сорады. «Юк, язган булса кайда да үләсең – мондамы, андамы... Без бит сезнең янга киләбез, «бисмилла»бызны әйтеп, юлга кузгалабыз, догалар, изге теләкләр белән киләбез. Үләргә килмибез!» – дидем. «Резедә апа, алайса мин дә курыкмыйм!» – диде.
Резедә – авыл кызы. Кукмарада туган, Кайбыч районында үскән. Ватанпәрвәрлек хисе әнисе үрнәгендә тәрбияләнгән аңарда. 41 ел гомерен медицинага багышлаган Асия ханым көн-төн кешеләргә ярдәм итәргә ашыккан. «Йокысыннан уянып та, мунчадан чыгып та чаба иде авыручылар янына», – дип искә ала Резедә. Әнисенең кешеләргә чын күңелдән ярдәм итәсе килүен күреп үскән кыз да, югары уку йортын тәмамлап эшли башлагач, акча туплагач, инвалид балалар тәрбияләнгән оешмага юл тота. Инде 18 ел хәйрия эшчәнлегендә ул. Әкренләп үз янына фикердәшләр дә туплый.
– Шундый саваплы да, җаваплы да эшчәнлектә гаиләнең терәк булуы мөһим. Якыннарыгыз, сезне ут эченә озатып калганда, ниләр кичерә?
– Алар мине аңлый. Хәтта балаларым да теләктәшлек белдерә. Хәйриячелек – минем өчен гадәти эш, хәрби операция урыннарына бару – командировкага йөрү кебек. Аермасы шул: хезмәт хакы түләнми, ә ул кирәкми дә! Изгелекне балаларым аңлап үсә. Кызымны тудырганда, табиблар ялгышы белән, сәламәтлегенә зыян килде. Аягында йөри, Аллага шөкер. Ул өйдә солдатларга үләннәрдән чәйләр ясый. Әни исә, озатып калганда, билгеле, курка инде. Әмма ул яхшылык җиңәсенә ышанып яши. Ирем дә СВОда бит...
– Энегез хәрбия операциядән ике аяксыз кайткан. Шундый хәсрәт кичергәннән соң, әлеге вазгыятькә карата нәфрәт хисе тумадымы?
– Энем каты яраланды, безнең өчен аның исән калуы мөһим иде. Үлем белән озак якалашты, ләкин исән калды! Жуков медален тапшырдылар үзенә! Гуманитар ярдәм белән чыгып киткәндә, балаларымны әнием белән шушы энем гаиләсенә калдырам. 40 тапкыр барып кайттык инде, март азагында тагын җыенабыз. Гуманитар ярдәм төялгән машиналар артыннан үз машинамда барам. Без килгәнгә солдатларыбыз бик шатлана, хәтта күз яшьләрен тыя алмыйлар. Баскан токмачка сөенгән ирләрнең күз яшен онытып буламы? Әлбәттә, алга таба да ярдәм итәчәкбез, без алар белән!
Кадрия Хәмәдиева
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез