Бүләгебез хуҗасына барып иреште. «Ватаным Татарстан» газетасы укучылар арасында «Шифалы су – Ижминводы» шифаханәсенә юллама уйнаткан иде. Мөслим районының Дусай авылында яшәүче Зиазовлар гаиләсе отты аны. Бүләкне шифаханәнең үзенә барып тапшырдык. Укучыларыбыз бүләкнең яхшысына лаек.
Безнең бәйгедә җиңүче булып танылган Гөлнира ханым бүләкне алырга тормыш иптәше Рәшит абый, кызлары Райлә һәм киленнәре Лилия бергә килде. Рәшит абый төнге эштән иртән генә кайткан. Тик 170 чакрым юл әллә ни арытмаган үзен. Әле җитмәсә, алда ял көтә!
– Бүләге нәкъ менә кешесенә – хат ташучыга туры килгән бит! Озак еллар газетаны башкаларга тараткан кеше буларак, юллама отуыгыз үзе бер мәгънәгә ия, сезгә бәхет елмайган. Тормыш иптәшегез белән матур гына ял итеп кайтыгыз, – диде газетаның баш мөхәррире Илназ Фазуллин, юлламаны ияләренә тапшырып.
Газетабызны яңалыклар-хәбәрләр җиткерүдән бигрәк, укучылар кая барганыбыз турында уйлансын, борчыган сорауларны җиткерсен, ә без аларны хәл итәргә булышыйк дигән ният белән чыгарабыз. «Без республикадагы барлык вакыйгаларны, социаль, иҗтимагый тормышны һәм төрле өлкәләрне яктыртабыз. Газетаны сезнең әти-әниләрегез дә укыгандыр, үзегез дә яздыртасыздыр, оныкларыгыз да укыр дип ышанам», – дип теләде баш мөхәррир.
«Без укыйбыз, без», – дип арада кул күтәрүчеләр дә булды. «Бүләк өчен түгел, яратканга яздыртабыз», – дип куйды берсе. Бүләк иясе Гөлнира Зиазова «Ватаным Татарстан» газетасына, шифаханә җитәкчесе Сәлим Хәбибуллинга рәхмәтен җиткерде.
– Киләчәктә газетаны яздыртырбыз. Хәзер менә шифаханә белән дә бергә булырга туры киләчәк, – дип елмайды Гөлнира ханым. – Моңа кадәр беркая да ял итәргә барган юк иде. Кая инде ул авылда эшне ташлап ял итү? Юллама отканыбызны белгәч, башта, бармыйбыз, мал-туарны карыйсы бар, дигән идек. Балалар үгетләде. Авылдашлар да, рәхәтләнеп ял итеп кайтыгыз, диләр. Шифаханәгә барырга яңа өс-башларны әзерләп куйдык инде. Малларны күрше авылдагы апам карап торачак. Сыерны онытып торырга туры килер.
Газетага язылу турында квитанцияне редакциягә студент кызы Райлә җибәргән икән. Беренче тапкыр гына түгел. Ниһаять, бәхет елмайган!
– Редакциядән, юллама оттыгыз, дип шалтыраткач, башта ышанмадым, кырыгалдарлардыр бу, дип уйладым. «Ватсап»ка язгач кына моның чынбарлык икәнлеген аңладым. Аннан әнигә әйтеп, сөенче алдым, – ди Райлә.
Шифаханә белгечләре Зиазовларга экскурсия уздырды. Баш табиб Роза Снадина әйтүенчә, шифаханәнең беренче байлыгы – минераль су. Ул ашказаны-эчәк юллары, бавыр, бөер авыруларыннан булыша. Икенчесе – йод һәм брон катнашындагы тозлы су. Аны 900 метр тирәнлектән суырталар икән. Составы Үле диңгез суына тиң. Дәва эзләп, чит илгә йөрисе түгел. Әлеге катнашма буыннар, тире, йөрәк авырулары өчен әйбәт, кан басымын төшерә. Күпчелек авыру нервларга бәйле. Шифаханәдә барысын да дәвалыйлар. Өченчесе – ләм. Аны буыннар, умырткалык кебек берничә урынга гына куялар. Дүртенчесе – елга буе, урманнарны үз эченә алган гаҗәеп табигате. Узган ел шифаханә климатның аэроионнар белән баетылуы, шифалы булуы турында рәсми белешмә дә алган икән.
Маркетинг бүлеге җитәкчесе Лариса Мөхәммәтшина әйтүенчә, шифаханәдә күбрәк Татарстанда яшәүчеләр дәвалана. Шулай ук күрше Башкортстан һәм Удмуртиядән, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан, Себердән дә шифа эзләп килүчеләр бар.
– Күпчелек кеше шифаханәдә өлкәннәр генә ял итә дип уйлый. Шифаханә директоры Сәлим Хәбибуллин юкка гына, шифаханә ул – сәламәт кешеләр өчен сәламәтлек, дими. Үзеңнең саулыгыңны алдан кайгыртырга кирәк, – ди Лариса Мөхәммәтшина.
Тиздән 25 сентябрьдә шифаханәнең оешуына 100 ел тула. Бик тырышып шуңа әзерләнәләр. Киләсе 100 елда да бергәләп эшләргә һәм ял итәргә насыйп булсын!
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез