"ВТ" хәбәрчесе: Авылга шәһәр кешесенең кайбер катлауларын мәҗбүри күчерергә була

         Демографик упкын тирәнәйгән саен, сәяси элиталар тарафыннан аннан чыгуның берсеннән-берсе экзотиграк ысуллары тәкъдим ителә. Проблема, чынлап та, кискен: эшче куллар җитешми, Пенсия фондына салым түләүчеләр саны кими, илне мигрантлар басып ала...

Соңгы мәсьәлә үзе генә дә әллә никадәр катлаулылыклар бирә. Аны шулай ук ордым-бәрдем хәл итәргә теләүчеләр җитәрлек. Мәсьәләне чишү ысулларын тәкъдим итүчеләр томшыкны алса, койрык ябыша, койрыкны алса, томшык ябыша торган юллар гына күрә. Әйтик, Социаль-икътисадый тикшеренүләр институты директоры Алексей Зубец алиментларны ирләр кеременең 75 процентына җиткерергә чакыра. Гасабиланулы мондый өндәүләрнең асыл сәбәбен аңлыйбыз: балалар тууы дигән мәсьәләне хәл иттеңме, Пенсия фонды һәм мигрантлар проблемасы да берничә елдан соң юкка чыгачак. Шуңа күрә үзен элитар катлау вәкиле дип санаган һәркем тигезләмәне Гордий төенен чишкән кебек чишәргә, ягъни кылыч белән чабып өзәргә ашкына.

Алексей Зубец тәкъдимен канунга әйләндердек ди... Канун үз көченә керүгә, ирләрнең зур бер катлавы гаиләдә яңа бала тууга кискен каршы булачак. Гаилә корырга теләгән яшьләр саны кискен кимеячәк. Ирләр эзне җиңел яшереп була торган ысулларны гына кулланачак: никахсыз яшәү тагын да киңрәк җәеләчәк. Хәтта бу очракта да ирләр үзләренең чынлыкта кем булуларын яшерергә тырышачак, балага узарга теләгән хатыннарны бер чакрым ерактан әйләнеп узачаклар... Гаилә институты тәмам җимереләчәк...

Гомуми хорга академик фән вәкилләренең үз тавышларын кушуы сөендерми, чөнки гел тәнкыйтьтән түбән идеяләр әйтелә. Россия Фәннәр академиясенең Үзәк икътисадый-математика институты директоры Альберт Бахтизин халыкны мегаполислардан авылларга күчереп утыртырга чакыра. Шәһәрләрдәге кечкенә фатирларда хатын-кызларның репродуктив омтылышлары юкка чыгарыла, дигән фикер әйтә. Россиялеләрнең 73 проценты уртача мәйданы 57 квадрат метр булган торакларда яши, ди. Аның сүзләрен оригиналда китерик: «Рожать в таких условиях, по сути, в клетках, стимулов мало».

Академик фикер күрә кызыклы гына. Бахтизин әфәнде кайбер илләрдә авылга күчеп яшәргә теләүчеләргә акча түләүләрен дә искә төшерә. Японнар миллион иена бирәләр, Евросоюз 3–4 мең евро түли, ди. Әмма бу стимуллар эшләми икән. Авылларда хастаханәләр һәм мәктәпләр юк, ди ул һәм шуларны ачарга чакыра. Моннан фәлән еллар элек кенә Россиядә оптимизация дигән шаукым колач җәйгәнен, әти-әниләр һәм укытучыларны елатып мәктәпләр ябылганын, хастаханәләр көндезге стационарга калдырылганын оныта. Бездә хәзер Яңа Кенәр участок хастаханәсен яңадан торгызырга телиләр, әмма... табиблар юк. Кайчандыр хирургы, терапевты, офтальмологы, стоматологы булган, бала табу бүлеге эшләгән хастаханәне торгызу – бүген чынга ашмаслык катлаулы эш. Яшь табиб, матди кызыксындыру чараларына алданып, авыл хастаханәсенә эшкә кайтырга булды ди. Перспективалар турындагы уй бөтен кискенлеге белән алга килеп басачак: гаилә корып, бала туган очракта да, ул баланың киләчәге бик томанлы. Мәктәптә пенсия яшендәге укытучылар гына калып бара, алар инде озакламый китәчәк.

Укытучы проблемасы авылда түгел, шәһәрләрдә дә кискен: талантлар педагогик вузларны әйләнеп үтә, вуз тәмамлаучылар мәктәпләргә аяклары белән тавыш бирә. Биналар бар һәм алар менә дигән. Балалар юк һәм укытучылар дефициты көчәя. Бер укытучының берничә фән укытуы, белгечлеге булмаганнарның физика, химия укытырга алынуы. Бала өчен, белем алу өчен кызыктыра торган мохит түгел. Аз комплектлы мәктәп нәкъ менә шул мохиттә яши. Моннан ундүрт ел элек олимпиадаларда җиңү яулау буенча районда беренче урынны тоткан һәм республика күләмендәге Каюм Насыйри премиясе алган Ташкичү мәктәбендә ул чактагы коллективтан бик аз кеше калган һәм иң аянычы – балалар юк. 39 укучы...

Бик кыска ара эчендә мул сулы чишмәнең кибеп тамчыга калуы кебек бит бу. Бина шәп, класслар ялт иткән һәм җиһазланган, балалар юк. Күңелдән генә исәпләп карадым: соңгы 10–15 елда мәктәп тәмамлап авылдан киткән һәм гаилә корып бала үстереп ятучы яшьләрнең 50 проценты гына авылда калган булса да, мөгаен, параллель класслар ачарлык булыр иде. «Авылдан яшьләр ник китә?» дигән сорауга җавап бер генә: перспектива юк. Әйтик, мәсәлән, кайчан гына авыл укытучысының хезмәт хакына 25 процент өстәмә түләнә иде. Ул бетерелде. Хәзерге белгечләр авылга кайтсын өчен, ул өстәмәне 250 процент итәргә һәм мәктәп ябылган очракта, дәүләтнең я эш белән тәэмин итү, яисә вакытыннан алда пенсиягә чыгару дигән гарантиясе кирәк. Шундый гарантия булмаса, ник дип язмышны авылга бәйләргә ди әле?

Үткән якшәмбедә генә 22 ел стажы булгач, мәктәп ябылып, выслугага да чыга алмыйча калган элекке укытучы белән сөйләшеп утырдым. Пенсиягә чыгу өчен, аңа авыл мәктәбендә өч ел бер-ике сәгать булса да укытырга кирәк иде. Район мәгариф бүлеге җитәкчелеге шул мөмкинлекне бирмәгән. Авылда эш тә юк, пенсия дә... Бюрократия кеше язмышына шулай төкереп караганда, ник дип яшьләр авылга эшкә килсен ди әле.

Бүгенге авыл авыл хуҗалыгына гына таянып үсә алмый. Бердән, эш урыннары аз, икенчедән, түләү кечкенә. Авылда бизнес ачкан өчен салымнардан азат итү, башка өстенлекләр бирү генә дә әллә никадәр зур үзгәрешләр китереп чыгара алыр иде. Зур булмаган эшкәртү предприятиеләре, агротуризм объектлары, пансионатлар һәм ял йортлары ачыла башласа, эш урыннары проблемасы хәл ителә, хастаханә һәм мәктәп кебек социаль объектлар шулар янәшәсендә үсә ала. Кайчандыр татар авылында булган бит ул сәнәгать предприятиеләренең ярты Россияне продукция белән тәэмин иткән очраклары. Бик күптән инде, патша Россиясе шартларында...

Авылга шәһәр кешесенең кайбер катлауларын мәҗбүри күчереп була. Дөнья тарихында андый мисаллар бар. Халык санының илкүләм кискен кимүе белән кайтаваз биргәннәр алар. Авылны үстерүнең төптән уйланган программасы кирәк, әмма аны эшлим дигән кеше күренми әле.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре