Глобаль базарлар бөлгенлек һәм рецессия көтүләрен дәвам итә. Төп күрсәткечләрнең берсе булган «курку индексы» үсештә. Аның үсүе гадәттә фонд базары җимерелү алдыннан була. Американнар әлегә кыйммәтле кәгазьләр сәүдәсен күп итеп акча бүлеп бирү юлы белән тотып торалар. Әмма АКШта банкротлар саны соңгы 13 елдагы иң зур күләмгә җитте. JPMorgan (дөньяның иң зур банкларының берсе) аналитиклары бу ел ахырына рецессия башлану ихтималлыгын 35 процентка җиткерде. Үткән ай башында алар 25 процент ихтималлык фаразлаган булган. 2025 елның икенче яртысында рецессия ихтималлыгын 45 процент дип бәялиләр. Инвестицияләр стратегы Пол Дитрих исә рецессия һәм фонд базарының җимерелүе якынлаша дип чаң суга. Технологик компанияләр җитәкчеләренең үз активларын сатуын шуның билгесе дип саный. Чынлыкта рецессия бара инде ул. Финанс спекулянтлары күбрәк йолкып калу өчен икътисадның чын хәлен әлегә яшереп торалар.
Зур җимерелү фонында АКШның үзендә һәм аңа бәйле илләрдә элиталарның куәтле көрәше кискенләшә. Трамп тарафдары Илон Маск, бездә сишәмбегә каршы төн булганда, Трамптан интервью алды. Бу юллар язылганда, аның тексты мәгълүм түгел әле. Шунысы гына билгеле: көнбатышлы элиталар әңгәмәнең цензура аша уздырылган вариантын гына мәгълүмат кырына чыгаруны таләп итәләр. Евросоюз Маскка шундый таләп белән хат юллады, буйсынмаган очракта «дезинформация тарату» дип бәяләячәкләр һәм юридик яктан нәтиҗәләре начар булыр дип яныйлар.
Трампның триумфы төгәлләнде. Колагын ертып киткән пуля хәзер сәяси дивидендлар китерми инде һәм сайлауда җиңү шансы кими.
Гамәлдәге АКШ администрациясе исә чит базарларда үз йогынтысын көчәйтергә омтыла. Венесуэла Президенты Мадурога, хакимияттән баш тартса, «амнистия» вәгъдә итәләр. Бу хакта Wall Street Journal яза.
Түнтәрелгән Бангладеш премьеры Шәех Хасина илдән чыгып качуында америкалыларны гаепли. Үзенең американнарга Изге Мартин утравын хәрби база төзергә бирмәвен искә ала, шуның өчен җәзалануын әйтә. Аның сүзләрендә хаклык бардыр, ләкин илдәге коррупция системасын кем корды һәм тотып торды дигән сорау җавапсыз кала. Илдә социаль киеренкелек тумаса, янки коткы салучылары берни дә эшли алмас иде.
Американнарга бәйле тагын бер мөһим яңалык бар: Байден администрациясе Согуд Гарәбстанына корал сатуга өч ел элек керткән тыюны бетерде. Бу гарәпләрнең Вашингтон куйган таләпләрне үтәве нәтиҗәсендә генә була ала. Корольлекнең тышкы сәясәтендә ниндидер мөһим үзгәрешләр көтелә, димәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез