7 августта «Российская газета» үз сайтында «Что даст экономике возврат индексации пенсии работающих пенсионеров» дигән материал бирде. Язманың исеме үк күрсәтеп тора: эшләүче пенсионерларга пенсияне индексацияләү икътисад өчен файдалы. Илнең төп рәсми газетасында моны безгә федераль хөкүмәт каршындагы Финанс университеты профессоры Александр Сафонов аңлата. Индексацияне туктатып, бюджет бер елга 190 миллиард сум тирәсе салым һәм взнос акчаларын югалта дигән фикер уздыра мөхтәрәм профессор. Ә 2025 елда индексация өчен өстәмә 96 миллиард сум гына кирәк икән. Калькуляторсыз да күрәбез: хөкүмәт, 2016 елда индексацияне туктатып, үз аягына аткан.
Бюджетның тагын берничә югалтуын атый әле Сафонов әфәнде. Индексацияләнгән акча (96 миллиард сум) кулланучылар ихтыяҗын үстерә һәм икътисадка эшли, ди ул. Хак сүз. Фәкыйрь песионерга өстәмә ун мең сум бирсәң, ул кая бара? Кибеткә, әлбәттә. Кибеттәге һәр товарда өстәмә кыйммәт салымы гына да (НДС) 20 процент (кайберләрендә 10). Теге эшләүче пенсионер кулына бирелгән 96 миллиардның 18–19 миллиарды, өстәмә кыйммәт салымы булып, шунда ук бюджетка әйләнеп кайта дигән сүз бу. Салымнар НДС кына түгел, алар күптөрле. Акциз салымнары да җитәрлек. Бензин бәясендә салымнар өлеше 70 процент тирәсе дип әйтәләр, мәсәлән. Башка товарларда да аз түгелдер, дип фикер йөртик. Димәк, бензин салганда, һәркем бюджетка 70 процент салым түли.
Автор бу язмада исәпләү эшләре белән шөгыльләнергә җыенмый. Эш шунда: бу исәпләүләрне без, индексация тукталгач ук, «Ватаным Татарстан»да ясадык һәм пенсионерлар кесәсенә кереп, хөкүмәтнең бюджетны кысыр калдыруы турында фикерне берничә тапкыр үткәрдек. Бу юлларның авторы икътисадчы түгел, ул – дилетант, әмма илнең төп рәсми газетасында профессор исәпләүләре дилетант хакыйкатенең объектив чынбарлык булуын раслый. Эшләүче пенсионерлар пенсиясе әле һаман да өлешчә генә индексацияләнә, һәм бу хәл пенсионерларны, тулы индексация ясату өчен, әйләнеч юллардан йөрергә мәҗбүр итә. Нәтиҗәдә пенсия барыбер индексацияләнә (ягъни социаль фонд бер тиен дә отмый), ә югалтулар шактый ук. Аларны тулысынча исәпләп бетерү дә кыен хәтта. Бер сорау борчымый калмый: ни өчен Финанс министрлыгындагы профессионаллар, Социаль фондтагы белгечләр, академик һәм профессорларның зур көтүе, күрә торып, зур югалтулы адымнарга баруны аклый? Эш узгач кына, ул адымнарның хаталы булуы хакында рәсми нәтиҗәләр ясала.
Стратегик хаталы адымнар бер пенсия тармагында гына булса, алай артык аптырамас та идек. Соңгы вакытларда кабул ителгән финансларга бәйле карарлар илне зур катастрофага алып бара. Без бу хакта күпсанлы язмаларда чаң суктык. Ипотеканың (шул исәптән өстенлекле ипотеканың) зыянлы булуын фактлар белән берничә язмада дәлилләп күрсәттек. Без берничә ел элек ясаган нәтиҗәне хәзер Үзәк банк белгечләре һәм хөкүмәт түрәләре кабатлый. Тәртәләр кирегә борыла, әмма зур проблемалар туып өлгергән инде. Аларны чишү хәзерге икътисад моделендә бөтенләй мөмкин түгел.
Илнең ярым рәсми газеталарының берсе «Промышленности грозит кризис неплатежей» дигән язма бирә, ягъни сәнәгать предприятиеләре чимал һәм комплектлаучы детальләр өчен түләргә акча тапмаячак, бу җитештерүне киметәчәк дигән фараз ясый. Үткән гасырның туксанынчы елларында без бер күрдек инде андый нәрсәне: акча булмагач, бартер белән түләүләр китте, хәтта салым бурычларын җитештерелгән продукция белән җыеп азапландылар. Бюджеттагыларга хезмәт хакын товар белән түләп маташтылар. Һәлакәткә илтә торган адым бу. Бер зур агрохолдинг ике меңенче елларда да хезмәт хакын сыйфатсыз товар белән түләде. Нәтиҗәсе бер генә: өстенлекле кредитларга коенуга карамастан, бөлде. Югарыда искә алган язмада белгечләр хөкүмәтне сәнәгать предприятиеләренә өстенлекле кредитлар бирергә чакырып аваз сала. Өстенлекле кредитны кем финанслый? Хөкүмәт. Кем ота? Банклар. Сәнәгать предприятиеләре барыбер әллә ни зур уңышка ирешмәс, ә менә аз процентлы кредит алу өчен көрәштә коррупционерлар өстен чыгачак. Ришвәт һәм коррупциянең зур цунамие калкып, икътисад бинасын җимерәчәк. Моны дилетант әйтә, аның әйткәне мондый очракларда йөз процент тормышка аша.
Үткән саннарда без процент ставкасын күтәрү инфляцияне туктатмый, киресенчә, гиперинфляциягә генә китерә дигән фикерне дәлилләдек. Профессионалар башкача уйлый, әмма аларныкы түгел, безнең фикер дөрес чыга ахыр чиктә. Төп ставканы күтәрү белән, Үзәк банк Россияне Төркия һәм Аргентина төшкән тозакка куып кертте. Соңгысы, ул тозактан чыгу өчен, гадәттән тыш югалтуларга барырга мәҗбүр. Төрекләр һаман талпына әле. Соңгы ике елда төрек ресторанында бәяләр менә болайрак үскән. Тавык боты 2022 елда 106 лира булса, хәзер – 988 лира. 17 лира торган гамбургер 149га җиткән. Спагеттиның килосы 258 лирадан 2084 кә җиткән. Исемлекне дәвам иттерергә була, ләкин без туктыйбыз. Безнең әйтәсе килгән фикер: Россия шул юлдан атлый. Инде хәзер үк Үзәк банк җитәкчелеге төп ставканы 20 процентка җиткерергә вәгъдә итә. 30га күтәр, ота алмыйсың. Процентлар ишеген бер ачтыңмы, кире ябу кыен. Ябу өчен, билләрне бик нык кысып буага туры киләчәк. Бил кысылганда, социаль киеренкелек үсә. Россиягә шул гына җитмәгән иде. Шуңа күрә безне минималь хезмәт хакларын индексацияләү дигән иллюзияләр дөньясында яшәтәчәкләр. Нәтиҗәсе төрек ресторанындагыча булчак. Ышанасыгыз килмиме? Бер сайттагы язма исемен китерик. Ул 13 августта гына эленде. «Российские аграрии предупреждают о росте цен. Он может составить до 40%». Бәянең бер сикерештә 40 процентлык биеклекне яулавы ничегрәк тоела сезгә? Риба икътисадында аны «гиперинфляция» дип атыйлар.
Автор үзен караңгы фаразлар язуда гаепләмәвегезне үтенә. Элек императорлар зур мәҗлесләрдә яннарында тавис кошлары тотканнар. Ул кошлар агу исен бик яхшы тоялар икән. Шул ис килдеме, канатларын җәеп кычкыра һәм бии башлыйлар. Безнең язмалар шул тавис кош биюе кебек инде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез