Газетага язылу

Кышын D витаминын каян алырга?

Кышын безгә D витамины җитми. Ә ул иммунитетны җайга сала, мускулларны тәртиптә тота, кәеф-рухка йогынты ясый. Суык чорда аны каян алырга?

 

Белгечләр әйтүенчә, ярты сәгать һавада йөргәндә витаминның тәүлекле нормасын алу өчен тәннең 25 проценты (әйтик, бит, иңбашлар һәм куллар тулысынча) кием астында булмаска тиеш. Әлбәттә инде, кышын мөмкин әйбер түгел бу.

Шуңа күрә кышын витаминны өч чыганактан – ризыктан, кояшта йөрү һәм витаминлы өстәмәләрдән алырга кала. Кышын балык ризыкларына өстенлек бирергә кирәк. Тәрәч балыгы бавыры, селедка, кызыл балык, йомырка сарысы D витаминына аеруча бай. Моннан тыш кояшлы көннәрдә урамда озаграк йөрү таләп ителә.

Витаминлы өстәмәгә килгәндә, белгечләр D2 витаминын киңәш итә. Ләкин аны кулланырга керешкәнче, анализлар тапшырып, чыннан да, организмга витаминның җитү-җитмәвен белү кирәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре