«ВТ» хезмәткәре һәм тыл ветераны Мөхсинә Гатауллина «Иң бай кешеләр без!»

Газетабызның узган елгы 17 август санында редакциябездә чирек гасыр корректор булып эшләгән тыл ветераны Мөхсинә Гатауллинаның ишле гаиләсе, үзе турында «Сезгә дә безнең шикелле матур картаерга язсын» дигән язма дөнья күргән иде. Җиңү бәйрәме алдыннан ветераныбызны олы бәйрәм белән котлап, хәлләрен белешеп чыктык.

– Иң бай кешеләр без! Ишле гаиләбез тагын бер кешегә артты, оныкларыбыз, оныкчыкларыбыз белән утыз алты кешегә җиттек, оныгыбыз Ильмира ике ай элек кенә кыз бала алып кайтты. Тагын бер яңалыгыбыз бар: улыбыз Шамилнең оныгы Айнур армиягә китте, Саратовта хезмәт итә, – дип каршы алды безне туксан дүртенче яшен ваклаучы Мөхсинә апа. Шөкер, барысы да исән-саулар икән. Бүген дә хезмәттәшебез ире, шулай ук унынчы дистәне куучы Роберт ага, улы Фәрит, сеңлесе Хатимә апа белән бергә тату гына яшәп ята.

Мөхсинә Ульян өлкәсенең Чардаклы районындагы Әсән авылында туып үскән. Казан педагогия институтын тәмамлаган. Укуын тәмамлагач, туган ягында, Әхмәтле авылында ике генә ел укытып кала ул. Өченче курста укыганда танышып, дуслашып калган Чистай районының Каргалы авылы егете Роберт, озак күрешми торсаң, аралар суына башлый, дип гыйшкын Казанга алып кайта, хәләл яры итә. Киявенең бу вакытта «Яшь сталинчы» (хәзер «Сабантуй») газетасыннан «Пионер» (хәзер «Ялкын») журналына күчкән чагы була. Роберт абый соңрак комсомолның өлкә комитетында эшләп ала; радиога күчеп, озак еллар хәбәрче, мөхәррир, өлкән мөхәррир вазифаларын башкара. Мөхсинә апага хезмәт юлын «Социалис­тик Татарстан» газетасында корректор булып дәвам итәргә язган икән.

– Ул вакытта без редакциядә сигез корректор идек. Бик күңелле, бик тату эшләдек. Партия съездлары булган вакытта төн уртасына кадәр эшләргә туры килә иде. Әмма беребез дә авырсынмады. Ул вакытта, шимбә көнне эшләп, якшәмбегә гәҗит чыгару гадәти хәл иде. Хәзер гәҗит чыгаручыларга җиңелрәк инде. Элек бер-ике хәреф хатасы китсә дә, зур хилафлык саналды, җитди чаралар күрелде. Дөрес, мәшһүр редакторыбыз Шәмси ага безгә җил-яңгыр тидермәскә тырышты. Шулай да хата китсә, баштан сыйпамый иде, – дип хатирәләргә бирелде ветераныбыз.

Узган күрешүебездә Роберт абый ел да бертуганнары, уллары белән Идел буйлап Әстерханга кадәр сәяхәт итүләрен, юл уңаенда Волгоград шәһәренә сугылып чыгуларын, анда Мамай курганын зиярәт кылып, шәһитләребезне яд итүләрен сөйләгән иде. Әле берничә ел элек кенә әнисенең энесе Җуадның – Бөек Ватан сугышында ятып калган абзасының Белгород өлкәсендә җирләнүен ачыклаган. «Менә март-апрель айларында Белгородка барып, абзамның каберенә әнием кабереннән бер уч туфрак салып кайтырга ниятләгән идем. Пандемия дигән бу зәхмәт мөмкинлек бирмәде», – дип авыр сулады ул. Эпидемиянең очы-кырые күренмәгәнгә, су буйлап сәяхәткә чыгу ниятен дә киләсе елга кичектергән алар.

– Туксан дүрткә чыккач, кыен түгелме соң, Мөхсинә апа? – дип тә кызыксынмый калмадык, билгеле. «Яныңда кадерле кешеләрең булганда бернинди кыенлыгы юк. Без – картлар бу көннәрдә бигрәк тә урамга чыгып йөри алмыйбыз. Аллага шөкер, яныбызда улыбыз Фәрит бар. Кибеткә, кирәк булса, даруханәгә ул бара. Оныкларыбызны бик яратабыз. Дәү әни, дәү әти, дип йөгереп киләләр, кочаклап алалар. Дөрес, хәзер инде алар белән телефоннан гына сөйләшеп торабыз. Оныкларыбыз күп булгач, рәхәт: бер көн дә шылтыратмый калмыйлар. Иң зур куанычыбыз – шулар. Алар белән сөйләшкәндә үзең дә сабый чакка кайткандай буласың. Әле менә Путин, Миңнеханов акчаларын алгач та, барысына да тигез итеп бүлдек, – дип оныкларын исенә төшерде ветераныбыз.

Рәшит Минһаҗ

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рәшит Минһаҗ Бөек Җиңүгә – 75 ел Һич онытасым юк

Көн хәбәре