Үзебездә генә түгел, Ык аръягындагы башкорт авылларыннан да балаларны гыйлем-мәгърифәткә тартучы Югары Стәрле урта мәктәбен тәмамлауга, әткәбез 17 яшеннән сугышка алына.
Әткәй
Ничәмә тапкыр яраланып, ничәмә тапкыр терелеп, иң соңында Белоруссия фронтында разведкага киткән җиреннән аны санитар эт чанасында кыр госпиталенә кайтарып җиткерә. Тоташ кургаш явыннан бер аягы теткәләнеп беткән була. Авылда: “Хаҗи кайткан икән!” – дигән хәбәр таралса да, үзе урамда күренми. Хәтта берничә ай гына элек Мәскәү янындагы Ильино авылы янында батырларча һәлак булган ире Минһаҗетдинның кайгысыннан айный алмаган күршедәге җиңгәсе Зәйтүнә дә аптырашта кала. Әнкәсе Сабира әби, ничарадан бичара, сораулы карашларын төбәүчеләргә: “Кимсенә ул, бәбекәем, алма кебек чагында аяксыз калгач”, – дип, эчке бүлмәгә карап сыкрана. Зәйтүнә җиңгәсе кайнешен моңлы тальянда уйнарга да өйрәткән була. Мондый сәләте дә булгач, кичләрен чордашлары Әгъҗәй, Сәүбән, Рәхимҗаннар култык таягы белән йөргән Хаҗины, ниһаять, клубка алып чыгу җаен табалар. Казан протез фабрикасында эшләнгән агач аяклы да булгач, дәрт-көч өстәлгәндәй тоя егет үзенә. Сугыштан яраланып кайтып, авыл советын җитәкләүче Фатыйх абыйның:
– Энем, клубны кулыңа ал син, яраткан-ниткән эшең дә булыр! – дип әйтүе бөтенләй сөенеч өсти.
Берничә атна эчендә талантлы яшьләрне оештырып, район үзәге Тымытыкка үзешчәннәр смотры-фестиваленә да китеп баралар да лауреат булып кайталар. Менә шунда бер чорда укыган, буласы әнкәбез Саимә исемле кыз белән йөрешеп китәләр. Никахларын да озак көттермиләр. Сабира әби яшәреп киткәндәй була. Хаҗимөхәммәте – янәшәдәге ике йортның төпле хуҗасы. Әткәйгә карап соклана идек без: сугыш ярты гәүдәсен алса да, килеш-йөрешендә аны гүя баһадир кебек тоя идек. Безне бәләкәйдән бакча үстерергә дә өйрәтте ул: бу тирәдә төрледән-төрле алмагачларны беренче булып без утыртканбыздыр, мөгаен. Карлыган, җиләкләрне дә шулай. Чүп үлән утарга да, җимешләрен җыярга да бик өлгер булдык. Җәй буе сибеп-сугарып торгач, яшелчәләр дә мул үсте. Әткәй бер дә тик тора белмәде. Гадәтенчә протез аягын кияр дә, иртә таңнан мотоколяскасында Ыкка балыкка китәр. Ул да булмый, безгә кирпеч чыгарырга кушар. Аны үзебез кызыл балчыктан сугып ясыйбыз. Көненә әллә ничә йөзләгән кирпеч әзер була, аны тирә-яктан килеп алалар. Әткәй үзе оста мичче дә иде.
https://vatantat.ru/2024/03/136263/
Әнкәй
Ул хезмәт фронтында: тракторга утырып чәчү чәчә, Ык буенда сырлар сава. Тол калган шәфкать туташы Зәйтүнә һәм Минһаҗетдин абыйсының бер-бер артлы туган кызлары Лимуза һзм Лиюза – мәктәпнең уку алдынгылары. Безнең инәкәй дә мәктәптә: утын ягып җылыта, җыештыра – аны ул вакытта “сторож” дип йөрттеләр. 300 бала укый торган иске агач мәктәп бинасын җылытырга дүрт хатын-кыз (берсе әнкәй) пычкы белән урман кисә. Өлкән сыйныфларда алар урынына без барабыз. Тау-тау утын әрдәнәләре кайтаралар, таңнан килеп, дистәләрчә мичкә ягалар. Өстәвенә балалар интернатында йөзәрләгән урын-җирне бәкедә юалар, җыештыралар. Әнкәй көзге якта Ык буеннан колмак ише тәмләткечләр җыярга безне ияртеп китәр иде. Кабарып уңган ипекәй күмәчен туйларга, чәкчәкләргә кадәр аңардан пешертеп алдылар. ОЛынайган көннәрендә дә кош-кортларны, хәтта күркәгә тикле йөзәрләгән баш үстереп, барыбызга да тигезләп бүләр иде. Оекбаш, бияләйләрне дә шулай бәйләде.
Ачка интекмәдек без. Тракторчы абзыйларның хезмәт хакына мул гына икмәк алдык. Иртән торуыбызга бәрәңге тәкәсе, тәбикмәк, көлчәләр көтеп торды. Төшкелеккә - әнкәй эшкә киткәндә куйган мичтәге чүлмәктә бик сыйлы аш. Сабира әбекәебез кадерләп бүлеп, ипекәйнең валчыгын да калдырмый җыештырып алыр иде.
Без
Сугыштан соңгы авыр елларда гаиләләребезнең хәл-әхвәле көчәйгәндәй була. Үзара ярдәмләшеп, бер алманы бишкә бүлеп яшәгәндә, без дә үсеп җиттек.
Ул чакларда һәр гаиләдә җиде-сигез бала иде. Урамнарда көне буе шаулы авазлар гөрелтесе. Монда гармун моңы да, келтер тәгәрмәчләр чыңы да, ара-тирә шыңшып алган бәләкәчләр тавышы да – бер-беребезне карап-тәрбияләп, шулай ай үсәсен көн үсәбез. Сабый чакларыбызда әнкәй, бәләкәй арбасын тартып, яшелчә бакчасына йөри, мине дә үзе белән ала. Апаем уянса, имезлеген каптырам: ап-ак манный ярмасы түгел, мич төбенә табага салып пешерелгән арыш ипиенең йомшартып марляга төрелгәне. Шуның белән таза-сәламәт үскәнбез, бик тә туклыклы-сыйлы ризык булган ул! Кендек әбибез – өй каршындагы Сорурттәй иде. Төпчегебезне дә ул “Ык суыннан алып кайткан”: әнкәй тирес суккан җиреннән кергән дә бәбәйләгән. Сабыйның кендегеннән кан саркып торганны күрүгә, әткәй шәфкать туташы Таһирә апага йөгерә, агач аягы җиргә тими. “Әле дә вакытында килгәнсең, юкса беткән булыр иде”, – ди Таһирә апа, тирән сулап. Хәзер шул төпчегебез барыбызны төп нигездә барлап-җыйнап тора. Төзелеш-инфраструктура җитешле, ялт иткән, бик тә ярдәмчел фермер, техника остасы үзе. Тәнзилә киленебез авылда, районда гына түгел, тирә-юньдә бер уңган-булган.
Ничек кенә авыр кебек тоелса да, өй-йортыбызда иркен күңел күтәренкелеге хакимлек итте: беребез гармунда уйный, икенчебез рәсем ясый, өлкәнрәкләр утын әзерли-кертә, абзар-терлек арасында кайнаша. Әткәй китапханәнең даими укучысы булгач, без дә аннан үрнәк алабыз. Университетта укый башлагач, туган тел гомерлек яшәү рәвешенә әверелде. Әле хәзер дә, татар телебезгә төп нигезне мәктәптә без укыган чордагы үрнәктә салырга иде, дип уйлыйм. Әдәбият дәресләрен көтеп алдык. Түгәрәкләр дә бик җанлы үтә иде. Хәтта бервакыт безгә СССРның халык артисты Габдулла Шамуков белән шагыйрь Мәхмүт Хөсәен килеп чыктылар. Шулвакыт әдәби журналга тикле чыгардык. Эчтәлеге ничек булгандыр, ләкин чыгуы олы вакыйгага тиң булды. “Гөлстан” әдәбият берләшмәсен оештыручы, алга таба Тукай бүләге иясе Мәхмүт абый Хәсәновка күрсәткәч, “Стәрле егете” дип, минем хакта язып та чыкты. Соңрак аның белән озак еллар бергә редакциядә эшләдек, ул остазыма әверелде.
Югарыда сөйләп үткән хезмәт-шөгыльләр безнең һәр яклап җәмгыятькә лаеклы, һөнәрле, тәрбияле булып үсүебездә төп урынны тоткан. Нинди авыр вакытта бер кочак бала белән тол калган әнкәбез, безне укытып, тәрбияләп олы тормыш юлына бастырган. Гаиләдә исә нинди тәрбия салынса, алга таба шулай бара: туган җирне ярату, ватанпәрвәрлек, эшеңне ахырына җиткерү. Оясында ни күрсә, диләрме, шулай булгач, гаиләдә һәм мәктәптә дә хезмәт тәрбиясе иң алгы планда иде. Хәтердә: ул чакларда, әйтик, хәзерге шөһрәтле академигыбыз Әнвәр Хуҗиәхмәтов җитәкләгән укучыларның мәктәп яны җитештерү бригадасының тәҗрибәләре ил күләмендә билгеләп үтелде. Үзебезнең мәктәптә дә шулай: нинди генә җиләк-җимеш, яшелчәләр үстерми идек җәйге каникулларда. Куян фермасына тикле бар иде. Аларга дип, Стәрле инеше буеннан сусыл талларны кочаклап ташыдык. Кыш буена үзебез үстергән-җитештергәннәрдән сыйлы-сыйфатлы ризык иде мәктәбебез ашханәсендә. Химия-биология фәннәрен укыткан мөгаллимәбез, класс җитәкчесе Җәүһәрия апа (урыны җәннәттә булсын) заманында арыклы сугарулы кишәрлекләрендә кавын, карбызларга кадәр үстереп, республикабызны шаулаткан “Мелиорация” колхозының кукуруз, чөгендер участокларын карау-тәрбияләүдә катнашып, агрономиягә, агротехник чараларга өйрәтте. Менә боларны чын мәгънәсендә балаларга яшьтән хезмәт тәрбиясе бирүгә тиңли аласың.
Бергә җыелсак, гаиләдә бик тә кыз бала булуын теләгән, ләкин хыялы тормышка ашмый калган әнкәбезне, якты дөньядан бик иртә киткән гармунчы әткәбезне искә алып, юксынып утырабыз. Яраткан моңын-җырын яңгыратып алабыз:
Менәргә иде Урал тавына
Басарга иде кыя ташына...
Сер бирмәдек, әткәй. Тауларга да мендек, кыя ташларына да бастык. Боларның барысы да – сезнең тәрбия җимеше. Рәхмәт яусын, сүләребез дога булып барсын!
Әсгать Сәгытдинов.
Азнакай районы, Югары Стәрле авылы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез