Кемнәргә тиеш?
2026 елның 1 июненнән Россия Социаль фонды әти-әниләрдән гаилә салым чигерүе алу өчен гаризалар кабул итә башлады. Яңа төр түләүгә ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче, керемнәре һәм милекләре тиешле таләпләргә туры килгән гаиләләр өмет итә ала.
Гаилә салым чигерүе ул – бала үстерүче гаиләләргә елга бер тапкыр бирелә торган ярдәм. Ягъни дәүләт әти-әниләрнең хезмәт хакларыннан һәм башка керемнәреннән түләгән салымның бер өлешен кире кайтара. Гади тел белән әйткәндә, физик затларның кеременә салым буларак түләгән 13 процент акчаның 7 процентын исәпләп, кире бирәләр. Быел 2025 елда түләнгән керемгә салымны чигерәчәкләр.
Гаилә салым чигерүенә (халык арасында аны «салым кешбэгы» дип тә йөртәләр) рәсми рәвештә эшләүче, 18 яшькә кадәр (көндезге бүлектә укыган очракта 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк баласы булган, уртача айлык керемнәре төбәктәге 1,5 яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр өмет итә ала. Әти-әнинең Россия гражданнары булуы һәм илдә даими яшәве (шул исәптән, балаларның да), керемгә салым түләп барулары, шулай ук алимент буенча бурычлары булмау шарт. Түләү алырга гаризаны әти дә, әни дә язарга мөмкин.
Яңа төр түләүнең бердәм күләме юк. Ул аны алырга дип мөрәҗәгать иткән кешенең узган ел күпме салым түләвенә бәйле. Шуңа күрә салым чигерүе һәр гаилә өчен аерым исәпләнәчәк. Аны санаганда хезмәт хакы, эшкуарлык эшчәнлегеннән, фермер хуҗалыкларыннан һәм шәхси практикадан алган керем, граждан-хокукый шартнамәләр буенча түләүләр, авторлык түләүләре, шулай ук хәрби хезмәткәрләрнең акчалата түләүләре исәпкә алына. Ел әйләнәсе эшләгән булу шарт түгел.
Бу урында шуны да искәртик: стандарт (балаларга), социаль (белем бирүгә, сәламәтлеккә һ.б.) һәм милеккә салым чигерүләрен (торак сатып алганда, ипотека түләгәндә) алу яңа төр түләүне исәпләү күләменә тәэсир итми.
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард ВАФИН исәпләп тә күрсәткән:
Гаилә яңа төр түләүгә өмет итә аламы икәнен белү өчен, гаиләнең еллык керемен башта 12 гә, аннары гаиләдәге кеше санына бүләргә кирәк. Мисалга дүрт кешелек гаиләне алыйк. 2025 елда Татарстанда җан башына яшәү минимумы 15 073 сум тәшкил иткән. Әти-әниләрнең һәркайсы 32 мең сум хезмәт хакы алган, башка керемнәре юк. Гаиләнең уртача айлык кереме – 16 мең сум. Бу – төбәктәге 1,5 яшәү минимумыннан (22 609,50 сум) кимрәк, димәк, гаилә яңа төр түләүгә дәгъва кыла ала. Гаилә салым чигерүен алу өчен, дүрт кешелек гаиләнең максималь еллык кереме 1 085 256 сум тәшкил итәргә, ягъни әти-әниләрнең һәркайсының кереме 45 219 сумнан артмаска тиеш.
Кайсы очракта бирмиләр?
Исәп-хисап чорында физик затларның кеременә салым салына торган керем булмаган очракта гаилә түләвенә өмет итәсе юк. Керемнәрнең бердәнбер чыганагы үзмәшгульлек булса, гаиләдә җан башына туры килгән уртача керем билгеләнгән күрсәткечтән арткан очракта түләү билгеләнмәвен истә тотыгыз. Гаилә салым чигерүе алимент буенча бурычлыларга, ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән яисә чикләнгән кешеләргә, шулай ук бер бала тәрбияләүче әти-әниләргә дә кагылмый.
Милеккә бәйле чикләүләр дә бар. Әгәр ир белән хатынның ике һәм аннан да күбрәк фатиры булса, мондый гаиләдә җан башына туры килгән торак мәйданы 24 квадрат метрдан артмаска тиеш. Ике һәм аннан да күбрәк йорт икән – 40 квадрат метр. Шәһәр җирендә 0,25 гектардан артык, авылда 1 гектардан артык мәйданлы җир кишәрлекләре исәпкә алына. Гаиләдәге «тимер ат»ларны да тикшерәчәкләр. Күпбалалы гаиләләргә ике машина рөхсәт ителә.
Ничек алырга?
Гаилә салым түләвен алу өчен гариза язарга кирәк. Аны теркәлү яки яшәү урыны буенча тапшырырга мөмкин. Гаризаларны Социаль фонд бүлекчәләрендә, күпфункцияле үзәкләрдә яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша кабул итәләр. Узган ел алган керем өчен 2026 елның 1 октябренә кадәр гариза җибәреп булачак.
1 нче адым. Иң элек гаиләгез тиешле шартларга туры киләме-юкмы икәнен тикшерегез.
2 нче адым. Гариза тапшырыгыз. Иң җиңеле – Дәүләт хезмәтләре порталы аша. Моның өчен порталда эзләү юлында «Ежегодная семейная выплата» дип язарга һәм килеп чыккан хезмәтләр арасыннан «Подать заявление» дигәненә басып, гариза тутырырга гына кирәк. Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза җибәргәндә, үз паспорт мәгълүматларың, тормыш иптәшеңнең СНИЛС номеры һәм балаларның туу турындагы таныклык мәгълүматлары да җитә. Россия Социаль фонды күпчелек очракта барлык кирәкле мәгълүматны ведомстволар аша үзе белешәчәк. Кайбер очракта документларны, мәсәлән, уку йортыннан белешмәне алып килеп бирергә кушарга да мөмкиннәр.
3 нче адым. Җавап көтегез. Гадәттә җавап хаты 10 эш көне эчендә килә. Аерым очракларда 30 эш көненә кадәр сузылырга мөмкин. Гаризада хата тапсалар, Социаль фонды аны эшләп бетерү өчен кире кайтарачак, бу очракта кимчелекләрне төзәтүгә 5 эш көне кадәр вакыт биреләчәк.
4 нче адым. Акчаны алыгыз. Уңай җавап килгән очракта, акча 5 эш көнендә күчәчәк. Түләү елга бер тапкыр бирелә, аңа хокукны исә ел саен раслап торырга кирәк.
Байлык – бер еллык
Шайтан гына өметсез, дип, гаилә салым чигерүенә гаризаны «ВТ» хәбәрчесе дә язды. Рәсми керем дигәч тә, хезмәт хакы күз алдына килә бит. Якынча исәпләүләр буенча, былтыр гаиләбезнең казна байлыгы тиешле чик тирәсендә тирбәлергә тиеш иде.
Җавап озак көттермәде. 3 июньдә гариза язсам, 10 июньдә «Ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче Россия гражданнарына еллык гаилә түләвен алу хокукын исәпләү беркетмәсе» килеп тә төште. Тик безнең файдага түгел иде ул.
Документа бөтен нәрсә бәйнә-бәйнә аңлатылган. Сораулары туып, кабат әлеге хат белән Социаль фонд белгечләрен йөдәтеп йөрмәсеннәр дип, безнең турында кайгыртуларыдыр инде. Әйткәнебезчә, гаилә салым чигерүе уртача айлык керемнәре төбәктәге 1,5 яшәү минимумыннан артмаган гаиләләргә бирелә. Акка кара белән язганнар: 2025 елда Татарстанда яшәү минимумы 15 мең 73 сум булган, шуны 1,5 кә тапкырлагач, 22 мең 609 сум да 50 тиен килеп чыга. Кулга исәпләгеч алып санап торасы да юк. Безнең гаиләдә дүрт кеше икәнен әйткәннәр. Ярар, монысы белән дә килештек.
Дүрт битлек җавап хатының гаилә керемнәре өлешенә җитәбез. Хезмәт хакыннан башка да керемнәребез шактый икән бит. Белеп торыгыз: түләү билгеләгәндә дәүләттән алган пособиеләр исәпкә алына. Кызым бакчага йөргәндә, ай саен 10 мең сумга якын түләгән акчаның 1 мең сум тирәсе кире кайтып барды. Акча янчыгында күренмәде дә инде ул, ә хәзер искә төште. Кечкенә бала булгач, авырмыйча да тормадык, «больничный»лар шундый ук пособие, димәк, гаиләнең кереме булып санала. Банк кертемнәренә процент ставкалары күтәрелгәч, артык акчаны шунда сакларга өйрәнеп киттек. Ел буена процентлар акмаса да тамган, моңа бәйле еллык керемнәрне исәпләп куйганнар. Банк картасына килеп торган башка процентлар да күрсәтелгән. Җитмәсә, гаилә милке арасында иремнең әти-әнисе фатирындагы квадрат метрлар да «сәлам биреп» утыра. Яңа төр түләүне алу өчен без артык бай булып чыктык, кыскасы. Салым чигерүен исәпләтеп карамасак, бу хакта белмәгән дә булыр идек әле.
Сан
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге мәгълүматларына караганда, республикада гаилә салым чигерүе 13 меңгә якын кешегә билгеләнгән инде.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез