Чертушка килдек әле! Татар авылы өчен исеме ничектер сәеррәк яңгырый кебек. Язмышы бик фаҗигале икән. Монда һәр гаиләнең – үз ярасы. Шул ук вакытта кешеләрнең күңелендә яктылык бар.
Чертуш атамасы «чуерташ» дигән сүзгә бәйле икән. Авыл кырыеннан элек елга аккан. Анда зур чуерташлар булган. Тарихчылар шулай дип аңлата. Авыл 1770 нче елларда үсеш ала башлый. Ул вакытта 140 йорты була аның. Революциягә кадәр өч мәхәлләле авылда 2 меңләп кеше яшәгән. Бүген 100 ләп йорты бар. Анда 200 гә якын кеше гомер итә. Башлангыч мәктәбендә биш бала укый. Бакчасына да шуның кадәр сабый йөри. Күрше Шахмай мәктәбенә 10 укучы барып белем ала. Клубы, фельдшерлык-акушерлык пункты эшли. Кибетләре, эшләргә кеше табылмагач, август аенда гына ябылган. Кирәк-яракны хәзер автолавка китерә. Фермалар таркалган. Халкы кайсы кая барып эшли. Почтаны исә өч ел элек Фәнил Шәрифуллин өләшә башлаган. Бу өлкәдә ир кешене күрү – үзе бер күңелле.
– Колхоз бетте. Эш кирәк булгач, хат ташучы булып кердем. Моңа кадәр тракторчы, учетчик булып эшләгән идем. Башта авыррак булды. Пенсиясен дә таратасы бар. Җаваплы эш булгач, бераз куркытты. Хәзер авырлыгын күрмим, – дип сөйли безгә Фәнил Шәрифуллин.
Яшьләр фермерга әйләнгән
Авыл халкы Чертушның картаюы турында уйлана. «Әгәр дә районда яхшы хезмәт хакы түләнә торган эш урыннары булдырылса, яшьләр китмәс иде», –диләр. Ә менә авылда төпләнгән алты яшь гаилә барысы да фермерга әйләнгән. Күпләп терлек асрыйлар. Тормышларын шушы эшкә бәйләгән Ситдыйковларның гаиләсендә дүртенче бала туарга тора икән әнә. Димәк, өмет бар.
Нәзирә белән Илфат Хөснетдиновлар да өч бала үстерә.
– Мин үзем – шушы авылдан. Әлмәт техникумында хисапчыга укыдым. Кассир булып эшләдем. Каенатам үлгәч, авылга кайтырга туры килде, – ди 33 яшьлек Нәзирә. – Тугыз ел элек ЛПХ оештырдык. 12 сыерыбыз бар. Терлекләр саны 35кә җитә. 78 гектарда иген үстерәбез. Техника үзебезнеке. Ирем белән икәү эшлибез. Иртүк 5 нче яртыда аяк өстендә инде без. Сыерларны аппарат белән савабыз. Сөтне заводтан килеп җыялар. Бер литрын 38 сумнан тапшырабыз. Бәясе әйбәт. Эштән зарланган юк. Авылга кайтканга үкенмибез. Шәһәрдә иртәдән кичкә кадәр эшләп, балаларыңны рәтләп күрә алмыйча яшәргәме? Өч бала тәрбиялибез. Авылда бар нәрсәгә дә вакыт та, игътибар да җитә.
Рухи учак
Мәдәният йорты гөрләп тора монда. 28 ел укытучы булган Рәмзия Мусина, монда эшкә күчкәч, күп нәрсәгә яңа сулыш өргән.
– Клубка килүгә хыялларымны тормышка ашыра башладым, – ди Рәмзия ханым. Сөйләгәндә күзләре янып тора. – Туган якны өйрәнү музей почмагы ачтым. Анда 500 дән артык экспонат бар. «Хатирә» фольклор төркемен оештырдым. Онытылып калган йолаларны, халык җырларын яшь буынга тапшырабыз. 2023 елда Татарстан мәдәният министрлыгының 200 мең сумлык грантын откан идем. Шул акчага авылда «Халык җәүһәрләре» районара фольклор сәнгать фестивален оештырдык. Беренчесендә 50 ләп кеше катнашса, быел инде Башкортстан һәм төрле районнардан да килүчеләр булды. Чараны төбәк дәрәҗәсенә күтәрергә иде исәп. Уен кораллары, халык җырлары, бию, йолалар, фольклор күренешләрен, һөнәрчелекне күрсәттек.
Бездән еш кына: «Авылларда хәзер клублар нигә сәгать 10 га кадәр генә эшли?» – дип сорыйлар. Җавапны клуб мөдиренең үзеннән сорадык.
– Үткән белән хәзергене берничек тә чагыштырып булмый. Элек яшьләр күп иде, хәзер алар кими бара. Авыллар картая бара бит. Борчылсак та, без генә берни эшләтә алмыйбыз. Клуб ишекләре һәрвакыт ачык. Студентлар ялга кайткач, клубка чыгалар, – ди Рәмзия Мусина.
Биш яшеннән үк кулына гармун тоткан Сания апа Халиуллина белән дә таныштык. Аннан башка бер генә чара да үтми икән.
– Гаиләдә 4 кыз үстек. Әти безне утыртып, кулга гармун тоттырган. Мин шунда үземчә уйнап киткәнмен. 55 ел инде гармунның кулдан төшкәне юк, – ди ул. – Гел сәхнәдә без. Концертлар белән төрле җирләргә барабыз. Музыкаль белемем юк, гомер буе станокта эшләдем. Җырлап яшәү рәхәт! Шундый сәләт белән туганмын бит.
Клубта курчаклар күргәзмәсе дә оештырганнар. Кул эшләренең барысы да –элек клуб мөдире булып эшләгән Гөлшат Җиһангированыкы.
– Авылда чигүчеләр юк. Мәктәптә укыганда кулъяулык чигә идек. Кияүгә чыкканда мендәр тышлары, сөлгеләр чиктек. Бу шөгыль әнидән килә. Туйларга заказ бирәләр. Бер пар мендәр 10 мең сум тора. Кияүгә баручы кызларның теләге бу. «Әни, мине чиккән сөлге белән кияүгә бир», – диләр икән. Үзләре чикмәсә дә, әниләре табып бирергә тиеш, – дип көлә Гөлшат апа.
Туганнар каберлеге
Чертушта һәр гаиләгә кагылган канлы вакыйга бар. Моңа исә авылга кергәндә, 37 зәңгәр чыршы үсеп утырган туганнар каберлеге шаһит. Ә тарихы болайрак:
– 1919 елның 2 февралендә 37 авылдашыбызны атып үтерәләр. Аларны сәнәкчеләр фетнәсендә гаеплиләр. Ә асылда гаепләре булмый, – дип сөйли Рәмзия Мусина. – 2 февральдә коралланган кызыллар төркеме авылга бәреп керә. Алар арасында венгр-мадьярлар да була. Һәр йортка кереп, барлык ир-атларны җыеп чыгалар. Безнең Нуретдин бабайга да кагыла бу авыр язмыш. Өйләренә ут төрткәннәр. «Нәрсә эшләп йөрисез?» – дип сорагач, бабайның муенын кылыч белән өзгәннәр. Күз алдына китерегез: зыкы салкын көн. Мулла аларга: «Авылдашлар, сезне атарга алып баралар, тәкбир әйтеп барыгыз», – ди. Тау башына барып җиткәч, ата башлыйлар. 37 се һәлак булса, исән калып, шуышып кайтучылар да була. Авыл халкы берничә көн буе анда барырга курка.
Канлы вакыйгадан соң бер гасырдан артык вакыт үтсә дә, чертушлар бу вәхшәтне онытмый. Хәер, монда җир дә барысын да хәтерлидер...
– Каберлек ташландык хәлдә булмасын өчен, авылдашлар белән һәйкәл ясап куйдык. Тирәсен таш белән әйләндереп, 37 зәңгәр чыршы утырттык. Шуларны тәртиптә тотабыз. Безгә бигрәк тә Җәүдәт Гыйльметдинов булышты, – ди Түбән Камада эшләп, лаеклы ялга чыккач, авылына кайтып төпләнгән Рафаэль Кәлимуллин. – Ел саен 1 майда өмә ясыйбыз. Яшьләр дә онытмый. Оныклар чәчәкләр утыртырга, су сибәргә килә. Барысы турында да сорашалар. Кызганыч, безнең дә өч бабай ята монда. Һәркемнең хәтерендәдер инде ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!




Фикер өстәү
Фикерегез