Быел республикадагы югары уку йортларында барлыгы 23 346 (былтыр 23 110) бюджет урыны бар. Шуларның 550 се хосусый уку йортларына бүлеп бирелгән. Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин белдергәнчә, соңгы өч елда бюджет урыннары 6 процентка арткан. Күбесе – КФУ, Казан илкүләм тикшеренүләр технология (КХТИ), Казан илкүләм тикшеренүләр техник (КАИ) университетларында.
– Бюджет урыннары бигрәк тә педагогика, инженер-техник юнәлешләргә артты. Бу педагогика фәннәре, информатика һәм исәпләү техникасы, электр һәм җылылык энергетикасы, химия технологиясе, машина төзелеше, техника һәм төзелеш технологиясе юнәлешләренә кагыла, – дип аңлатты Илсур Һадиуллин.
Министр быел вузларга кертелгән яңалыкларга да тукталды. Абитуриентлар укырга керү өчен гаризаларын Дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшыра ала. Шул ук вакытта почта аша яки вузга килеп тә бирергә мөмкин. Урта һөнәри уку йортын тәмамлаучыларга да таләп үзгәрә: алар үзләре укыган профиль буенча гына эчке имтихан тапшыра ала. Ә башка белгечлекләрне сайлаганда, БДИ нәтиҗәсе сорала. Максатчан уку (целевое) юнәлеше буенча урыннар төгәл эш бирүчегә беркетелгән. Бу эш «Россиядә эш» цифрлы платформасы аша башкарыла. Быелдан Россия Фән һәм югары белем бирү министрлыгы бакалавриат һәм специалитетка түләүле урыннар санын киметкән. Бу 40 белгечлеккә кагылган. Түләүле урыннар саны республикада 45 процентка кимегән.
Илсур Һадиуллин бакалавриат һәм специалитетка укырга кергәндә кабул итү сынауларына кертелгән үзгәрешләр белән дә таныштырды. Әйтик, быел инженер булырга теләүчеләргә физикадан имтихан тоту мәҗбүри. Моңа кадәр математика яки физиканы сайлау мөмкинлеге бар иде. Болар электроника, радиотехника, төш энергетикасы, физик-техник фәннәр тармаклары буенча укырга керүчеләргә кагыла. Шулай ук 21 гуманитар юнәлеш өчен дә яңалык бар. Моңа кадәр җәмгыять белеменнән генә сынау бирсәләр, хәзер тарих яки җәмгыять белемен сайлап алырга мөмкин.
КФУда быел 7800 дән артык бюджет урыны бар. Былтыргыдан 179 га күбрәк бу. Түләп укырга теләүчеләр өчен 5934 урын каралган.
– Бәяләр уртача 10–35 процентка артты. Медицина, дизайн юнәлешләре иң кыйммәтлесе булып санала. Механика, математик модельләштерү, программалы инженерия, инноватика буенча яңа белгечлекләр ачылды. Хәзерге вакытта 5500 абитуриенттан гариза кабул иттек инде, – диде КФУ проректоры Екатерина Турилова.
КАИга әлегә 1 мең абитуриенттан гариза кергән. Әлеге уку йортының проректоры Венера Хамматова әйтүенчә, монда барлык филиаллар белән бергә 3 мең урын бар. Төп вузда – 1615. СВОда катнашучыларны, хәрби ветераннарны – 364, СВОда катнашучыларның балаларын һәм хатыннарын 175 урын көтә.
– Иң күп урыннар авиатөзелеш, вертолетлар ясау, пилотсыз техникалар юнәлешенә туры килә. Боларга урыннарны 10 процентка арттырдык. Бездән Казан авиация, вертолет заводлары белгечләр сорый. Студентлар атнага бер мәртәбә шунда практика үтәчәк, – ди Венера Хамматова.
Техник вузлар арасында Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында гына татар төркеме бар. Быел анда 20 кеше кабул итәргә җыеналар.
– Түләүсез урыннар 300 гә арты. Барлыгы 1200 тирәсе. Гадәттә, вузлар арасында бераз гына үзгәреш булды исә, яңа программа ачу модасы китте. Минемчә, без Советлар Союзындагы кебек эшләргә тиеш. Уку йортында классик программаларга яңалыкларны кертеп барабыз, – диде ректор Рәшит Низамов.
Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиевадан да татарча укыту юнәлешләре турында сорадык.
– Бүген вузларда техник юнәлешләргә җәлеп итү бара. Минем социаль-гуманитар юнәлеш буенча әйтәсем килә. Музей, театрларга килгән кешеләр телне дә белергә тиеш. Җыр, театр һәм башка яңа юнәлешләр буенча да татарча укытабыз. Текстиль буенча яңа юнәлештә телгә дә урын бар. Үзебезнең милли бизәкләрне белмәсә, бала берничек тә укырга керә алмый. Милли күлмәкне тегәр өчен, инженер юнәлеше буенча магистрлык программасын ачабыз, – диде ул.
Сан
Татарстан югары уку йортларына максатчан кабул итү буенча 2603 урын бүлеп бирелгән.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез