Вузга буй җитәрме? 20 июньдә югары уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды

Татарстан вузларында барлыгы 22021 бюджет урыны бар. Быел нинди яңалыклар көтелә? Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның балаларына нинди ташламалар каралган? Башкаларга урын җитәрме? Кайсы юнәлешләргә ихтыяҗ зур? БДИда 100 балл туплаучыларга ниләр вәгъдә итәләр? Югары укы йортларындагы вазгыятьне үзләреннән белештек.

Вузларга укырга керү кагыйдәләре үзгәрмәде, тәртибе шул килеш калды. Абитуриентлар документларын вузларның рәсми сайтлары, «Госуслуги» порталы аша һәм үзләре уку йортына килеп тапшыра ала. Бакалавриат, ягъни дүрт еллык укыту системасы сакланачак. Бердәнбер яңалык – целевиклар максатчан укырга керү өчен, «Россиядә эш» бердәм порталы аша гариза тапшырачак.

КФУ

Вуздагы кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Александр Бибик белдергәнчә, вузга 7499 бюджет урыны бүлеп бирелгән. Былтыргыдан 199га күбрәк бу. Педагогика, психология, машина төзелеше, математика һәм фән, җир турында фән юнәлешләренә күбрәк урыннар бүлеп бирелгән. Абитуриентлар документларын күбрәк онлайн форматта тапшыра икән.

– КФУ ел саен белгечләрне оешма, предприятие таләпләренә җавап бирерлек итеп әзерли. Без мәгарифнең уку гына түгел, алга таба һөнәри үсеш икәнлеген дә аңлыйбыз. Шуңа күрә ел саен профильләрне икътисад, заман таләпләренә туры китереп үзгәртәбез, – ди белгеч.

Хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның балалары өчен аерым квота каралган. Бу һәр юнәлеш өчен билгеләнгән бюджет урыннарының 10 процентын тәшкил итә. Россия Геройлары, аларның балалары, «Батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнүчеләр, хәрби операция барышында әтиләре һәлак булган яки яраланган абитуриентлар вуз уздырган эчке имтихан яки БДИ нәтиҗәләре нигезендә керә алачак.

– Квота буенча конкурс түбәнрәк булачак. Узган ел без 29 кешене кабул иткән идек. Бу категория башкаларның урынын алачак дип уйларга кирәкми. Әлеге конкурс – максатчан программа кебек үк аерым бәйге, – дип аңлатты Алексанлр Бибик.

КФУда быел да БДИда 100 балл туплаучыларга акча түләячәкләр. Һәр фән өчен – 100әр мең сум. Әйтик, өч фәннән 300 балл җыючылар 300 мең сумны кесәсенә салып куячак. Фән олимпиадаларында җиңүчеләр дә игътибарсыз калмаячак. Ил күләмендә җиңү яулаган егетләр-кызлар уку йортына имтихансыз керә, моңа өстәп 300 мең сум акча да алачак. Призерлар бу сумманың яртысына өметләнә ала.

КХТИ

Казан илкүләм тикшеренүләр технологик (КХТИ) университетның кабул итү комиссиясе сәркатибе Ирек Шәрапов белдергәнчә, узган ел мәгълүмати технологияләргә бәйле юнәлешләр абитуриентларда иң зур кызыксыну уяткан. «Нефть һәм газ эше», «Хокук саклау өлкәсендә мәгълүмати технологияләр куркынычсызлыгы», «Җиңел сәнәгать эшләнмәләре технологиясе», «Костюм сәнгате һәм текстиль», «Техник системаларда идарә», «Инноватика», «Системалы анализ һәм идарә» юнәлешләрендә дә бәйгеләр зур булган. «Химия технологияләре» юнәлеше дә популяр. Быел анда 406 бюджет урыны каралган. Түбән Кама, Бөгелмә филиалларын исәпкә алып, бу урыннар 566га җитә. Икенче урында – туклану тармагы. Анда 186 урын бар. Өченчедә технологик машиналар һәм җиһазлар юнәлешенә 174 урын бүлеп бирелгән.

Биш еллык система буенча оборона өлкәсенә 190 белгечне әзерләячәкләр. Гуманитар юнәлешләр дә кызыксындырудан туктамый. Социология, реклама, педагогик юнәлеш буенча 150 урын каралган. Кыскасы, вуз һәм филиалларга бакалавриат, специалитетка – 2556, магистратурага 1558 бюджет урыны бирелгән.

Моннан тыш, университет ел саен нефть-газ эшкәртү комплексы һәм сәнәгатьнең башка тармаклары заказы буенча ике йөз абитуриентны максатчан юнәлешкә кабул итәчәк. Сүз уңаеннан, югары уку йортында барлыгы 800дән артык максатчан студент белем ала, һәм аларның барысы да килешү нигезендә эшкә урнаша.

КАИ

Казан илкүләм техник тикшеренүләр университетында (КАИ) 2700 бюджет урыны бар, шуларның 1791е – бакалавриат һәм специалитетка, 909ы – магистратура, 190ы – урта һөнәри уку йортлары программаларына.

– Авиация, мәгълүмати технологияләр, энергетика, шулай ук инженерлык икътисады һәм эшкуарлык институтында икътисад, менеджмент юнәлешләрендә бюджет урыннары күбрәк бүлеп бирелде, – дип белдерделәр уку йортының матбугат үзәгендә.

Быел да авиа, самолет, вертолет төзелешенә бәйле белгечлекләргә кызыксыну дәвам итәр дип фаразлыйлар. Шулай ук лазер һәм аддитив технологияләр, радио һәм робот техникасына, техник системаларда идарә итү, IT технологияләргә сорау һәрвакыт зур.

– Төп үзенчәлек – «Комплекслы авиация инженериясе» алдынгы инженер мәктәбенә кабул итәчәкбез. Анда «Авиация системаларында белешмәләрне интеллектуаль эшкәртү», «Микросхема һәм радиоэлектрон аппаратураны проектлау» һәм башка магистратура программаларына җыю планлаштырыла. Урта һөнәри белемгә бәйле кайбер юнәлешләргә кабул итүдә дә үзгәрешләр кертелде. «Интеллектуаль интеграцияләнгән системалар» юнәлеше ачылды, анда әлегә түләүле бүлеккә кабул итәчәкләр, – диделәр безгә.

КДЭУ

Казан дәүләт энергетика университеты быел рекордлы бюджет урыннары тәкъдим итә – 2092. Шуларның 1606сы – бакалавриат һәм специалитетка. Быел түләүсез урыннар саны 390га күбрәк. Һәр юнәлеш буенча күпмедер артыграк. Әйтик, «электр һәм җылылык энергетикасы» юнәлешенә – 51, «машина төзелеше»нә – 21, «атом-төш энергетикасы һәм технология»сенә 25 урынга күбрәк дигән сүз бу. «Материаллар технологиясе», «Техник системалар белән идарә итү», «Социология һәм социаль эш» юнәлешенә беренче тапкыр бюджет урыннары бирелгән.

Вузда ел саен «электроэнергетика һәм электротехника», «җылылык энергетикасы һәм җылылык техникасы», шулай ук IT юнәлешләр популяр.

КДМУ

Казан дәүләт медицина университетының беренче проректоры Ләйсән Мөҗипова белдергәнчә, вузда барлыгы 948 урын булса, шуның 508е – бюджет урыннары. Әлеге сан ел саен 5–10га арта. Әйтик, дәвалау эше буенча 199 урын бирелсә, педиатриягә – 130, стоматологиягә – 35.

– Вуз клиник, профилактик. фундаменталь медицина өлкәсендә барлык программалар буенча диярлек белгечләр әзерли. Программалар исемлегендә сизелерлек үзгәрешләр юк, әмма шул ук вакытта программалар бик  нык яңартылды. Без укыту барышында һәр студентка, аның сәләтенә карап аерым игътибар бирергә тырышабыз. Бу үзгәрешләр бигрәк тә медик-профилактика һәм социаль эш белгечлегенә кагылышлы программаларда чагыла, – ди проректор.

Күпме түлисе?

КФУ

Иң кыйммәте

Нефть газ эше (инглиз телендә) – 400 мең сум

Стоматология, дәвалау эше – 265 мең сум

Халыкара элемтәләр – 252 мең сум

Икътисадчыга – 230 мең сум

Иң арзаны

Математика; педагогика, психология юнәлешләре – 150 мең сум

Юриспруденция – 150 мең сум

Философия, дин белеме, теология – 160 мең сум

КДМУ

Иң кыйммәте

Теш табибына (Россия гражданнары өчен) – 320 мең сум

Дәвалау эше – 270 мең сум

Педиатрия – 235 мең сум

Иң арзаны

Социаль эш –150 мең сум

«Сестринское дело» – 170 мең сум

Фармация; медик-профилактик эш – 175 мең сум

КАИ

Иң кыйммәте

Машина төзелеше, нанотехнологияләр – 199 мең сум

IT белгечләргә бәйле белгечлекләргә – 172 мең сум

Онтология һәм танып белү теориясе – 175 мең сум

Иң арзаны

Машина төзелеше технологиясе, техник хезмәт күрсәтү һәм транспорт чараларын төзекләндерү (урта звено буенча), икътисад һәм хисапчы исәбе – 90 мең сум

Радиотехника – 154 мең сум

Гамәли математика, информатика – 155 мең сум

КХТИ

Иң кыйммәте

Дизайн; сәнгать костюмы һәм текстиль – 317 мең сум

Атом-төш энергетикасы һәм җылылык физикасы – 228 мең сум

Стандартлаштыру һәм метрология; наноинженерия – 228 мең сум

Мехатроника һәм роботтехникасы; төзелеш, мәгълүмат технологияләре системасы – 188 мең сум

Иң арзаны

Менеджмент; икътисад – 154 мең сум

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре