Хәбәрсез югалып, калдыклары табылган солдатның оныгы: “Әби бабайны гомере буе көтте”

Шушы көннәрдә Тверь өлкәсендә эзтабарлар Татарстан солдатының сөякләрен, противогаз, аяк киеме, каеш, портмоне калдыкларын...һәм ике медальон таба. Иң мөһиме: медальонның берсе яхшы сакланган һәм анда солдатның исем-фамилиясенә кадәр бар. Сакланган мәгълүматлар буенча аны эзләргә дә керешәләр. Сугыш елларында хәбәрсез югалган солдат Минзәлә районының Түбән Тәкермән авылыннан Мөбәрәкҗан Гәрәев булып чыга. Без әлеге авыл җирлеге башлыгы Алия Шарипова белән элемтәгә чыктык.  

- Безнең авылдан яу кырына киткән солдатны эзләүләре турында «Матбугат.ру» сайтында күреп белдек. Район администрациясеннән дә чыктылар, – ди Алия Шарипова авылдашларының туганнарын эзләү тарихын бәян итеп. – Хәбәрдә солдатның Гарапов яки Гарипов фамилияле булырга мөмкин булуын язганнар иде. Медальонында Ман авылы дип күрсәтелгән. Безнең авылда хәбәрсез югалганнардан Гарипов Мөбәрәкҗан да бар. Туганнары белән аралашкач, аның 1915 елгы булуы ачыкланды. Ә бу табылган солдат 1906 елгы. Моннан тыш, Мөбәрәкҗан Гарипов Югары Тәкермән белән күбрәк бәйле. Шуннан соң эзтабар Хатирә Мәрданшина минем белән элемтәгә чыкты. Ул эзли торган солдатның Гәрәев фамилияле булуын әйтте. Без бу солдат Алмаз Мөбәрәкҗановның бабасы булырга тиеш дип уйладык. Мин үзем озак еллар Авыл советында эшлим. Солдатның хатыны Миннекамал апага бәйрәм вакытында бүләкләр дә кертә идек.  

Алия Шарипова әйтүенчә, Югары Тәкермән авылда быел ел башында тагын бер хәбәрсез югалган солдат – Заһит Зарипов турында мәгълүматлар ачыкланган. Аның сөякләре һәм медальоны табылган булган. Якын туганнары булмау сәбәпле, аны озаграк эзләргә туры килгән.  

- Аларның икесенең дә исеме авылыбыздагы обелискта хәбәрсез югалган исемлегендә бар. Бу солдатларны тапкач, күңелдә әллә нинди аңлатып булмаслык халәт кичерәм. Мәрхүмнәргә мөрәҗәгать итеп: “Исәнме сез?” - дип мөрәҗәгать итәсе килә. Икенче солдатны эзләүдә тәҗрибә бар иде инде. Бу юлы туганнарын табу җиңелрәк булды. Ләкин шулай да медальонын кулга алмыйча, ышанып булмый әле, – ди Алия ханым.

Әлеге эштә ул эзтабарларга зур рәхмәтен җиткерә.

- Кемдер синең авылдашыңны шулай җанын-тәнен биреп эзләп, аның табылуы өчен тырыша икән, ничек рәхмәтле булмыйсың инде?! Монда да бөтен республика кузгалды бит. Бик күп кешеләр “табылдымы?” дип элемтәгә чыкты, кызыксындылар. Туганнары өчен куандылар. Мөбәрәкҗан бабайның оныгына шалтыраткач, ул бик дулкынланды, әлбәттә. Аның инде алып кайтып җирлисе килә. Ләкин бу мөмкин булырмы – әлегә билгесез, – ди башлык.

Солдатның ике кызы исән. Бүгенге көндә алар Чаллыда яшиләр. Улы вафат икән инде. Ә авылда, төп нигездә оныгы Алмаз Мөбәрәкҗанов яши. Без аның белән дә сөйләштек.

- Гаиләбезгә, туганнарга зур сөенеч булды инде бу. Минем әти – беренче балалары иде. Ул 2000 елда вафат булды. Бер елдан соң әби дә гүр иясе булды. Бабай белән әбинең тагын ике кызы бар. Алар өлкән яшьтә инде. Әтиләренең сөякләре табылу турындагы хәбәрне ишеткәч, бик нык дулкынландылар, әлбәттә, – ди табылган солдатның оныгы.

Алмаз абый әйтүенчә, сугышка бер гаиләдән биш ир туган киткән. Берсе дә кире әйләнеп кайтмаган.

Бабай сугышка киткәндә әтигә 8 яшь булган. Апалар 1936 һәм 1939 нчы елгылар. Әби сөйләве буенча, бабайдан 2-3 кенә хат килеп калган. Башка хәбәре булмаган. Әби: “Югалды инде, югалды. Әнә, авылга аяксыз кайткан солдатлар да булды. Шулай кайтса да, бәхетле булыр идем”, – дип әйтә иде. Гомер буе бабайны юксынып яшәде. Балаларын ялгызы аякка бастырды, – ди Алмаз абый.

Ул бабасының калдыкларын туган якка алып кайтып җирләргә теләге зур булуын да әйтте. Тик башта төгәл мәгълүматлар булырга тиеш икән. Әгәр кабердә ялгызы гына булса, җәсаден алып кайту мөмкинлеге булачак. Ә инде берничә солдат күмелгән булса, бу мөмкин булмаячак.      

Зөһрә Садыйкова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Зөһрә Садыйкова

Көн хәбәре