Мөслимдә уракка 16 июльдә үк керешкәннәр. Зур эшкә беренче булып «Исламов» крестьян фермер хуҗалыгы тотынган.
– 21 июль көнне исә «Намус» агрофирмасы бодай суктыра башлады. Көзге рапсны җыюга «Туган як» агрофирмасы чыкты. Атна ахырына кадәр районда урып-җыюга барлык авыл хуҗалыклары кушылачак. 11 мең гектар тирәсе көзге бодай җыеп аласы бар. Әлегә уңыш – гектардан 35–40 центнер. Дымлылык – 16 процент тирәсе. Быел 18 мең гектарда язгы бодай, 6 мең гектарда арпа чәчтек, – ди районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илгиз Зиннуров.
Буа хезмәтчәннәре дә басуда. Районның баш аграрие Ранис Габитов әйтүенчә, игенчеләрнең кәефләре шәп. Кыр кораблары барысы да уракка әзер, техникалар тикшерү узган.
– «Авангард» һәм «Заря» хуҗалыклары көзге бодай суктыра башлады. Дымлылык зур, шуңа күрә суктырып булу-булмавы эш барышында хәл ителәчәк. Уңыш гектардан 40 центнер тирәсе чыга. Елына күрә яхшы күрсәткеч. Чөнки быел көзге культуралардан зур уңыш көтмибез. Бар өмет – язын чәчелгән бөртеклеләрдә. Көзге бодайны 15 мең гектардан җыеп аласы бар, язгысы – 20 мең, ә арпа – 15 мең гектар. Уракка район буенча 25 июльдән соң чыгарга дип торабыз, – диде Ранис Габитов.
Аксубай районында исә көзге рапсны суктыруга керешкәннәр. «Волга-Селект» агрофирмасы беренчеләрдән булып басуларга чыккан, хәзергә кырларда 12 комбайн эшли. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов әйтүенчә, тулаем алганда агрофирмага 1500 гектардан рапс җыеп алырга кирәк.
– Бүгенге күрсәткеч – гектарыннан 18 центнер. Моны, әлбәттә, яхшы уңыш дип атап булмый. Тулаем алганда алар 25–30 центнерга өметләнәләр. Көзге бодайны үткән ялларда «Никитин» крестьян фермер хуҗалыгы гына суктыра башлады. Уртача уңыш – гектарыннан 30–35 центнер тирәсе. Район буенча уракка якынча 3–4 көннән чыгарга дип уйлыйбыз. Көзге бодай 14 мең гектардан артык. Әлегә басуларны тикшерәбез. Бөртекле культуралар буенча уңыш үткән елдан начар булмас, дигән өметтә торабыз. Ашлык амбарларга кайтмыйча, зурдан кубып сөйләшергә иртәрәк әле, – диде Борис Соломонов.
Чистай районында исә, гаҗәпләнмәгез, бәрәңге алалар. Районның авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Александр Ромадановский сөйләвенчә, сүз иртә өлгерә торган сорт турында бара.
– «Чистополье» агрофирмасы 10 июльдә үк бәрәңге ала башлады. Алар ел саен 2 мең гектар чамасы бәрәңге утырта. Уңыш бүгенгә әйбәт, гектарыннан 20–26 тонна. Җыелган бәрәңгене агрофирма сатуга дип әзерли, шулай ук аның бер өлеше бәрәңге эшкәртү заводына җибәрелә. Иртә өлгерә торган бәрәңге сортлары саклауга бармый. Июльдә яңа бәрәңгегә бәяләр югары булганга, алар шулай итеп акча эшләп калырга тырыша, – диде районның баш аграрие. – Көзге бодай да өлгергән. Бу көннәрдә басуларны тикшереп чыгып, 2–3 көннән урып-җыюга керешербез дип торабыз. Барысы да дымлылыкка бәйле.
Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, быел республика кырларында бөртекле һәм кузаклы культуралар 1 млн 168 мең гектарны тәшкил итә. Шикәр чөгендерен – 53 мең, майлы культураларны – 669 мең, бәрәңге һәм яшелчәне 6 мең 823 гектар мәйданнан җыеп аласы бар.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә хуҗалыкларның урып-җыю эшләренә әзер булуын әйтте. Министр билгеләп үткәнчә, барлык төр культуралар буенча да уңыш яхшы булыр дип көтелә, әмма күп нәрсә урып-җыю чорындагы һава шартларына һәм урыннарда эшне оештыруга бәйле булачак.
Аның сүзләренчә, быел 411 ашлык киптерү комплексы эшләячәк, алар бер тәүлеккә 214 мең тонна ашлык эшкәртә ала. Моннан тыш, ашлык икмәк кабул итү предприятиеләрендә һәм элеваторларда да киптереләчәк. Шунысы куандыра: быел тәүлеккә 40 мең тонна ашлык киптерә торган 10 киптерү комплексы сатып алганнар. Республикада 4,7 млн тонна ашлык сакларлык урыннар бар.
– Икмәк кабул итү предприятиеләрен һәм элеваторларны тикшереп чыктык. Бүген аларда узган еллардан калган 767 мең тонна ашлык саклана. 4 млн тоннага якын ашлык сакларлык буш урын бар, – диде министр.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез