Хәйдәр Галиуллин: "Бакча утыртыгыз, күпме карлыган, алмагач кирәк, барысын да бушлай бирәм!"

Башта – алмагач, аннан соң зур-зур карлыган бакчалары. Озак еллар шәһәрдә яшәп, туган авылында йорт җиткергән :  әнә шулай бакчачылык белән шөгыльләнә башлаган. Кечкенә улын да: «Бу – синең җирең», – дип үстерә, чордашларын да авылга, җиргә якынаерга өнди ул.  

Лилия һәм Хәйдәр Галиуллиннар Буа районының Югары Лашчы авылында яши. Башта туган нигезенә каршы гына торган участокта йорт җиткергәннәр, аннан соң күп итеп алмагачлар утыртканнар, биш ел элек исә 30 гектар мәйданда карлыган бакчасы барлыкка килгән.

– Мин 1975 елда 8 нче сыйныфны тәмамладым, аннан соң Буада укыдым. Казанда югары уку йортын тәмамлагач, юллама белән Димитровград шәһәренә эләктем. Озак еллар шунда яшәдек. Эшмәкәрлек белән шөгыльләндем. Димитровград шәһәре башлыгы урынбасары булып эшләдем, депутатлык эшчәнлеген дә алып бардым. Электән шушы урында бакча ясау хыялы бар иде. Мәктәп елларында төп йорттан чыга идем дә, шушы урынга карап, шушында бакча утыртыр идем, дип уйлый идем, – ди ул.

Колхозлар бетә башлагач, әлеге җирләрне үзенә рәсмиләштерә дә хыялын тормышка ашыра башлый Хәйдәр әфәнде. Ташландык урынга туфрак китерткән, алмагачлар утырткан, йорт салган.

– Якташларым ел да Сабан туена чакыралар иде. Берәр инвестиция ясап булмасмы, дип әйткәләгән чаклары да күп булды. Уйлаштым, киңәштем дә карлыган үстерү белән шөгыльләнергә булдым. Беренчедән, хәзерге вакытта Россия базары кара карлыган белән 12 процент кына тәэмин ителгән. Икенчедән, әлеге җиләк бик файдалы, витаминнарга бай, – ди ул.

Бүген 50 гектарга якын җире бар аның. 30 гектарында карлыган үсә. Хатыны Лилия дә грант алып, 5 гектар карлыган утырткан.

– Яхшы уңыш ала башлар өчен тырышырга, мәшәкатьләнергә кирәк. Хезмәтебезнең нәтиҗәсен узган ел гына күрә башладык. Быел да уңышлы ел булырга охшап тора. Безнең якларда карлыган тиз өлгерә. Эш башлар алдыннан барысын да тикшердек, өйрәндек. Тамбов, Самарадан агрономнар килеп, туфракның составын тикшерделәр. Карлыганны белер-белмәс теләсә кая утыртырга да ярамый икән. Җиле дә дөрес иссен, кояшы да дөрес карасын. Сулыкларның ерак булмавы да безнең өчен уңышлы булды. Ә сатуга килгәндә, иң отышлысы – катырып куеп, кыш көне сату, – ди Лилия.

Бакчачылар әйтүенчә, карлыганны башлыча кул белән җыялар. Моның өчен  эшчеләре дә бар. Узган ел комбайн белән дә җыеп  караганнар, ләкин барыбер кул белән җыюга җитми, диләр. Аннан соң төрле-төрле елларда утыртканлыктан, комбайн өчен бик үк уңайлы да түгел икән.

Галиуллиннар кышын әле дә Димитровград шәһәренә яши. Хәйдәр әфәнде язын-җәен дә эшеннән тукталмый, авылга кайтып йөри.

– Мин үзем Ульян өлкәсеннән. Авыл кызымын, шуңа күрә мондый тормыш минем үземә дә бик якын, – ди Лилия. – Мин әлеге вакытта декрет ялында. Җәен авылда балалар белән бик рәхәт. Язын кайтабыз да көзен кабаттан шәһәргә китәбез. Балалар да җир эшен, авылны белеп, күреп үссен, дип тырышабыз. Хәйдәр авылны бик ярата, бар хыяллары шуның белән бәйле. Кечкенә улыбыз Рамазанны да: «Син монда эшләргә тиеш буласың. Бу – синең җирең. Син – безнең традицияләрне дәвам итүче. Татар телеңне онытма», – дип үстерә. Улыбыз да авыл, авыл техникасы турында сөйләгәнне бик ярата. Гел шул турыда сораштыра.

Әлеге эшләренең төп максаты – авылны саклап калу, җиргә якынаю һәм башкаларга матур үрнәк күрсәтү, дип саный гаилә.

– Хәйдәр – туган җиренең чын патриоты, – ди Лилия. – Классташлары, чордашлары белән очрашкач та, аларны авылга кайтырга өнди ул. Барысын да күрсәтеп, аңлатып йөри. Без шушылай авылда эш башлап җибәргәч, Хәйдәрнең үгетләве һәм киңәше белән тагын ике кеше Югары Лашчы авылында йорт сатып алды. Безгә килеп, шулкадәр сөенә-сөенә, дулкынлана-дулкынлана бакчаларында, ишегалларында нинди эшләр эшләүләрен сөйлиләр. Авылга берничә яшь гаилә кайтты, шуларның икесе безнең күршеләр. Матур үрнәк күрсәтә алуыбызга сөенәбез. Минем туган авылыма да кешеләр кабаттан җиргә тартыла башлады.

Хәйдәр әфәнде дә хатынының фикерен дәвам итте.

– Бакча утыртыгыз, күпме карлыган, алмагач кирәк, барысын да бушлай бирәм, дим чордашларыма. Минем сортлар бик яхшы. Теләгән кеше кура җиләге белән дә шөгыльләнә ала. Киләчәктә үзем төсле эшләүче кешеләрне туплап, кооператив та оештырырга мөмкин булыр иде, – ди ул. – Җир йөзендә шулкадәр зур киеренкелек хөкем сөрә. Миңа калса, җиргә якын булган кешеләр генә исән калачак. Берничә миллион кеше яшәгән зур шәһәрләрне мизгел эчендә «аяктан егарга» мөмкин. Кышын электр яки газны өзсәләр, 20 млн халкы булган Мәскәү нишләр? Ә авыл халкы ул бервакытта да югалып калмаячак. Мин, кешеләр үзләре дә аңламыйча (неосознанно), җиргә якыная, дип уйлыйм. Әйе, авылларда кеше азая, ләкин алар барыбер бетмәячәк. Ә мин җирне яраттым, яратам һәм яратачакмын. Монда минем ата-бабамнар, әнием җирләнгән. Кешедән рөхсәт сорыйсым юк, үз капкамны теләгән вакытта ачып керә алам. Мин шуның белән дә бәхетле.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Туристлык һәм кунакчыллык” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре