Шушы көннәрдә генә Казанда яшәүче Эльмира Галиеваның телефонына «банк исәп-хисап счетына 2500 сум акча күчте» дигән смс килә. Аннан соң озак тормый, «Мин сезгә ялгыш кына фәлән сум акча җибәрдем, кире күчерүегезне сорыйм» дигән хәбәр дә килеп төшә.
– Ярый ла банк кушымтасына кереп, чынлап та акча күчкәнме-юкмы икәнен карарга башым җитте, – дип сөйли Эльмира ханым. – Ялган смс кына булган ла ул. Коткыга бирелеп, оялып, күчмәгән акчаны да күчерерсең бит! Акчаны күчермәгәч, яза, яный башладылар. «Кайтарасыгыз килмәсә, начар юл белән кайтарырбыз», – дип, төрле номердан язарга тотындылар. Көнгә бишәр тапкыр шалтыратып интектерделәр. «Акчагызны кайтарасыгыз килсә, банкка мөрәҗәгать итегез, гариза языгыз, банк аша кайтартып була бит», – дидем. Ярый ла мин уяулык күрсәттем. Ә бит аларга ышанып, барлы-юклы акчасыннан колак кагучылар да буа буарлык!
Дөрес, Эльмира Галиеваныкы кебек очраклар бер генә түгел. Аннан да хәтәррәкләре турында еш ишетергә туры килә. Саннар да шуны сөйли. Шунысы да борчуга сала: караклык хәзер онлайн мәйданчыкларга күчте. Таныш булмаган номерлардан шалтыратуларга җавап бирмәскә, шикле смс-хәбәрләргә ышанмаска, юк-бар сылтамаларга басмаска кирәклеген белә торып та, хәйлә элмәгенә эләгүчеләр кимеми.
2024 елның алты аенда кырыгалдарлар Россиядә яшәүчеләрнең 9 млрд сумнан артыграк акчасын урлаган. Шул ук вакытта банклар гомуми суммасы 4,3 трлн сум белән исәпләнгән 30,2 млн урлау операциясен булдырмый кала алганнар. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, югалту күрсәткече 11 процентка арткан.
Үзәк банкның Идел-Нократ баш идарәсе бүлеге – Татарстан буенча Милли банк идарәчесе Марат Шәрифуллин хәзерге вакытта нинди кырыгалдарларның кайсылары «популяр» булулары турында әйтте.
– Дропперлар (мошенниклар аларны урланган акчаны «тере» акчага әйләндереп бирү өчен файдалана. – Авт.) хәзер аеруча киң таралган. Кырыгалдарлар бу эшкә яшьләрне җәлеп итә, – ди белгеч. – Аларның уртача яше – 17–19. Еш кына кешеләр үзләренең кырын эштә катнашуын аңлап та җиткерми. Мошенниклар аларга җиңел акча, табыш вәгъдә итә. Моның өчен тәҗрибә, стаж, белем кирәкми бит. Банк картасы яисә онлайн банк булу да бик җиткән.
Марат Шәрифуллин дроппер булуның куркыныч яклары турында да әйтте. Иң элек бу – җинаять җаваплылыгы дигән сүз. Урланган акчаларны суд карары белән дроппердан соратырга да мөмкиннәр. Моннан тыш кырын эштә тотылган зат онлайн рәвештә банкка керү мөмкинлегеннән мәхрүм кала ала.
Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсенең мошенникларны ачыклау бүлеге башлыгы урынбасары Рафаэль Мусаев белдергәнчә, IT алдакчылар саны да арткан. Әйтик, бу елның 9 аенда гына да 25 мең компьютер мошенниклыгы теркәлгән. Телефон аша мәгълүмат урлау очраклары 7 меңгә арткан.
Еш кына андый караклар махсус оешмалар, банк хезмәткәрләре вәкилләре булып шалтырата. Аларның төп максаты – Дәүләт хезмәтләре порталына керү. Андагы мәгълүмат белән (паспорт, ИНН, СНИЛС) кредит рәсмиләштерергә, шул рәвешле акчалы булырга мөмкин.
– Республикада мондый җинаятьләр саны 8 меңгә җитте. Бу – зур саннар, – диде Рафаэль Мусаев.
Блок куелган телефон номерлары саны
2019 ел – 14 152
2021 ел – 179 071
2022 ел – 756 072
2024 ел – 102 205
АКЧАНЫ УРЛАСАЛАР, НИШЛӘРГӘ?
Картагызны ябарга (шундук):
* мобиль кушымта аша;
* банкка шалтыратып;
* банкка шәхсән барып.
Банкка хәбәр итәргә (бер тәүлек эчендә).
Полициягә гариза язарга (мөмкин кадәр тизрәк):
*якындагы бүлекчәгә барып.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез