«Партнерлык финансларына бәйле тәҗрибәдән акрын гына котылырга да мөмкин, әмма моннан беркем дә отмаячак...» Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «KazanForum»да ислам банкингына бәйле сөйләшү барышында әнә шулай дип белдерде. Билгеле булганча, партнерлык финансларына бәйле тәҗрибәдә безнең республика да катнаша. Хәләл акчаның киләчәге бармы?
Белгечләр әйтүенчә, ислам банкингы үсешен тоткарлаучы төп җитешсезлекләрнең берсе – бу хакта мәгълүмат җитмәү. Шуңа күрә иң элек мәсьәләгә ачыклык кертик.
Узган елның 1 сентябрендә Дагыстан, Чечня, Башкортстан һәм Татарстанда партнерлык финансларын сынап карауга бәйле ике еллык тәҗрибә башланды. Аның төп максаты – ислам һәм традицион финанслау өчен шартларны тигезләү. Ул хәләл банкингны үстерергә булышыр, шулай ук ислам илләреннән инвестицияләр җәлеп итәргә булышыр, дип тә көтелә.
Аңлашыла ки, ислам банкингы традицион банк системасыннан аерыла һәм ул дингә таяна. Белүебезчә, Коръәндә риба тыела, чөнки дин буенча җиңел юл белән кергән табыш хупланмый. Шуңа күрә бу очракта процентларны ышанычка нигезләнгән партнерлык алмаштыра. Ил күләмендә башланган эшнең тәүге нәтиҗәләре турында Халыкара икътисадый форумда сөйләштеләр.
– Тәҗрибә башланганга тугыз ай узды. Кайбер нәтиҗәләр турында да сөйләргә мөмкиндер, – диде закон проекты авторларының берсе, Россия Дәүләт Думасының Финанс базары буенча комитеты җитәкчесе Анатолий Аксаков. – Бүген тәҗрибәдә 23 катнашучы бар. Аларның 13е – Татарстаннан.
Дөрес, бу мәсьәләдә сан түгел, сыйфат мөһимрәк булуын да искәртте ул. Яңа эшне җайга салып җибәрергә вакыт кирәк.
– Без алга барабыз дип саныйм, – диде Рөстәм Миңнеханов, бу эштә ярдәм күрсәткәннәре өчен ил җитәкчелегенә рәхмәт белдереп. – Закон кабул ителде, партнерлык финансларына карата кызыксыну күрәбез. Юл картасын булдырдык. Бердәм интернет-портал гамәлдә. Россия банкы реестрында партнерлык финанслары өлкәсендәге оешмаларның күбесе Татарстаннан – бу начар түгел. Киресенчә, безнең республика базасында белем бирү программасы оештырырга мөмкин булачак. Якын арада реестрга тагын 5 оешма керер дип тә көтелә. Иң мөһиме – уңай нәтиҗәләр бар инде. Тәҗрибә башланганнан бирле 1290 килешү төзелгән.
Татарстан Рәисе борчыган мәсьәләләргә дә тукталды. Аерым алганда, тармак өчен белгечләр әзерләү проблемасы турында әйтте ул. «Тармакта кадрлар җитми. Татарстанда аларны КФУда, Болгар ислам академиясендә, Россия Ислам университетында әзерлибез. Әмма бөтен илгә 100 кеше күпме? 300 кеше квалификация күтәрү курсларын уза. Әмма бу хәтта безнең республика өчен дә бик аз», – диде Рөстәм Миңнеханов, мәсьәләне федераль дәрәҗәдә хәл итү кирәклеген искәртеп. Татарстан Рәисе фикеренчә, моның өчен махсус бюджет урыннары бүлеп бирергә яки банкларны җәлеп итәргә мөмкин.
– Тәҗрибә рәвешендәге эш ике елга дип билгеләнгән. Аннан акрын гына котылырга да мөмкин. Әмма моннан беркем дә отмаячак. Ислам банкингы бөтен дөньяда гамәлдә. Ник әле ул Россиядә булмаска тиеш? Без башкалардан киммени? Партнерлык финанслары беркемгә дә куркыныч тудырмый, – диде Татарстан Рәисе.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, ислам банкингы Россия өчен файдалы булачак. «Ислам илләре белән дус булырга телибез. Ә ислам дөньясында ресурслар күп. Ислам хезмәттәшлеге берләшмәсенә 57 ил керә», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Партнерлык финанслары буенча торак сатып алганда, ана капиталыннан файдалану мөмкинлеген булдырырга да тәкъдим итте:
Ислам банкингына бәйле тәҗрибәдә катнашучыларга, торак сатып алганда, ана капиталыннан файдалану мөмкинлеген бирергә кирәк. Мондый мөмкинлектән һәркем файдалана ала бит. Аермасы нидә? Без барыбыз да бу илдә яшибез. Дини гаиләләр арасында күпбалалылар аз түгел. Тәҗрибә кысасында ипотека алу мөмкинлеге белән нәкъ менә шундый гаиләләр кызыксына.
Бу хакта Россия финанс министры урынбасары Иван Чебесков та әйтте. «Партнерлык финанслары буенча эшләүче банк булмаган оешмалар белән кыенлык килеп чыга. Чөнки аларның эшен күзәтү авыррак. Ә ана капиталы – дәүләттән гаиләләргә дип бирелгән ярдәм чарасы. Шуңа күрә аны дөрес юнәлештә сарыф итүне контрольдә тоту да мөһим», – диде ул.
Иван Чебесков сүзләренә караганда, ислам банкингы башка дин вәкилләре арасында да зур кызыксыну уята. «Банкирларга еш кына халыктан акча суырып калырга теләүчеләргә караган кебек карыйлар, ә хәләл тамгасы ул – югары сыйфат билгесе. Шуңа күрә аның киләчәге зур», – диде Россия финанс министры урынбасары.
Анатолий Аксаков тәҗрибәдә катнашучылар санын арттырырга да тәкъдим итте. Аның әйтүенчә, күршеләренә кызыгып, Ингушетия ислам банкингына бәйле тәҗрибәгә кушылу теләген белдергән. «Партнерлык финансларын бары тик мөселман төбәкләренә генә бәйләп карарга кирәкми. Мин үзем, мәсәлән, Чувашиядән. Безнең Батыр районында мөселманнар күп яши, алар да үзләрендә хәләл банк системасы булдыруны сорый. Шуңа күрә Чувашия һәм Ингушетия республикаларын да тәҗрибәгә кертергә тәкъдим итәм», – диде ул.
Фикер
Абдуворис Каландаров, «Бердәм банк технологияләре» компаниясе вәкиле:
– Хәзерге вакытта Россиядә шәригать хокукын нәкъ менә финанс ягыннан аңлаучы квалификацияле консультантлар җитәрлек түгел. Россиядә ислам банкингы буенча эш итүчеләр мөфтидән сертификат алырга тиеш. Россиядә исә мөфтиятләр саны 76. Кайсы төбәктә эшләргә җыенасың, шул мөфтияткә мөрәҗәгать итәргә кирәк, димәк. Әйтик, син бер төбәктә эшләү өчен рөхсәт таныклыгы аласың, ә икенче төбәктә синең эшеңә шикләнеп карарга мөмкиннәр. Мөфтиятләр белән бөтенләй аралашмый торган компанияләр бар. Мәсәлән, аларны банк хәләл юнәлештә эш алып бара дип саный, ә чынлыкта алай булмаска да мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез