Газетага язылу

Хәләл экспорты үсешен хезмәтләр тәэмин итә ала

Хәләл экспорты үсешен хезмәтләр тәэмин итәргә мөмкин. Әмма аларны тиешле стандартлар буенча сертификацияләү эше башлана гына.

Бу хакта журналистларга «Россия – Ислам дөньясы: КазаньФорум» XVII халыкара икътисадый форумында аккредитацияләү буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Дмитрий Вольвач һәм Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Хәләл стандарты комитеты җитәкчесе Аббас Шляпошников хәбәр итте.

Росаккредитация башлыгы әйтүенчә, 2025 ел нәтиҗәләре буенча Россиядән хәләл продукция экспорты 400 миллион доллар чамасы тәшкил иткән. Узган ел белән чагыштырганда уңай динамика – 15 процент. Экспортның нигезен азык-төлек продуктлары, мәсәлән, кондитер эшләнмәләре тәшкил итә. Шул исәптән, макарон эшләнмәләренә дә ихтыяҗ бар. Ислам илләреннән килүчеләргә Россиядә «хәләл» таләпләренә туры килә торган спа-комплекслар, җәмәгать туклануы йортлары һәм башкалар җитми.

«Бу бик зур базар һәм глобаль базарларга Россия брендларын чыгару мөмкинлеге, беренче чиратта, әлбәттә, туризм һәм кунакчыллык өлкәсенә бәйле. Моның өчен без билгеле бер эш алып барабыз һәм аны дәвам итәчәкбез. Әлеге базарда катнашучылар саны артуын телибез», – диде Дмитрий Вольвач.

Аның сүзләренчә, Россиядә төп хәләл стандартлар эшләнгән һәм расланган, алар дөнья таләпләренә туры килә. «Хәләл»инфраструктурасының төрле өлкәләрендә тагын 9 стандарт әзерләү планлаштырыла. «Мин бездә стандартларның бөтен төре барлыкка килер дип өметләнәм», – диде Дмитрий Вольвач.

Аббас Шляпошников әйтүенчә, Хәләл стандарты буенча комитет үзе бирә торган сертификатларны Мароккода, Мисырда, Алжирда һәм Туниста гамәлгә кертү юнәлешендә эшли. Шулай ук планнарда Иран һәм Пакыстан.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре