Халидә Бигичева: «Халкым белән матур итеп саубуллашасы килә» (ЭКСКЛЮЗИВ ӘҢГӘМӘ)

Татарстанның атказанган артисты Халидә Бигичева татар эстрадасында тавышы белән генә түгел, сәхнә костюмнары белән дә аерылып торды. Тамашачы «Изге ай» төркемен тиз арада үз итте. Концертлары аншлаг белән барды. Һәм менә шундый популяр вакытта Халидә Бигичева кинәт кенә иҗаттан китеп тә барды. Имеш-мимешләр дә шактый булды. Җырчының дин юлына басуы турындагы хәбәр дә таралды. Озакламый ул Казанга күчеп килде. Халидә Бигичеваның җырларын халык бүген дә тыңлый, сәхнәдә күрергә дә өметләнә.

– Халидә апа, халкыбызның «Су буйлап» җырын башкаручылар күп булган, хәзер дә бар. Ләкин сезнең башкаруда ул тамашачы күңеленә аерым бер моң белән кереп урнашты. Нигә шулай булды икән?

– Халыкка билгеле булганы өч куплеттан тора. Әнием миңа тагын ике куплетын өйрәтеп калдырды. Заманында аны мәшһүр җырчыларыбыз башкарды. Мин шул җыр белән үстем. Безнең Түбән Новгород якларында әлеге җырдан башка бер генә мәҗлес тә узмый. Канга сеңгән җыр ул минем өчен. Ләкин бервакыт ул ничектер онытылып торды, җырланмады. Концертларда халык озын көйләрне озак тыңлый алмый бит, пошына башлый. Бәлки шуңадыр. Мин аны репертуарыма керттем. Әни өйрәткән куплетларын да кушып җырлый башладым, җиде минутлык җыр килеп чыкты. Ә халык аңа сусаган икән. Икешәр-өчәр тапкыр сорап җырлата башладылар. Безнең «Изге ай» төркеме күп кенә онытылган җырларны кабат чыгаручы булды. Шуңа да «Су буйлап» җырын тамашачым минем башкаруда аерым бер ярату белән кабул итәдер. Хәзер бу җырны Сәйдә Мөхәммәтҗанова башкара. Мин «Су буйлап» җырының «Беренче канал»дан яңгыравына бик шат.

– Сезнең гаилә татар дөньясына ике танылган артистны бирде. Абыегыз  Хәйдәр Бигичев – тенор тавышлы кабатланмас шәхес. Ә мондый сәләт сезгә кемнәрдән күчә?

– Талант буыннарда ял итә, диләр. Бездә алай булмады. Әби-бабайларым да җырлаган. Газиз бабай җырласа, безнең авыл кырыендагы юлдан узып баручы атлылар, юлчылар туктап тыңлап торган. Рус кешеләре дә: «Не останавливайтесь, пойте», – дигәннәр. Моны ишеткән кешеләр сөйли. Әтиемнең әтисе Хәсән бабабыз җырлаганда, клубтагы тәрәзә пыялаларына кадәр яңгырап тора иде, дип сөйлиләр. Димәк, тавышы көчле булган. Ике яктан да бабаларыбыз сәләтле булган. Әти-әнинең дә тавышлары искиткеч иде. Без бит аңа игътибар да итмәгән, аңлап та бетермәгән. Шулай матур тавышлы булырга тиеш кебек тоелган. Әле дә хәтерлим: урамда уйнап йөрим, ачык тәрәзәдән шундый матур җыр ишетелә. Уйнавымнан туктап, йөгереп кереп, түгәрәк радионың тавышын көчәйтмәкче булам. Ә анда кемдер сөйли. Бу матур җыр кайдан ишетелә соң, дим. Мич арасында әнием: «Идел бит ул, киң бит ул», – дип җырлый-җырлый эш эшли. Әй, әни, син генә икәнсең бит, дип борылып чыгып киттем. Мин вакыт узгач кына аңладым. Әнинең моңы уйнап йөри торган яшь баланы туктатып, өйгә йөгереп керергә мәҗбүр иткән бит. Димәк, ул минем йөрәгемә тигән. Ике моңлы җырчы чыккан, дисез. Ул чакта берәр продюсер булса, сигез бала барысы да җырчы булыр иде. Һәрберебезнең тавышы әйтеп бетергесез. Безнең гаилә тарихын язучы шундый бер кеше булсын иде дим. Ләкин вакыт узган саен онытыла шул. Кеше исән чакта кадерен белмибез. Мин үзем моны элек авыррак кичерә идем. Хәзер миңа Аллаһ юлында булгач җиңелрәк.

– Балачакның иң кадерле мизгеле дип кайсы вакытны әйтер идегез?

– Иң кадерлесе – әнә шул сигезебез дә бергә булган вакыт. Һәр елыбыз. Минем ике олы абыем – яклаучыларым бар иде. Алар безне – кыз балаларны – мәктәптән үк саклый, яклый башлады. Без моны тоеп үстек. Миннән олырак Рәйхана апам миңа дөрес юлларны күрсәтте. Мин бик бәхетле. Без дус үстек. Безнең йорт намазлы иде. Сигез бала арасында өлкәннәр ничек намаз укырга өлгергәннәрдер? Намаз укыган урыннарын да хәтерлим. Безгә дә догаларны өйрәтеп калдырдылар. Балачакта без аларга концертлар куя идек. Башта әзерләнә идек. Әбиләрнең, әниләрнең озын күлмәкләрен киеп: «Хәзер сезнең каршыгызда халык артисты Хәйдәр Бигичев җырлый», – дип, чаршау артыннан чыгып әйтеп җырлый идек. Без бит бергә җыелсак, унике кеше булдык. Тамашачыбыз да күп булган бит. Кичләребез шулай уза иде. Хәзер уйлыйм: әби-бабай, әти-әни безгә ничек түзде икән? Без җырлаганны тыңларга күршеләр дә керә бит әле. Безнең киләчәгебез балачактан ук күренгән инде. Их, Хәйдәрнең җырлаганын, артист булганын Хәсән бабасы күрсә?! Ул аның иң яраткан оныгы иде. Менә шулай үстек без.

– Хәйдәр абыйның бүген нинди сүзләрен, киңәшләрен сагынып искә аласыз?

– Хәйдәр абыемның иҗаты әле бүген дә тиешенчә бәяләнмәгән. Ул һәр яктан: операмы, халык җырымы, романслармы, заманча җырлармы – барысында да иң югары ноктаны алды бит, югары дәрәҗәдә күрсәтте. Без дә шул дәрәҗәдән төшәргә тиеш түгел. Ул тере тавышка җырлады. Миңа Аллаһым шундый бәхет бирде, без концертларда бер мәйданда күрешә идек. «Мин үзем өчен каушамыйм, синең өчен каушап, борчылып торам», – дияр иде. Мин үз тавышым белән җырлаганга: «Молодец, туганым», – дип мактар иде. Аның тагын бер сүзе гел истә: «вакланма». Мин аның мәгънәсен тирән аңлыйм. Ул безнең өчен – Аллаһтан бүләк. Күңеле нечкә булды. Аңа бирелгән талант та, әйтәләр бит, йөз елга бер туа, дип. Шулай бит. Ә мин шундый талантлар тагын да тусын иде дим. Сәләтлеләр бар. Аларны кадерли белсеннәр, күтәрсеннәр иде.

– Хәйдәр Бигичевның исемен мәңгеләштерү өчен эш бара. Ә сезнең күңелдә нинди теләк, хыяллар яши?

– Авылыбыз Чүмбәлидә туган нигезебез – Хәйдәр яшәгән йорт бар. Менә шуны саклап каласы иде. Без хәзер биш хатын-кыз гына калдык. Үзебез генә булдыра алмыйбыз. Йортны тәртипкә китереп музей итәсе иде. Менә шунда кешеләр килеп йөрер иде. Ул ничек яшәгәнен күрерләр иде. Хәйдәребез безнең йөрәгебездә. Ә музей халык өчен, аның моңнарын ишетү,  истәлекләрен саклау өчен кирәк.

– Хәйдәр абый сезнең сәхнәгә чыгуны ничек кабул итте? Сез бит – урау юллар аша килгән җырчы.

– Бала үскәндә бар нәрсәне әби-бабасы, әти-әнисеннән сеңдерә, диләр бит. Җыр җырлау миңа гадәти күренеш кебек тоелган. Ә менә әбиемнең тукыманы җәеп салып, аннан халат, күлмәк тегүе мине шаккатыра иде. Ул ике авылга текте. Мин, аның машинасында курчакларыма киемнәр тегеп, күпме инәләрен сындырдым. Мин дә тегәргә өйрәнергә тиеш дигән уй күңелемә кереп калды. Мәктәптән соң Горькийга барып тегүчелеккә укыдым. Укуымны тагын дәвам итәргә куштылар. Тик мин авылны сагындым. Кайтып, үзебездәге комбинатка урнаштым. Авыл хатыннарын да тегәргә өйрәттем. Концертлар белән йөри башлагач та костюмнарымны үзем тектем. Шуңа да безнең төркем аерылып тора иде. Җырлау теләге күңелдә һәрвакыт бар иде. Мәскәүгә күчеп киткәч тә, үзешчән сәнгатькә йөри башладым. Русча җырладым. Мин «Хор Пятницкого»ны узган кеше бит. Бервакыт җитәкчем килде дә конкурска барырга кирәклеген әйтте. Ләкин русча җырлаганда да татар милизмнарын кушам икән, шуннан котылырга кирәк, имеш. Ә мин каршы киләм. Шулай итеп, конкурска бармаска булдым. Мин анда барсам профессиональ дәрәҗәдә русча гына җырлый башларга тиешлегемне аңлый идем. Белмим, дөрес эшләдемме, юкмы. Киттем һәм татар төркеменә эләктем. Ул вакытта Равилләрнең (Равил Кузнецов) төркеме «Ләйсән» дип атала иде. Алар барсы да уен коралларында әйбәт уйный, җырлары да матур. Безнең якларга концертлар белән чыгып киттек. Бик шаулап, бик тиз эшләп киттек. Бармаган төбәк калмады. Уренгойларга кадәр барып җиттек. Анда безне залларны тутырып, идәннәргә утырып елый-елый карыйлар иде. Аларның җырга-моңга сусаганын аңлый идем. Ераграк барган саен күренә ул. Ә Хәйдәр абыем сәхнәгә килүемне хуплады. Җырларымны ди иң беренче ул тыңлый иде.

– Популярлык сезне үзгәрттеме?

Юк. Мин сәхнәгә чыкканда Хәйдәр абыем инде танылган иде. Мин: «Абыем, зинһар, минем синең сеңлең икәнне беркемгә дә әйтмә», – дидем. Үземне үзем танытырга теләдем. Безнең төркем башта «Алтынай» булып йөрде. Кассеталар чыгарганда да «Алтынай» – Равил-Халидә» дип яза идек. Фамилиямне күрсәтәсем килмәде. Абыйсы аша гына чыккан дип әйтмәсеннәр, дидем. Хәйдәр абыем минем бу фикеремне хөрмәт итте.

– Сәхнәдән китүегез тамашачы өчен көтелмәгәнрәк булды. Сәбәбе нидә?

– 42 яшемдә бер туганыбыз үлде. Бу хәсрәтне әни кичерә алмады, 40 көннән соң аны паралич сукты. Бер елдан артык без аны аякка бастырырга тырыштык. Аннары Хәйдәр абыебыз китеп барды. Биш ел эчендә өч якын кешебезне югалттык. Озакламый табиблар, Рәйхана туганыма ярты ел гына яшәргә калды, дүртенче стадия яман шеш, диделәр. Аны шулкадәр яшәтәсебез килде. Бик күп операцияләр, химияләр кичерде. Шул вакытта Аллаһы Тәгаләм ничек минем башыма керткәндер, мин хаҗга барырга кирәк дип уйладым. Бу уй һич башымнан китмәде. Нишләп соң безгә 50 яшьне дә тутырырга язмаган, иртә китәләр? Аллаһ йортына барып ялварырга, дигән теләк туды. Миңа күпме гомер бирелгән, 60 мы, 70 ме – уртак бүлсен, туганыма бирсен, дидем. Мин әле намазда да түгел идем. Менә шундый ихлас теләкләр белән догалар өйрәнергә тотындым. Бу безнең шаулап-гөрләп концертлар куеп йөргән чак иде. Юлларым ачылды. Кыска гына вакыт эчендә намазга да бастым. Хаталарым булмасын дип, төгәл укырга өйрәндем. 40 көн хаҗ кылдым. Мине кайтканда танырлык түгел иде. Ябыктым. Укыган догаларымны Аллаһ кабул итәчәгенә ихластан ышандым. Тынычлык, рәхәтлек сиздем. Кайттым да, Рәйхана туганым: «Син хаҗда чагында минем күңелгә сәламәтләнәсең, бар да үтә дигән фикер керде. Мин моны аңлата алмыйм», – ди. Аннан соң ярты ел да, ике ел да үтте. Могҗиза бит инде. Мин бу юлга бастым, мин моннан чыкмыйм, дидем. Концертларга йөрү авыррак була башлады. Тирәнрәк төшеп аңлыйсың, тегесе дә, монысы да ярамый бит инде. Икеләнүләр булды, икегә өзелдем. Бар да кире кайтудан курыктым. Бизмәнгә куйсаң, кайсы кадерлерәк: җырларыңмы, әллә туганыңның гомереме? Бу 2011 ел иде. Шуннан соң 2018 елда без хаҗга туганым белән бергә бардык. Ул, үзе барып, Аллаһка рәхмәтләрен әйтте. Хәзер үзе дә намазда, уразаларын калдырмый. Табиблар шакката. «Нишлисең син? Нәрсәләр эшләдең, әйдә, сөйлә», – диләр. «Минем өчен бик күп дога кылдылар», – дип җавап бирә икән.

– Сез бүген Казанда яшисез. Барыбер үз тамашачыларыгызны җыеп, матур бер концерт оештыру кирәктер. Тавышыгыз гаҗәеп бит, сезне сагыналар.

– Минем уемда бар ул. Пандемия дә планнарымны җимерде. Башка андый авырулар булмасын иде. Үзем дә бик каты авырдым. Халкым белән матур итеп сәхнәдән саубуллашу, рәхмәтләремне әйтү хыялым бар. Безне тыңлаучы, безгә дәрәҗә бирүче һәм безне хөрмәт итүче тамашачыдан башка без беркем түгел. Минем җырларымны тыңлап, миңа шундый матур теләкләр язалар. Мин шулар белән яшим. Бу – зур дәрәҗә. Ләкин хәзергә мин концерт куя алмыйм. Илебездә тынычлык урнашсын, аннары сәхнәне яңгыратып, концерт куярбыз. Егетләребез кайтсын, аларны әти-әниләре каршы алсын иде. Алар безнең тынычлыгыбыз өчен гомерләрен бизмәнгә куя. Аллаһым, очрашырга насыйп итсен.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре