Суытты! Синоптиклар фаразына ышансаң, бу атнада республикада төнлә термометр баганасы 2 градус җылыга кадәр төшәргә мөмкин. Явым-төшемнәр турында да кисәткәннәр. Җылы кием-салым, юрганнарны чыгарырга вакыт. Җылы бирү сезоны да башланды инде. Кышны кайчан көтәргә?
Кояшлы, алтын сары яфраклы көзгә ияләнеп кенә беттек дигәндә, табигать октябрь уртасы икәнен искә төшерде: көннәр суытты, көндез дә, төнлә дә пыскак яңгыр ява. Татарстан гидрометеоүзәге мәгълүматларына караганда, бу атна ахырында республикада термометр баганасы көндез күп дигәндә 8–10 градус җылы күрсәтәчәк. Яңгыр явачак. Төнлә исә һава торышы 2 градуска кадәр төшәргә мөмкин. Татарстанның Актаныш районында дүшәмбегә каршы төндә кар да яуган инде әнә. Социаль челтәрләрдә шул хактагы видео таралды. Хәер, атна башында беренче кар Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә дә яуды. Гаҗәпләнәсе түгел. Метеоролог Юрий Переведенцев әйтүенчә, һава торышын күпьеллык күзәтүләрдән күренгәнчә, ил төбәкләрендә беренче кар 14 октябрьдән соң ява башлый. Ә 30 октябрь – 2 ноябрь тирәсендә һава температурасы 0 градус чигеннән узарга тиеш.
Быелгы кыштан нәрсә көтәргә? Синоптиклар сүзенә ышансаң, ул былтыргысыннан салкынрак булачак. Аерым алганда, Идел буе, Үзәк һәм Урал федераль округларның төньяк өлешендә, шулай ук Төньяк-Көнбатыш федераль округында суыкларга әзер торырга киңәш иткәннәр. Ә менә март, киресенчә, узган елгысыннан да җылырак булачак дип көтелә. Бу урында шуны да искәртик: былтыр кыш чагыштырмача җылы булды. Гыйнварда, мәсәлән, республикада уртача һава температурасы –6...–4 градус (климатик нормадан 5...7 градуска югарырак) тәшкил итте.
Быел Татарстанда җылы бирү сезоны 26 сентябрьдә башланды. «Барлыгы 3 мең 63 котельный һәм 18 мең 65 күпфатирлы йорт тиешле паспорт алды», – дип хисап тоттылар ул вакытта Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында узган киңәшмәдә. Бер рәхәтнең бер михнәте була, дигәндәй, торбалар кайнарлану белән торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазьләре дә кыйммәтләнә.
– Җылы бирелә башлаган көннең киләсе аенда алган счет-фактура кәгазендә җылылык өчен түләү юлы барлыкка килә. Узган айда тотылган энергия өчен исәп-хисап ясала. Гомуми исәпләгечләр булмаган йортларда яшәүчеләр җылылык сезоны дәвам иткән сигез айны исәпкә алып, алдан билгеләнгән нормативлар буенча түләячәкләр, – дип искә төшерде Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетының гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү бүлеге җитәкчесе Дмитрий Романов.
Бу урында шуны да искәртик: быел коммуналь хезмәтләр өчен исәп-хисап яңа тарифлар буенча ясалачак, димәк, чыгымнар артачак. 2025 елның 1 июленнән республикада бәяләр уртача 17,5 процентка артты.
Милек хуҗаларына сентябрь өчен счет-фактура килде инде. Җылылык бирү сезонына айның «койрыгы» гына эләккәнгәме, әллә исәп-хисап ясап өлгермәгәннәрме, артык үзгәреш сизелми. Мәсәлән, Казанның Җиңү проспектында урнашкан 72 квадрат метрлы өч бүлмәле фатирга сентябрьдә җылылык өчен 7 сум 40 тиен түләү язганнар.
Балтач районының Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев фикеренчә, быел рәхәт көз килде.
– Ел фасылы бик матур. Әбиләр чуагы ике тапкыр булды, диючеләр дә бар. Тик сентябрь башындагы кояшлы көннәр җәйнең азагы гына иде әле ул. Быелгы кебек көз 1990 нчы елларда булган иде. Әбиләр чуагы озаклады. Бу атнадан исә чын көзгә кердек. Яфраклар саргайды, тиздән коелып бетәчәкләр. Быел күчмә кошлар иртәрәк китте. Кара каргалар 4 октябрь көнне, җыелышып, авыл өстендә очтылар да китеп бардылар. Гадәттә 14 октябрь тирәләрендә генә юлга кузгалалар иде. Шунысы да бар: бөтенесе берьюлы китмәделәр. Авыл тирәсендә кара каргалар күренгәли әле. Хәер, килгәндә дә шулай килде алар. Авылда песнәкләр дә күренә башлады. Димәк, кыш та озак көттермәс, – ди ул.
Аның әйтүенчә, быелгы кыштан куркасы юк. «Хәтерләсәгез, былтыр кыш бик җылы булды. Минем мондый хәлне күргәнем юк иде әле. Иң салкын көн дигәндә дә, декабрьдә термометр баганасы 23 градус салкын күрсәтте. Гыйнварда суыклар гомумән дә булмады. Яуган кар шунда ук эреп бетеп барды. Менә шул былтыргы кыш белән чагыштырганда, быел уртача кыш киләчәк дип көтәм. Декабрьдә үк зәмһәрир суыклар булып алырга мөмкин. Кошларның иртә китүе шуңа ишарәли», – ди халык синоптигы.
Октябрьгә халык сынамышлары
14 октябрь – Покрау. Ул нинди, ел шундый.
15 октябрьдә көн яңгырлы икән, кыш суык килер. Җил көньяктан иссә, кыш җылы булыр.
17 октябрьдә җил тынса, көннәр суытыр.
24 октябрьдә иртән кар очса, кыш суык килер.
27 октябрьдә аякка иярерлек пычрак икән, дүрт атнадан чын кыш килер.
28 октябрьдә аяз күктә ай зур алкалар белән киртәләнсә – суыкларга.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез