“Резервистларның контракниклардан төп аермасы шунда: алар резервта булуны төп эш урынында эшләү белән бергә “бәйли”. Резервист хәрби хезмәткәр булып тормый, ул “тыныч” кешенең барлык хокукларына ия. Резервистлар – элек Кораллы көчләрдә яки башка көч структураларында хезмәт итеп, резервта булу турында үз теләге белән контрактка кул куйган кешеләр”, – дип аңлатып үткән Эдуард Тимербулатов.
Аның әйтүенчә, резервистларны җыйганда, шәхси сак предприятиеләре (ЧОП) хезмәткәрләренә, казаклар һәм хәрби тәҗрибәгә ия булганнарга өстенлек бирелә.
“Резервистлар юридик яктан хәрби хезмәткәрләргә тигезләштерелә. Хезмәт вакытында тулысынча җаваплылык тота алсыннар өчен кирәк бу. Шул ук вакытта алар хәрби хезмәткәр булып тормый, шуңа күрә резервистларны махсус хәрби операция зонасына җибәрергә беркемнең дә хокукы юк. Ягъни бернинди мобилизация турында да сүз бармый. Барысы да ихтыярый рәвештә эшләнә. Әйтергә кирәк, СВО һәм башка хәрби хәрәкәтләр ветераннары еш кына резервистларга әйләнә”, – дип өстәгән ул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез