Хат ташучы Асия Миңнебаева: "Элек почта авылны берләштереп тора иде"

Чистай районының Татар Баганалысы авылына килеп чыккач, Асия апа Миңнебаева белән серләребез бигрәк тә туры килде. Сәбәбе дә бар. Ул шушы авылда гомере буена почтада эшләгән. Миңа да бу һөнәр бик таныш. Мәктәптә укыган елларда, әниебезгә булышып, урам буенча зур почта сумкасы күтәреп йөргән чаклар күп булды.

Элек ничек иде?

Мәктәпне тәмамлагач, Чистай педучилищесына керергә талпынып карый әле Асия апа. Тик үтә алмый. Аның каравы, авылда эш килеп чыга: газета-журналлар  тарата башлый. Берничә елдан почта начальнигы да булып куя.

– Безнең заманда эшләргә авыр иде, – дип искә ала ул. – Почтаны зур юлда калдырып китәләр иде. Посылкаларга кадәр шуннан җилкәгә күтәреп ташыдык. Кайчагында, бигрәк тә бәйрәм вакытларында көненә 30–40ар була иде. Авылдан да күп җибәрделәр. Шәһәрдәге туганнарына ит, бәрәңгеләргә кадәр салдылар. Газета-журналларның күплеген әйтеп тә тормыйм инде. Икешәр-өчәр сумка тутырып чыга идек. Бер гаиләгә 3–4 басмадан да ким килмәде бит ул чакта. Халык укып та карады инде. Бәйрәмнәргә җибәрелгән открыткаларның күплеге тагын! Яңа ел, 8 Март көннәрендә шуларны тарату үзенә бер күңелле була торган иде. И-и, халык көтеп ала иде дә инде шул котлауларны. Матур сүзләрне, менә шулай язган бит дип, укып-укып күрсәтәләр иде. Бер ялгансыз әйтәм, ул вакытта почта авылны берләштереп тора иде.

Беләм инде, Асия апаның әле сөйләми калдырган сүзләре дә бихисап. Бигрәк тә ураза вакытларында посылкаларны зур чанага салып, өй борынча төннәр буе тарата идек без. Болай озакка калуның сәбәбе дә бар. Юл хакы дип, әби-бабайлар посылка ачканны көттереп торалар да, чәй эчәрсез дип, кулга  кәнфит-печенье тоттырып чыгаралар иде. «Сездә дә шундый хәлләр бар идеме?» – дип сорыйм Асия ападан. Елмаеп кына куя. Булган инде, димәк. Соң, безнең татар әби-бабайларның кунакчыллыгына чикләр бармыни?

Әби-бабайларга хат ташучы бик кирәк иде шул ул вакытларда. Өй тутырып үскән балалар таралышып беткән. Кайсы көньякта, кайсы төньякта дигәндәй, хатлар күп килә. Кем юньләп укый белми, кемнең күзе күрми: укып бирәсең инде, әле ахырында, хатны укып биргән кешегә рәхмәт, дигән сүзләр дә була торган иде.

Шуңа күрә хат ташучының сер сыйдыра, күп сөйләшми торганы, итагатьлесе кирәк иде авылда. Асия апаны да нәкъ менә шундый дип мактадылар. Хөкүмәт тә бәяләгән аның эшен. Күкрәгенә «Коммунистик хезмәт ударнигы» билгесен таккан. Мактау кәгазьләре дә бихисап.

Әмма, әйтергә кирәк, шул ук вакытта теләсә кайсы хат ташучы күңелсез хәлләрне дә исенә төшерә ала. Татар Баганалысында да бервакыт шулай семинар кебек чара уза. Шул көнне төнлә белән почтаны басалар. Югалган әйберләрнең суммасы уртача өч айлык хезмәт хакына тигез була. Өч ай бушлай эшли Асия апа. «Яртысын гына алып калыгыз инде, зинһар», – дип ялынып, районга бара. Әмма риза булмыйлар, ишетмәмешкә салышалар. Туксанынчы елларда поездларда посылкалар ачу «мода»га кереп киткән иде. Ул хәлләрне дә искә төшердек. Хат ташучыларга бер гаепсезгә күпме авылдашларының каргышын тыңларга туры килде бит ул вакытларда. Асия апа үзе беркемне дә гаепләми, үпкә тотмый. «Еладым-еладым да беркая да бармадым. Кулыннан тотмаган каракны карак дип әйтеп булмый инде, үз авылың бит», – дип кенә куйды.

Шушы авылда туып-үскән Асия апа, механизатор булып эшләүче Фәрит исемле егет белән тормыш  корган, биш бала үстергәннәр.  2004 елда лаеклы ялга чыккан. Аңа карап кына эштән туктамаган. Дөрес, урам буйлап хат өләшеп йөрми инде. Әмма мәдәният йортында иң актив ветераннарның берсе. «Кызлар чакырса, хәзер килеп җитәм, җырлыйбыз да, биибез дә, чигәбез дә, бәйлибез дә», – ди үзе дә. Уңышлары да юк түгел: «Җәлил укулары» бәйгесендә районда икенче урынны алып кайткан. Авылда бер генә бәйрәм дә аннан башка үтми. Гаиләсендә дә бик кирәкле кеше әле Асия апа. Кызы Ясминәнең ире баласы туганчы ук вафат булган. Шуңа күрә оныгы Солтан күбрәк әбисе янында. Тагын бер кызы Ләйсән дә ерак китмәгән, Чистайда эшли. Гел аралашып, ярдәмләшеп торалар.

Хәзер ничек?

Сүзебез һаман шул почта эшчәнлеге турында инде.

– Хәзер үзенә бер авыр, – дип башлады сүзен Асия апа, – газета-журналларга яздырып булмый. Күбесе программа өчен генә языла. Телевизор карауны өстенрәк күрәләр. «Газета яздырып укыгыз. Бик әйбәт нәрсәләр бар бит», – дип әйткәләгәнем бар. «Яңалыкларны карарга телефон бар бит хәзер. Газетаны барыбер бик соңарып китерәләр», – диләр. Монысы да дөрес. Әмма эш анда гына да түгел. Авыл бик картайды. Беренче чиратта яшьләрне авылда калдыру чарасын эзләргә иде. Моның өчен эш урыннары булдыру кирәк. Хәзер күбесе Чистайга йөреп эшли үзе. Ул да бик ышанычлы түгел бит. Авылда яшьләр калса, тормыш рәтләнеп китәр, газета укучылар да табылыр кебек.

Ничек кенә булмасын, авыл кешеләренең мул тормышта яшәгәненә сөенә Асия апа. Эш юк дип кайгырып ятмыйлар: күп итеп терлек-туар асрыйлар. Кибет тотучы, терлек, кош-корт асраучы эшмәкәрләре дә бар. Инвесторлар, җир мәйданына карап, игенен дә китерә, Өлкәннәр көненә бүләген дә биргән икән.

Бүләк дигәннән, почта системасына бу җәһәттән үпкә белдереп алды Асия апа. «Ничә еллар эшләп, искә алучы да юк. Бик күңелсез булды, – ди. – Нишлисең инде, почта бик үзгәрде бит хәзер. Бар белгәннәре – товар саттыру, акча эшләтү. Акча турында гына уйланган җирдә халык мәнфәгатьләрен кайгырту юктыр инде ул. Товарны пенсия белән китереп бирәләр. Бер яктан яхшы да инде ул. Үземә кирәклеләрен мин дә алып калам. Яхшы түгел бит. Хат ташучылар үзебезнеке. Аларга да план бирәләр. Планны үтәсәң генә премия аласың. Халык арасында риза булмаганнары да очрый, әлбәттә. Яраксыз товар калдыргансың дип, кире илтеп бирүчеләр дә бар. Шулай итеп, хат ташучыларның кайгысы да, баш бәласе дә товар сату булып калды. Мин йөрим инде, хәзер элмә тактаны «почта-кибет» дип язарга кирәк дип. Шаяртып кына әйткән булам, әмма дөресе шул бит». Ни кызганыч, Асия апаның сүзләре белән килешмичә булмый шул.

Фәния Әхмәтҗанова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фәния Әхмәтҗанова Асия Миңнебаева

Көн хәбәре