Хәтер

Озак еллар буе күрешмәгән дуслар белән очрашу күңелне кузгатмый калмый инде ул. Кайчак бер-береңне танымый да торасың, танысаң да, танымагандай кыланасың. Беркөнне сабакташым белән шундыйрак хәл булды. Мәктәптә бергә укыган идек. Танымагандай кыланмадык үзе, шулай да бер-беребезгә шикләнебрәк карап тордык. Ул: «О-о... скүлке лет, скүлке зим!» – дип кулларын сузды да, аннан соң: «Карале, кем, ни... исемеңне оныттым», – диде.

– Риман, – мәйтәм.

– Ну, кәнишне, Риман инде, тагын кем булсын?! Андый исем тирә-якта юк иде бит. Хәлләр ничек соң?

– Әйбәт кенә әле, менә сине күргәч, тагын да әйбәтләнде.

– Ә менә минем хәтер начарланды бит, малай. Беркөнне теш протезымны өйдә онытып калдырганмын. Урамга чыккач нәрсәнедер оныттым кебек тоелды үзе, тик нәрсәне онытканымны оныттым. Бер дус янына барыш иде. Очрашу хөрмәтенә бераз тотып куйыйк, дип өстәл янына утыргач кына тешсез икәнем искә төште.

– Аракыга теш кирәкми бит инде ул.

– Анысы шулай, кем, ни...

– Риман.

– Да-да, Риман. Син гәҗиттә эшлисең бугай бит. Язганнарыңны укыштырам. Берсендә хатыннар турында язган идең, көлә-көлә эчләр катып беткән иде.

– Эч катырырлык ни яздым икән соң?

– Әллә тагын, оныттым инде. Ну шәп язган идең, әле дусларга да сөйләп йөрдем, көлә-көлә эчләре катып беткән иде. Кайчак юк-бар нәрсә онытыла шул. Например, кайчакта хатынга башка исем белән дәшкәлим. Бер көнне... кем, ни...

– Риман.

– Юк, синең турында түгел, хатын турында сүз бара. Ялгыш аңа: «Рәхимә!» – дип эндәштем. Ә Рәхимә – минем беренче хатын иде. Икенчесе – Саимә исемле, хәзергесе – Фәнүзә. Фәнүзә бәгырькәем үпкәләми тагын: «Хәтер капчыгың тишелеп беткән, сиңа әйттең ни, әйтмәдең ни, бесполезно», – ди. Менә шулай матур гына яшәп ятабыз, кем, ни..

– Риман.

– Да, да... Менә шул, өченче мәртәбә өйләнгәч, дуслар: «Гел хатын аласың да, хатын аласың, алар бөтенесе дә бер бит инде», – диделәр. «Юк, – мәйтәм, – берсеннән-берсе хуже».

Дустым кеткелдәп көлгән була, аңа мин дә кушылам. Дустымның тагын да күңеле була. «Исемнәрне бутау – мәхәббәт саташтыруы инде ул», – ди. Мин дустымның исемен хәтерлим, «Хөрмәт» исемле ул, мәктәптә укыганда «Хөрми» дип кенә эндәштек, әле кайберәүләр: «Хөрми сер бирми», – дип тә өстиләр иде.

Саубуллашыр алдыннан ул: «Кем, ни... безгә дә килгәлә!» – диде.

– Адресың ничек соң?

– Кара әле, онытып җибәрдем бит, ну болай кайта беләм.

Мин сүзсез калдым. Исемемне кат-кат сорап тилмертсә дә, адресын «онытса» да, кайбер нәрсәләр турында үзеннән чыгарып, бераз ялган өстәп сөйләсә дә, үпкәләмәдем мин аңа. Чөнки ул чыннан да шактый ук дәрәҗәдә хәтерсез иде. Иң яманы хәтер бетү түгел, ә хәтерсез булып кылану, күзгә карап ялганлау. Быел Җиңүгә сиксән ел тулуны бәйрәм итәргә әзерләнгәндә, без олы бер ялган ишеттек. Баксаң, фашизмны җиңүгә СССР түгел, ә Америка иң зур өлеш керткән икән бит! Бу ил 200 мең тирәсе кешесен югалткан, ә Җиңү хакына 27 миллион кешесен корбан иткән СССР сугышны, нигездә, читтән карап торган булып чыга. Тарихны яңадан язу, башны юләргә салып, хәтерсез булып кылану белән бер. Андыйлар Хөрми дусның кисеп ташлаган тырнагына да тормыйдыр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Җиңүнең 80 еллыгы "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы" сугыш ветераннарына Бөек Ватан сугышын Ватанны саклаучылар елында Год защитника Отечества "80-летие Победы "Ватанны саклаучылар елының" СВО

Көн хәбәре