Хатын-кыз көрәше гүзәл затның дәрәҗәсен күтәрүме, әллә түбәнсетүме?

Сабан туеның төп вакыйгасы – хатын-кыз көрәше! Чүпрәле районындагы Кече Чынлы авылында буласы бәйрәмгә әнә шулай чакыралар. Хатын-кызны бил алыштырып тамаша ясаучылар башка авылларда да бар. Ният нинди: гүзәл затларның көчен ачыклаумы, әллә ир-ат белән тигезлеген күрсәтүме? Дәрәҗәсен күтәрүме, әллә киресенчә түбәнсетүме? Ярый белән ярамыйның чиге кайда?

Бу хәбәрне ишеткәч, иң элек «Цильна» хуҗалыгы җитәкчесе Барис Гафуровка шалтыраттык. Дөрес икән.

– Без инде өченче ел рәттән хатын-кызлар көрәше оештырабыз. Өч ел элек Сабан туена Фирдүс Тямаев килгән иде. «Хатын-кызлар көрәшәме?» – дип сорады. «Әйдә, көрәштереп карыйк», – дидек. Шуннан башланды инде. Быел зур бүләкләр вәгъдә иттек. Баш батырга 100 мең сум, һәр катнашучыга 10ар мең сум бирергә ниятләп торабыз. Казаннан, да, Ульяннан да килергә җыеналар дип ишеттек, – диде ул. – Әйе, каршы чыгучылар да бар. «Алладан курыкмыйсыңмы?» – дип сорыйлар. Соң, җәмәгать, көрәш буенча, бокс буенча хатын-кызлар арасында дөнья чемпионатлары уза. Халыкка да бик ошый.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев фикеренчә, хатын-кыз көрәше иң көчле гүзәл затны ачыклаудан бигрәк, мәйданга җыелган халыкның күңелен күтәрә.

– Хәзер бит Сабан туйларында халыкны мәйдан уртасына чыгарып уйнатып та булмый. Утырып кына торасылары килә. Берсендә әзрәк күңелле булсын дип, уйнап кына: «Хатын-кызлар көрәше була», – дидем. Кызык ясыйсы килде. Шундук теләк белдерүчеләр табылды. Тиз арада авыл советы рәисе бүләккә акча да тапты. Ир-ат көрәше кебек булмады инде ул. Үзенә күрә бер уен кебек кенә, – дип сөйләде безгә җырчы. – Кече Чынлыга баргач, Барис Аппау улына, әйдә, хатын-кызлар көрәштерәбез, дидем. Шулай башланып киткән иде ул. Әмма шунысы да бар: хатын-кызлар көрәшкә алдан әзерләнеп, махсус киенеп килергә тиеш дип саныйм. Күлмәк киеп көрәшергә чыгу дөрес түгел. Безнең халыкка килешми, дисезме? Ә нигә бил алышмаска? Хатыным Резеда көрәшәм дисә, сөенәм генә. Туганнарым катнашса, мин аларга үземнән бүләкнең саллысын бирер идем әле. Бу бит – горурлык!

Гадәттә, ир-ат көрәшчеләр хатын-кызның бил алышуын хупламый. Һәрхәлдә, татар көрәшендә аларга урын юк дип саныйлар. Әмма заманалар үзгәрә, күрәсең. Хәзер башка фикер әйтүчеләр дә бар. Танылган көрәшче, Чаллы көрәш федерациясе башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Хисмәтуллин гүзәл затларның Сабан туе мәйданына чыгуына каршы түгел.

– Ә нигә көрәшмәскә тиеш әле хатын-кызлар? Традицияләргә каршы килә, гореф-гадәтләрдә юк дип кенә тыеп булмый бит инде. Алар арасында да татарча көрәшне җаны-тәне белән яратучылар, аңлаучылар бар. Сабан туйларында гүзәл затларның бил алышканын күргәнем бар. Кемдер ямьсез тамаша дисә дә, араларында бик матур алым күрсәтүчеләр бар. Нигә аларны читкә кагарга? Телиләр икән, көрәшсеннәр.

Татар көрәшенең иң данлыклы батырларыннан берсе, Теләче егете Раил Нургалиевның да күңеле киң булып чыкты.

– Көрәшәселәре килә икән, көрәшәләр инде. Мин моңа уңай карыйм, – диде ул. – Профессиональ спорт аңлашыла, әлбәттә. Анда барысы да бик җитди. Ә Сабан туйларында аларны кызык өчен көрәштерәләр. Безнең онытылып күңел ача торган бер бәйрәмебез инде ул. Рәхәтләсеннәр көрәшеп, тик имгәнә генә күрмәсеннәр.

Яшьләр аңлашыла. Ир-ат белән хатын-кызның тигезлеге турындагы сүзләрне күп ишеттерәләр бит соңгы елларда. Чикләр юыла, карашлар үзгәрә, тәртипләр югала. Легендар батыр, бүген Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов әйтүенчә, ир-ат халкы хатын-кызга болай да эшне күп такты инде. Инде көрәшә дә башласалар, ни булыр?

– Спортзалда көрәш белән шөгыльләнгән хатын-кызны кабул итәм әле мин. Ә Сабан туйларында бил алышканнарын берничек аңлый алмыйм. Без гореф-гадәтләрдә хатын-кызның миссиясе билгеле: алар өй җылысын саклый. Күргән бар көрәшкәннәрен, әмма безнең якларда түгел, кабат күрәсе дә килми, – ди ул. – Көч сынашу – ир-ат эше. Ә хатын-кызлар, үз эшләрендә, әйтик, токмач кисүдә ярышсыннар. Ир-атлар хатын-кызларны алардан көлү өчен көрәштерә, дисезме? Көлү түгелдер. Миңа калса, замана артыннан куу бу. Хатын-кыз кулына күп эшне тапшырдык инде. Хәзер көрәшне дә бирсәк, безгә нәрсә кала?

Танылган тренер Фәрит Шәйхетдинов шул фикердә.

– Хатын-кыз көрәшергә тиеш түгел инде. Аның башка эшләре дә җитәрлек. Сабан туен бозып, теләсә нинди кием белән чыгып, кеше көлдереп йөрү килешми гүзәл затларга, – ди ул. – Көрәш ул уен түгел. Мәйданга чыгып имгәнергә дә мөмкиннәр. Кемнеңдер хатыны, кызы, әнисе бит алар. Хатын-кызлар безгә сау-сәламәт килеш өйдә кирәк.

Белгеч фикере

Анастасия Яковлева, РКБ табиб-терапевты

– Көрәшче хатын-кызларның «Көрәш – хатын-кыз эше түгел ул» дигән сүзләргә бөтенләй исе китми. Алар белән аралашкан кеше буларак әйтәм моны. Тик көрәшнең таләпләре, физиологик яктан карасаң да, рухи якны алсаң да, хатын-кызларга туры килеп бетми. Рухи як аңлашыла инде: син бөтен кеше алдында шундый кискен көрәштә көндәшеңне җиңәргә тиеш. Шуның өстенә көрәшнең сәламәтлеккә зыяны да зур. Татар көрәшенең имгәнү куркынычы иң зур булган спорт төре булуын онытмаска кирәк. Әйтик, егылган вакытта күп кенә бәрелүләр күкрәк турына туры килә. Бу исә хәтта яман шеш барлыкка килүнең бер сәбәбе була ала. Аннан соң, безнең статистика буенча хатын-кызлар тизрәк һәм ешрак имгәнә. Буыннарның сыгылмалы булуына карамастан, хатын-кызларның мускуллары көчсезрәк була. Шуның аркасында имгәнү куркынычы бермә-бер арта. Моннан тыш, татар көрәшендә көндәшеңне күтәреп салырга кирәк бит. Бу хәтта ир-атлар өчен шактый авыр бирелә. Көрәшкән очракта да, алдан бик ныклап әзерләнергә, җылынырга, организмны тулысынча ияләштерергә кирәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре