Соңгы биш елда тәүге тапкыр күзәтелә торган хәл: хатын-кызлар ир-атларга караганда эшне тизрәк таба башлаган. Белгечләр әйтүенчә, 2020 елда пандемия башлангач, шәфкать туташларына һәм читтән торып эшләүчеләргә ихтыяҗ арткан. Шуңа күрә гүзәл затлар эшне җиңелрәк тапканнар. Ә бүген хатын-кызларны кайда көтәләр?
Росстат хәбәр итүенчә, 2025 елның июнендә илдә эш эзләүче хатын-кызларга үз урынын табу өчен уртача биш ай да өч көн кирәк. Ир-атлар белән чагыштырганда, дүрт көнгә тизрәк икән бу. Әле бер ел элек кенә аерма көчле затлар файдасына биш айга – алты ай тәшкил иткән, дип тә исәпләп чыгарганнар Росстатта. «2020 елда да гүзәл затларга эшкә урнашуны пандемия тизләтте», – ди хезмәт базары белгечләре. Чөнки илдә шәфкать туташларына һәм читтән торып эшләргә әзер булучыларга ихтыяҗ арткан. Мондый эшләргә күбрәк яшь туташлар ризалашкан.
– Бүген исә вазгыять үзгә: кадрлар кытлыгы (ил күләмендә эшсезлек дәрәҗәсе – 2,2, Татарстанда – 0,15 процент) аркасында, эш бирүчеләр декретка китү ихтималы булган хатын-кызларга таба борылып карарга мәҗбүр, – ди Россия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты профессоры Юлия Долженкова. – Мәсьәләнең тагын бер ягы исә акчага бәйле. Хатын-кызлар азрак хезмәт хакы алып эшләргә дә риза. Чөнки эшне гаилә мәшәкатьләре белән яраклаштырырга телиләр.
Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, бүген гүзәл затлар социаль тармак, мәдәният, белем бирү, сәламәтлек саклау, сәүдә, кунакханә бизнесы кебек өлкәләрдә хезмәт итә. Ә анда хезмәт хаклары болай да зур түгел.
Росстатка ышансаң, бу елның маенда Татарстанда уртача хезмәт хакы 89,2 мең сум тәшкил иткән. Узган елга караганда, уртача айлык акча 20 процентка күбрәк.
Казанда эш табарга ярдәм итә торган шәхси оешмаларның берсендә эшләүче Аделина Мусина әйтүенчә, аларга мөрәҗәгать итүчеләр арасында уңайлы эш шартлары белән кызыксынучылар күбрәк.
– Нәкъ менә үз белгечлеге буенча эш эзләүчеләр аз. Кешене күбрәк уңайлы эш графигы, эшнең урнашу урыны, хезмәт хакын бүлеп алу мөмкинлеге, коллективның яшь булуы кебек шартлар кызыксындыра. Югары хезмәт хакы турында әйтеп тормыйм инде, анысы һәркемгә кирәк. Тагын шунысы да бар: бүген эшне озак вакытка дип эзләмиләр, – ди белгеч.
Моны саннар да раслый: «Авито» хезмәте аналитиклары исәпләп чыгарганча, Татарстанда соңгы бер елда вакытлыча эш эзләүчеләр саны 31 процентка арткан. Әлеге күрсәткеч буенча без – ил күләмендә өченче урында. Республикада вакытлыча эшчеләр күбрәк складта товарлар төрүче, аларны тартмаларга тутыручы, курьер һәм машина йөртүче булып эшли. Уртача хезмәт хакы – 40–80 мең сум.
– Мәктәп, балалар бакчалары кебек нигездә хатын-кызлардан гына торган коллективларда хезмәткәрләр гел кирәк. Чөнки яшьләр бу эштә озак тоткарланмый. Киләләр дә, югары хезмәт хакына кызыгып, китеп тә баралар. Акчалы җирдә – ир-атка, кирәкле җирдә – хатын-кызга ихтыяҗ зур, – ди Казандагы балалар бакчаларының берсендә мөдир булып эшләүче Гөлия Фәтхуллова.
Хатын-кызлар файдасына тагын бер сан: соңы ун елда беренче тапкыр Россиядә хатын-кызларның уртача пенсиясе ир-атларныкыннан артып киткән. Күпкә түгел, аерма нибары 200 сум чамасы тәшкил итә. Россия Социаль фонды белгечләре әйтүенчә, бу – ир-атлар арасында хезмәт хакын «конверт»та алучылар күбрәк булуга бәйле.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез