Газетага язылу

Хатын-кызлар күбрәк алдана: мошенниклар татарстанлыларның 15 миллиардка якын акчаларын урлаган

Татарстанда яшәүчеләр колл-үзәкләрдәге эшкә кызыга, акчага симбокслар урнаштыра һәм үз исемнәренә сим-карталар теркәп сата. 2026 елның ун аенда республикада мәгълүмат технологияләрен кулланып, 13 меңгә якын җинаять кылынган.

Хатын-кызлар күбрәк алдана: мошенниклар татарстанлыларның 15 миллиардка якын акчаларын урлаган
Фото: ясалма фәһем

Бу узган ел белән чагыштырганда 40 процентка кимрәк. Банклар үз клиентларының 3,7 трлн сум акчасын саклап кала алган.

Алданучылар

Шуңа да карамастан, банк клиентларының 14,7 млрд сум акчасын урлаганнар, 954,4 мең законсыз операция теркәлгән. Татарстанда хатын-кызларны ешрак алдыйлар. Иң еш зыян күрүчеләр – 18 дән 49 яшькә кадәрге кешеләр. Узган ел 60 яшьтән өлкәнрәк гражданнар зыян күрүчеләрнең якынча 26 процентын тәшкил итсә, быел пенсионерлар өлеше 17 процентка гына калган. Шулай итеп алданучылар яшәрә бара.

Татарстан Милли банкының бүлекчә идарәчесе урынбасары Нурания Хәйруллина сөйләвенчә, 460 мең кеше катнашкан сораштыру нәтиҗәләре буенча, Россия Банкы мошенникларның хәйләләренә еш очрый торган кешеләрнең гомуми сыйфатларын билгеләгән. Шулай итеп корбаннар портреты булдырылган.

Беренчесе – «гел каядыр ашыгучы эшлекле кеше». Кырыгалдарлар тозагына эләгүчеләрнең 39 проценты шушы төркемгә керә. Алар җинаятьчеләрдән килгән хәбәрне тикшереп карамаулары аркасында зыян күрә. Икенче төркем – «үзләренә ышанган яшьләр». Алар зыян күрүчеләрнең 22 процентын тәшкил итә. Моңа 14 яшьтән зуррак мәктәп балалары, студентлар керә. Алданучыларның тагын бер төркеме – 55 яшьтән өлкәнрәк гражданнар. Бу еш кына керемнәре түбән булган, авыл җирендә яки зур булмаган шәһәрләрдә яшәүче пенсионерлар. Мошенниклар өлкәннәрнең аралашуга сусавыннан файдалана. Дүртенчесе – алдакчылар ятьмәсенә ялгыш килеп эләгүчеләр. Аларның акчаларын телефоннарына вирус кертеп, банк кушымталарына хуҗа булып урлыйлар. Бишенче төркемдә исә – кредитлар тозагында булучылар. Аларга яңа бурыч алып, элеккесен ябарга тәкъдим итәләр.

– Кызганыч, киберҗинаятьчелек тиз үсә. Яңа технологияләр – ясалма фәһем, биометрия, дистанцион сервислар бер үк вакытта финанс базарын үстерү өчен мөмкинлекләр булып торса, икенче яктан аларны җинаятьчеләр үз максатларында куллана, – ди Нурания Хәйруллина. – Мошенникларның хәйләләренә эләкмәс өчен шәхси һәм финанс мәгълүматларны беркемгә дә хәбәр итәргә ярамый. Билгесез җирдән килгән хатларны һәм хәбәрләрне укымагыз һәм таныш булмаган номерларга шалтыратмагыз. Интернет аша товар сатып алучыларга аерым банк картасы булдыру яхшырак.

Җавап тотасы

Татарстан Прокуратурасы мәгълүматы буенча, ел башыннан республикада мәгълүмат технологияләрен кулланып 13 меңгә якын җинаять кылынган. Бу узган ел белән чагыштырганда 40 процентка кимрәк. Прокуратураның тикшерүне күзәтү бүлеге прокуроры Алмаз Фәттахов сөйләвенчә, яшьләр җиңел генә акча эшләүгә кызыгып, арендага алынган фатирларда симбокслар урнаштыра. Ә бу җайланма мошенникларның төп коралларының берсе булып тора.

– Татарстанның төрле шәһәрләреннән булган алты егеткә карата хәзер җинаять эше ачылды. Алар төрле шәһәрләрдә мошенниклар колл-үзәкләре белән элемтәне тәэмин итү өчен симбокслар урнаштырган була. Егетләрнең берничәсе инде сак астында, аларга 10 ел төрмә яный, – ди Алмаз Фәттахов. –Татарстанда 20 сим-картадан торган комплектны 5 мең сумга сату очраклары ачыкланды. Хәзер бу «сәүдәгәр»ләргә закон каршында җавап тотасы. Әгәр сезгә җиңел генә акча эшләү ысулларын тәкъдим итәләр икән монда уйланырга урын бар. Иң дөресе кичекмәстән хокук саклау органнарына хәбәр итү.

Шул бер алым

Мошенниклыкның киң таралган схемаларының берсе – Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси кабинетыгызны ваттылар, дигән сылтау белән куркыту. Алдакчылар төрле мессенджерлар, телефон шалтыратулары яки электрон почта аша элемтәгә чыга. Аннары җинаять җаваплылыгы белән янап, кешене куркыта. Аның исеменнән чит ил террорчыларына яки экстремистларга акча күчерелгән, дип яный. Шунда ук хәл итү юлларын да тәкъдим итә. Банктагы акчаны «куркынычсыз счет»ка күчерергә генә кирәк, янәсе. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы вәкиле Рәдис Йосыпов сөйләвенчә, мондый вакытта туктап, барысын да уйларга һәм якыннарың белән киңәшергә кирәк. Чөнки кешеләр алдакчылар белән озаграк сөйләшкән саен, аңа күбрәк ышана башлый.

– Берничә көн мошенниклар йогынтысында булган кешене туктату бик авыр. «Куркынычсыз счет» дигән төшенчә – мошенниклар уйлап чыгарган алдау алымы гына. Банк хезмәткәрләре дә, полиция дә акчаны саклау өчен аны чит счетларга күчерүне таләп итми, – ди ул.

Рәдис Йосыпов сүзләренчә, кырыгалдарлар балаларны да күз уңыннан ычкындырмый. Бик еш аларны өйдә экстремистларга дигән акча саклана, дип куркыталар. Бу акчаның килеп чыгышын ачыклау өчен, «видео-тентү» үткәрергә, кыйммәтле әйберләрне экспертизага тапшырырга кирәклеге билгеле була. Өйдә бала үзе генә булса, аны сейф ачкычын күренеп торган урынга куярга яки фатир ишеген бикләмичә калдырырга кирәклегенә ышандыралар.

– Балаларга өйдәге акча, кыйммәтле әйберләр, сейф һәм аның ачкычы турында чит кешеләргә сөйләмәскә кирәклеген аңлату мөһим. Телефоннан яки интернеттан кемдер үзен полиция хезмәткәре дип таныштырып, ишекне ачарга, сейфны күрсәтергә куша икән, бала бу хакта кичекмәстән әти-әнисенә хәбәр итәргә тиеш, – ди министрлык вәкиле.

Мошенникларның тагын бер алымы интернетта җиңел эш һәм югары хезмәт хакы тәкъдим итү. Рәдис Йосыпов криптовалюта белән эшләүче менеджер булып урнашкан бер хатын-кыз турында сөйләп узды. Аңа көненә 2–3 сәгать эшләгәне өчен якынча 150 мең сум хезмәт хакы вәгъдә иткәннәр. Хатын-кызның картасына акча килгән, ә эш бирүче аны кая күчерергә кирәклеген аңлаткан. Сумманың бер өлешен ул үзенә калдырган. Аның карталары аша миллион сумнан артык акча узган. Банк операцияләрне блоклагач һәм Мәскәүдән полиция хезмәткәрләре килгәч кенә ул мошенникларның үзен акча күчерү өчен дроп-транзитник итеп кулланганын аңлаган. Тагын бер хатын-кыз сату буенча менеджер булып эшкә урнаша. Ул Белоруссия фирмасында булган тракторлар һәм запас частьлар сатарга алына. Сатып алучылар күчергән акчаны ул «оешма»га җибәреп бара. Бары тик бишенче-алтынчы килешүдән соң ул эш бирүчедән товарны җибәрүне раслый торган видео сорый. Ясалма фәһем кулланып эшләнгән видеоның сыйфаты начар була һәм хатын-кыз алдануын аңлап, полициягә мөрәҗәгать итә.

Рәдис Йосыпов эш эзләүчеләргә бер мөһим кагыйдәне истә тотарга киңәш итә: банк счетларын бирү дигән һөнәр юк. Фирмада эшлисез икән, исәп-хисап өчен фирманың үз счетлары кулланылырга тиеш. Сезнең счет аша законсыз операцияләр үткәрелсә, җинаять эшендә гаепләнүче булып калуыгыз мөмкин. Моннан тыш, счетыгыз аша узган акчаны зыян күрүчеләргә кире кайтарырга туры киләчәк. Үз банк картасы мәгълүматларын мошенникларга тапшырган өчен дә, дроп-транзитник булып акча күчерүдә катнашкан өчен дә өч елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный. Ә чит кешеләрнең карталарын сатып алу һәм алар аша операцияләр үткәрү өчен җәза тагын да кырысрак булырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре