Дәүләт Думасы депутатлары хатын-кызларга йөклелекнең теләсә кайсы срогында декретка чыгарга рөхсәт бирүне тәкъдим иткәннәр. Бу җәһәттән закон проекты бүген – 18 февральдә Думага карап тикшерүгә кертеләчәк. “РИА Новости”, документка таянып, шул хакта яза.
“Хатын-кызлар консультациясенә учетка басканнан соң ук йөклелек һәм бала тудыру буенча ял бирү тәкъдим ителә”, – диелгән закон проектына аңлатма язуында.
Хәзер исә беренче триместрда учетка басу буенча табибларның рекомендациясе генә бар.
Тәкъдим авторлары фикеренчә, йөклелекнең иртәнге срогында учетка басу, сәламәтлектә теге яки бу тайпылышларны вакытында ачыклау һәм йөкле хатын-кызларга кирәкле медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеге бирә.
Тәкъдим нигезендә, йөклелеккә бәйле ял булачак ананың гаризасы нигезендә, эшкә вакытлыча яраксызлык кәгазе буенча бирелә.
Исегезгә төшерәбез: моңа кадәр Мәскәү һәм бөтен Русь патриархы Кирилл декрет ялын киңәйтергә тәкъдим иткән. Ул йөклелекнең беренче триместрын, иң катлаулы чор, дип, ә декрет ялын киңәйтүне – яралган мизгелдән алып, һәр кеше гомеренең кыйммәтен раслардай мөһим адым, дип бәяләгән.
Дәүләт Думасы депутатлары бу тәкъдимне законга салырга тәкъдим иткән. Төзәтмәләр булачак аналарга, йөклелек һәм бала тудыру буенча пособие алып, йөклелекнең теләсә кайсы срогында декрет ялына китү мөмкинлеге бирәчәк, ди алар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез