Хатын-кызның яшьлеген озайтырга ярдәм итә торган иң әйбәт ботканы атап үткәннәр

Тән тиресе картаюга комачаулардай ризыклар сыйфатында, гадәттә, балык, чикләвек һәм җиләк телгә алына. Ә менә яңа тикшеренүдә гап-гади ботка галимнәрнең игътибарын җәлеп иткән. Бу хакта “Здоровье Mail” яза.

Тикшеренү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, арпа ярмасы (перловка) матдәләр алмашына уңай йогынты ясый. Экспериментлар арпа диетасының кандагы шикәрне һәм холестеринны киметүен күрсәткән.
Хатын-кызларда аның тән тиресенә аеруча уңай тәэсир итүе – коллагенны күбәйтүе нәтиҗәсендә җыерчыклар булдырмауга ярдәм итү ачыкланган.

Ә ни өчен нәкъ менә шушы ярма? Башкаларыннан аермалы буларак, анда лизин дигән аминокислота күп. Организм аны коллаген эшләп чыгаруда куллана. Нәтиҗәдә тән тиресе, кан тамырлары, сеңерләр, ныклыгын саклап, картаюга әлләни бирешми.

Арпа ярмасы шулай ук клетчатка һәм минералларга бай. Болары эчәкләр эшчәнлегендә катнаша, матдәләр алмашына йогынты ясый. Бу процесслар көйле генә барганда, тән тиресе туклыклы мтдәләрне күбрәк ала.
Шул ук вакытта белгечләр басым ясап әйткәнчә, бер генә ботка да кешене үзеннән-үзе генә яшәртми. Әмма “перловканы” даими куллану организмга нәтиҗәлерәк эшләү мөмкинлеге бирә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре