Газетага язылу

Хатын-кызның сәламәтлеген озак елларга саклау мөмкинлеге биргән гадәтләрне атап үттеләр

Даими хәрәкәтләнү иң мөһиме буларак аталган.

Хәрәкәтчәнлек, әйбәт йоклау һәм профилактик тикшеренүләр – хатын-кызның сәламәтлеге өчен иң кирәклесе әнә шул. Бу хакта  «aif.ru» галимнәр мәгълүматларына таянып яза.

Белгечләр атнасына кимендә 150 минутны хәрәкәтләнү-физик күнегүләргә багышларга киңәш итә. Йөрәк, сөякләр һәм мускулларның сәламәтлеге өчен кирәк бу.

Дөрес туклану да бик мөһим. Яшелчә, җиләк-җимеш, эшкәртелмәгән ярма, балык, арык ит, файдалы майларга өстенлек бирү кирәк. Нык эшкәртелгән ризыклар, тоз һәм шикәр куллануны киметү таләп ителә.

Профилактиканы – даими медицина тикшеренүләре, кан басымы һәм шикәрне контрольдә тоту, шулай ук онкологияне иртәнге стадияләрендә ачыклау өчен скрининглар узуны аерым игътибар үзәгенә алу сорала.

Шулай ук тәмәкедән баш тарту, стресска бирешмәскә тырышу, тән тиресен тәрбияләү, авыз куышлыгын  чиста тоту, тиешенчә йоклау да файдалы гадәтләр исемлегенә керә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре