Газетага язылу

Хатыны – тунсыз, үзе сәгатьсез калган (Без бел(мә)гән тарих)

Җиңү көне уңаеннан чатларда бәйрәмгә кагылышлы мәгълүмат шактый күбәйде. Университетта укыган сабакташым Рәзилә Фәрхетдинова да шатлыгы белән бүлеште. Үзе гаиләсе белән Чаллы шәһәрендә яши ул. Бергәләп әнисе Фагыйлә апаның туган җире – Тукай районының Калмия авылына кайтып килгәннәр.

«Бал Хаҗи»

– Без бу ялда әни инициативасы белән башланган, хәләл җефетем Шамил белән мин ерып чыккан чараны үткәреп килдек. Калмия авылындагы карт бабай Хаҗиәхмәт Әхмәтов (әниемнең бабасы) нигезендәге йортка куелган элмә тактаны яңарттык. Бик зур канәгатьлек хисе кичердек, – дип язган сабакташым.

Нинди хезмәтләре өчен дигәндә, баксаң, бабалары сугыш вакытында үз акчасына самолет төзеткән булган. Биш ел тулай торакта бергә яшәп, әллә бер дә искә алынмаган, әллә инде игътибар ителмәгән. Югыйсә искиткеч вакыйга бит инде бу, буыннан буынга сөйләрлек.

1908–1911 елларда патша армиясендә хезмәт итеп кайтканнан соң, үз хуҗалыгын торгызу эшләре белән мәш килеп йөргәндә, Беренче Бөтендөнья сугышына алына аның бабасы. Алгы сызыкта була ул. Каты яраланып, әсирлеккә эләгә. Бәхеткә дип әйтиктер, шул чагында бер алпавыт аны эшкә ала. Татар егете шунда  яшелчә үстерергә, умарта карарга өйрәнә.

Исән-сау туган ягына кайтып җиткәч, сугыш михнәтләрен күргән кеше сынатмас дип уйлаганнардыр инде, авыл халкы Хаҗиәхмәтне авыл советы рәисе итеп сайлый. Әмма ул ачлык елларында авылдан чыгып китәргә мәҗбүр була: Бондюг заводында йөкче булып эшли. Тамак ялгарлык акча эшләп, гаиләсен саклап кала. Утызынчы елларда беренчеләрдән булып күмәк хуҗалыкка керә, әсирлектә өйрәнгән һөнәрләрен искә төшереп, умартачылар әзерләү курсын тәмамлый. Бу аның яраткан һөнәренә әверелә: 16 баш умартадан 400 башка җиткерә  Шуңа күрә аңа «Бал Хаҗи», «Бай Хаҗи» дигән кушаматлар да ябышып калган, «Урыс Хаҗи» диючеләр дә булган.

Теләк

Бөек Ватан сугышы башланганда аңа инде 57 яшь була. Иң өлкән баласы, бердәнбер улын сугышка озата. Яше чыккан дип, үзен фронтка алмыйлар. Ә йөрәк һич кенә дә урынында түгел: җиңүне ничек тә булса якынайтасы килә. Теләкне тормышка ашырырга «Правда» газетасы ярдәмгә килә. 1942 елда анда Саратов өлкәсе, Новопокровск авылы умартачысы Феропонт Головатыйның 100 мең сум күләмендәге үз акчасына фронтка самолет бүләк иткәнлеге турында язма басыла (алга китеп шунысын да әйтик: интернет битләреннән күренгәнчә, ул соңрак тагын бер бүләк ясый: танк бүләк итә). Ул вакыттагы Минзәлә райкомы секретаре Сабир Хәкимҗанов Хаҗиәхмәтнең дә кылларын тартып карый. Тегесе шундук уттай янып чыга. Ничек тә булса, 100 мең акчаны тупларга! Бергәләп исәп-хисап та ясап карыйлар. Умартачыга хезмәт көненә процент исәбеннән тиясе балны базарга илтеп сатсаң, 68 мең сум акча керә. 20 меңгә абзардагы үгез иткә китә. Калганын каян алырга? Баш вата торгач, Хаҗиәхмәт чыгу юлын таба. Патша армиясендә төз аткан һәм яхшы хезмәт иткән өчен бүләккә бирелгән алтын сәгате бар бит аның. Беррәттән хатынының кызыл төлке туны, көмеш беләзекләре, үзенең толыбы да базарга таба «юл тота». Бу хәлләр бигрәк тә хатын-кызның ни дәрәҗәдә йөрәген сыкраткандыр? Анысын инде беркем белми? Рәзилә: «Шул байлыкны сатып кайткач, карт әбием бер  генә тапкыр утырып елаган, шуннан соң бу хакта бабама беркайчан да сүз әйтмәгән», – дип сөйлиләр иде дип искә төшерде.

Ә Хаҗиәхмәт, җиңел сулап, рөхсәт алырга дип, райком секретаре белән Казанга, Татарстан өлкә комитетына китә. Үз акчасына хәрби самолет төзетү ниятен белдерә. Тиз арада Мәскәүгә, Сталин исеменә телеграмма китә. Авылына кайтып төшкәндә, башкомандующийдан Рәхмәт хаты килгән дә була инде. Әлеге патриотик башлангычы өчен Хуҗиәхмәт Әхмәтов Татарстан АССР Югары Советының Мактау грамотасы белән дә бүләкләнә. Ул гына да түгел, Калмиягә бик күп коллективлардан, хәрби частьлардан, күрмәгән-белмәгән кешеләрдән хатлар агыла. Нәтиҗәдә, аның самолеты күп кенә операцияләрдә катнашып, Җиңүгә саллы өлешен кертә.

Хөкүмәтебез Хаҗиәхмәт Әхмәтовның  хезмәтен югары бәяли. 1944 елда Татарстан колхозчыларының Бөек Ватан сугышында  катнашуларга мөрәҗәгатендә аның да имзасы бар. 1950 елда ул «Фидакарь хезмәт өчен» медаленә лаек була. Сугыш елларында әсәрләренә геройлар эзләп, язучылар килә. 1944 елда Мирсәй Әмир «Миңлекамал» пьесасын, 1950 нче елларда Гомәр Бәширов «Намус» романын язганда материал җыйганнар. Газиз Иделле, Самат Шакирлар да Хаҗиәхмәт бабай янына еш килә торган булган. Сабакташым әйтүенчә, аның карт бабасы үзе дә бик укымышлы кеше булган. Авылда беренчеләрдән булып дүрт баласын югары белемле иткән. Бакыйлыкка күчкәнче, безнең газетаны кулыннан төшермәгән. Хәле начарайгач, оныкларына кычкырып укырга кушкан.

Якташлары бүген дә Хаҗиәхмәт Әхмәтовны онытмыйлар, хөрмәт белән искә алалар. Җиңү көнендә ел саен аның исемен йөрткән урамда бәйрәм ясыйлар. Туганнары истәлекләрен тыңлыйлар. «Без ел саен Калмия зиратына кайтабыз. Карт бабам һәм карт әбием каберләрен чистартып, алар рухына дога кылып киләбез. Быел да шундый матур чара оештырганнары өчен мәктәп директоры Рузилә Фроловага, клуб мөдире Ләйсирә Сәхипҗановага, бабам яшәгән нигезнең хуҗасы Нурзания Сәхипҗановага, укучыларга, барлык авылдашларга рәхмәтләребезне җиткерәбез», – ди сабакташым.

Кем белә, бәлки, бу фидакарь зат яшәгән авылда һәйкәл дә пәйда булыр әле. Җитәкчеләр бу хакта уйланмый калмас. Ватанпәрвәрлек әнә шуннан, үз геройларыңны хөрмәт итүдән башлана бит. Баш катырып, әллә ниләр эзләп йөрисе дә юк.

Татарстан авылларында яшәүчеләр Бөек Ватан сугышы вакытында «Татарстан колхозчысы» танк колоннасын төзү өчен 100 миллион сум акча җыйганнар.  «Совет Татарстаны» хәрби самолетлары эскадрильясы төзелеше өчен дә 100 миллион сумнан артык  акча җыелган.  Татарстанлыларның шәхси акчасына 200 танк һәм 100дән артык самолет төзелгән.

Ил буенча гади халыктан барлыгы 16 млрд сум акча, 131 кг алтын, 13 кг ак алтын, 10000 кг көмеш һәм 1,8 млрд сумлык башка  кыйммәтле әйберләр җыелган.  Бу акчага 2500 самолет, берничә мең танк, 8 су асты көймәсе, шулай ук башка хәрби техника төзелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре