25 244 сум. Бер кешегә бер айга җан асрау өчен әнә шулкадәр акча җитә, ди. Без әйтмәдек, хөкүмәт карарында шулай язылган. Татарстан Хөкүмәте төп ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен халыкка җитәрлек сумманы билгеләде. Узган елның III кварталында минималь «кәрзин» 24 600 сум тәшкил иткән иде. 644 сумга арткан да әле әнә!
Хәзерге бәяләр белән 25 мең сумга яшәп тә, ашап та буламы соң? Шуны тикшереп карарга булдык. Алдан ук кисәтеп куйыйк: саннар күп булачак. Куша-ала белгәннәр исә үз чыгымнарын исәпләп тә карый ала.
Билгеле булганча, азык-төлек «кәрзин»е 30 төрдәге товарны үз эченә ала. Әлбәттә, мондый «кәрзин» һәркемнең шәхси ихтыяҗларыннан чыгып аерылырга да мөмкин. «ВТ» хәбәрчесе исә алтын урталыкны саклап, даими кулланышта була торган товарларга игътибар итте.
Кемгә күпме ашыйсы дип санап торасы да юк. Ил Хөкүмәте монысын да кайгырткан. Хөкүмәт билгеләгән нормалар нигезендә бер кешегә ай саен менә ниләр кирәк икән:
- 9 кг икмәк
- 15 йомырка
- 1,5 кг балык
- 4,8 кг ит
- 8,4 кг бәрәңге
- 9 кг яшелчә
- 2,4 кг сөт ризыклары
- 4,8 кг җиләк-җимеш
- 1,2 кг үсемлек мае һәм атланмай
- 1,8 кг татлы ризыклар
Аңлашыладыр, монда фәлән грамм әфлисун, фәлән грамм кыяр, фәлән грамм үгез ите ашарга дигән төгәлләштерүләр юк. Ә бит кемдер алма урынына – банан, бәрәңге урынына – ташкабак, кыяр урынына баклажан ашап кына да көн күрергә мөмкин. Әмма, ничек кенә исәпләсәң дә, билгеләнгән минимум җитәргә тиеш, димәк.
Тамагыңны да, кесә янчыгыңны да тыя белсәң, әлбәттә, азык-төлеккә чыгымны йөгәнләргә була. Тик минимум – үзгәрешсез тора, ә кибеттәге хаклар иртәгә үк үзгәрергә мөмкин. Кичә 50 сумга алган товар, иртәгә инде 100 сум торырга да күп сорамас.
Кышкы чорда бәяләрнең «чабуы» аеруча сизелә. Финанс белгече Ләйсән Халикова, бәя артуга сезон да сәбәпче була ала, ди.
– Ниндидер төр продукция, әйтик, сөт ризыклары, яшелчәләр, җиләк-җимешләрнең күпчелеге кышкы чорда кыйммәтләнә. Бу гел шулай. Кайбер товарларга бәя уйнавы халыкара базар шартларына да, сум торышына да бәйле, – дип аңлата белгеч.
Фәния Ваһапова-Измайлова:
– Ипине үзем салам. Сөтне, каймакны авылдашларымнан алам. Ит, бәрәңге, кайнатма, салатлар үзебезнеке. Балыкны ирем Иделдән тота. Йомырка – үзебездә. Рассольник, борщлар көздән ясаган. Кибеткә йөрмәскә тырышам. Ярмалар, тоз, вак-төяк кирәк булганда керәбез инде. Шәһәр-районнарда кайбер кибетләрдә бәя арзанрак, ә авыл кибетләре күпкә кыйбатрак бит инде.
Мәрьям Мостафина:
– Бәяләр артуын сизү генә түгел, кибеткә барырга куркыныч. Бердән, бәяләр коточкыч. Икенчедән, бәяләр көн саен үсә. Өченчедән, матур кап эчендә нинди зыянлы химикат икәнен белеп булмый.
Халисә Уразова:
– Ул әфлисун, мандарин кебекне алуның файдасы юк. Нишләтәләрдер аны, ике-өч атна тора, череми. Помидорлар да шулай ук. Нәрсә сибелгәндер аларга?! Сыер маен алмыйм, кыйммәтләнде. Икмәк бәясе дә кыйммәт инде.
Мөслимә Шәмсиева:
– Хәзерге бәяләр белән исәпләсәк, бар бәйрәмнәрне кертеп, айны 30 көн дип алып, 4 кешегә тамак туйдырыр өчен генә дә 100–120 мең сум кирәк бит. Торак өчен түләргә кирәк, кием-салымсыз да яшәп булмастыр. Акча менә шул иң төп түләүләргә генә җитә дә бетә. Эшенә бик сирәк кеше җәяү йөри, юл чыгымнары, балалар бакчасы, мәктәпкә уку-язу әйберләре, дарулар...
Айсылу Сәхәпова:
– Кибеттән ярмалар алам, тоз, он, шикәр, үсемлек мае, атланмай да кибеттән. Күп нәрсәне үзебез үстерәбез бит. Ите дә төрлесеннән. Артканын сатабыз. Тавыклар кыш буе йомырка сала. Кирәк нәрсәне үзем пешерәм.
(«ВТ»ның социаль челтәрләрдәге сәхифәләренә килгән фикерләр)
КИҢӘШ-ТАБЫШ
* Ярымфабрикатларны үзегез ясагыз. Берничә кило ит сатып алып, берничә төрле ит ризыгы әзерләп куярга мөмкин.
* Балыкның һәм итнең барлык өлешләрен мөмкин кадәр кулланыгыз. Хәзер «калдыксыз җитештерү» төшенчәсе популяр (безотходное производство). Әйтик, тавык итенең сөяк өлешләрен шулпага калдырыгыз. Балык белән дә шул ук хәл: филесы – кыздыру өчен, башы, кылчыгы – балык шулпасы өчен.
* Кибеттән баллы сулар сатып алганчы аны өй лимонадларына, туңдырылган җимешләрдән әзерләнгән компот, морсларга алмаштырырга була.
* Кибеткә исемлек төзеп һәм тук килеш керегез.
* Чыгымнарыгыз турында мәгълүматны язып барырга киңәш ителә. Шул рәвешле сез ашау-эчүгә күпме акча сарыф иткәнегезне, нәрсәдән баш тартырга мөмкин булганын аңлый алачаксыз.
* Кайчандыр сатып алып, кулланмыйча чүп чиләгенә ташлаган азык-төлек төрләрен кабат сатып алмагыз. Бу акчаны җилгә очыру гына.
* Сатып алынасы товарның брендына түгел, составына карагыз.
САН
– Финанс тикшеренүләр агентлыгы (НАФИ) аналитик үзәге россиялеләр арасында 1 айга азык-төлеккә чыгымнарын белешкән:
*якынча 32% 10 000 сумга кадәр сарыф итә;
* 34% – 10 меңнән 20 мең сумга кадәр;
* 27% – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр;
* 6% – 40 меңнән 60 мең сумга кадәр;
* бары тик 2 проценты гына 60 мең сумнан артык акча тота.
Башка илләр белән чагыштырганда, Россия гаилә бюджетында азык-төлеккә чыгымнар өлеше буенча 31 нче урында тора (31,2%).
– Татарстанның икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәгенең статистик мәгълүматларына караганда, төп 19 азык-төлек төре кергән җыелма бер гаиләгә 31 818,04 сумга төшә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез