Хәзерге яшьләр

Телевизордан дикторның тавышы ишетелә:

– Интернет һәм төрле социаль челтәрләрдә утыручыларның яше үзгәрә, алар арасында күбесенчә өлкәннәр. Ничек кенә сәер тоелмасын, соңгы елларда интернетта утыручы яшүсмерләрнең сирәгәюе күзәтелә. Хәзер алар, нигездә, фәнни технологияләр белән кызыксына, кичләрен тренажер залларына, спорт мәйданчыкларына йөрүне хуп күрә...

Социаль челтәр кулланучыларының уртача яше өлкәнәю хакында тагын кайдадыр күреп калган идем. Чынлап та шулайдыр ул. Игътибар итеп карагыз әле, «ВКонтакте» челтәрендә күбесенчә кемнәр утыра? Үзебез дип беләбез – бабайлар һәм әбиләр. Монда безнең эш бетәсе түгел: үстергән чәчәкләрне, җыйган җиләкләрне, пешергән бәлешләрне фотога төшереп, шунда куярга кирәк. Эстрада артистларының кигән күлмәкләрен, лөгатькә язмаган гамәлләрен тикшерергә, акыллы фикерләребезне җиткерергә, тагын әллә нәрсәләр… «Ватсап»ның «Туганнар», «Авылдашлар» кебек төркемнәренә кереп, һәр кешенең хәл-әхвәлен белешеп чыгу да – мөкаддәс бурычыбыз. Кайчагында көн шул мәшәкатьләр белән уза да төрек сериалларын карарга да вакыт җитми кала. Ә яшьләргә нәрсә… «Тик Ток»ка кереп приколлар карасалар гына инде… Алар чәчәк үстерми, җиләк-гөмбәгә йөрми, бәлеш-фәлән пешерә белми. Туган-тумача да алар өчен «по барабану». Кайсы җырчыбикәнең бу айда кемгә кияүгә чыгуына да исләре китми. Хәзерге яшьләр бигрәк гамьсез һәм булдыксыз инде, тормышның бөтен кызык нәрсәләренә битарафлар. Шулай булгач, нишләп социаль челтәрләрдә утырсыннар ди?! Аларга тик тырай тибеп йөрергә булсын. Үзләре тупас шундый. Кулларында калай банкалар…

Ә менә соцчелтәрдә утырмаулары әйбәт. Югыйсә яшьләр, сиам игезәкләре шикелле, телефонга беркеп үсә башлаган иде. Аллага шөкер икән!

Шулай сөенергә маташып торганда ишегалдында гына спорт мәйданчыгы бар икәнен искә төшереп, тәрәзәгә күз салам. Чынлап та. Биш-алты үсмер җыелган. Кулларында – калай банкалар, авызлардан төтен чыга... Хәер, төтен түгел бугай ла... Авызларыннан да чыкмый бугай… Хәзерге яшьләр бигрәк бозылды шул, нәрсәләре кайсы төштән чыкканын да белерлек түгел. Шуңа яшьләрне бик күргәнем, алар белән якыннан аралашканым да юк. Яннарына килергә куркыта. Хәзерге яшьләр бигрәк алама бит, әллә нәрсә эшләтеп ташлаулары бар.

Мин аз гына аптырап калам. Тик кызыксыну тойгысы тынгы бирми. Нишләп торалар икән болар? Гимнастика ясаганнары да күренми. Биемиләр дә. Телефонга да ябышмаганнар. «ВКонтакте», «Ватсап»ка да кермә, күкрәп торган яшь гомерне ничек шулай заяга уздырырга мөмкин?! Мин урамга атлыйм.

И-и, бигрәк юньсез инде хәзерге яшьләр. Ачыган алкашлар да шулкадәр ачыктан-ачык сыра эчеп, тәмәке тартып басып тормый… Андый вакытларда без бераз ышыграк урын сайлый идек. Юк инде эләккән эш хәзерге яшьләрдә. Булдыксызлар!

Ахирәтем сөйләгән иде бугай. Бер көллияттә әллә кайдан гына «Дәресләр вакытында керергә ярамый» дигән табличка табып алганнар да шуны бер юньсезе туалет ишегенә элеп киткән. Ә быел гына эшкә килгән яшь укытучы тәнәфескә кыңгырау шалтыраганчы шул ишек төбендә басып торган. Шулай ярыймыни инде?!

Бернәрсә дә белмиләр хәзерге яшьләр. Дәрестә укытучы сорый икән:

– Евгений Онегин – кем ул?

– Белмим.

– Ә Анна Каренина?

– Белмим.

– Кемне генә беләсең син, ә?

– Шварценеггер, Чак Норрис, Сталлоне, Джексон...

– Син шул белемең белән Россиядә яшәргә уйлыйсыңмы?

– Нәрсә соң ул – Россия?

Монысы анекдот кынадыр инде аның, шул кадәр үк надан түгелләрдер. Хәер, кем белә инде. Безнең шикелле «Википедия» укып яталар дисеңмени…

...Спорт мәйданчыгына якынаюга үсмерләрнең кулындагы калай банканың сыра түгел, ә тәмле су икәнен күрәм. Авызларыннан төтен дә чыкмый. Тирә-якта төпчекләр дә юк. Бәхәсләшкән булалар үзләре.

– Исәнмесез! – дип сәламли берсе мине күрүгә. – Берәр кемне эзлисезме әллә? Берәр ярдәм кирәкмиме?

Мин аптырап калам. Алар янында яктылык, нур биләмәсенә кергәндәй, үзем дә картлыкның бөтен әшәкелекләреннән котылып, яшәреп, балкып киткәндәй булам.

– Юк, юк... – дим. Ә үзем кемнедер эзләгән кебекмен. Шулай да сер бирмәскә тырышам.

– Ә сез нишләп торасыз баядан бирле?

Эчтән генә тупас җавап көтәм. Хәзер берсе әйтәчәк инде: «Ә синең ни эшең бар? Юлыңда бул, карт тәре!» – диячәк. Олы кешене яшьләр болай да яратмый ул, ә төпченеп, сораулар бирә торганын бигрәк тә. Үземнән беләм. Шуңа эчемнән генә талашырга әзерләнәм. Иманнарын укытып җибәрергә. Үтеп-сүтеп баручылар булса, барыбер мине, олы кешене яклаячаклар. Шуңа күрә аяк терәп талашырга була. Картлыкның – үз өстенлекләре, Аллага шөкер.

– Бәхәсләшәбез менә… – дип иптәшләренә ымлый теге. – Квант технологияләре алга китсә, бу телепортациягә мөмкинлек бирә аламы? Менә болар килешми. Ә мин, була, дим. Чөнки фотон кисәкчә буларак та, дулкын буларак та…

Минем күзләр маңгайга менә. Теге егет миңа төбәлә:

– Ә сез ничек уйлыйсыз?

Мин аның соравын ишетмәгәнгә салышып, подъездга ашыгам. Квант, имеш, фотон, телепортация… Тапканнар баш катырыр нәрсә! И, бигрәк оятсыз инде бу яшьләр, олы кешегә шундый сорау бирәләрмени?! Пенсияне арттырмыйлар менә, фатирга түләү арта…

– Исәнмесез! – дип сәламли подъезддан чыккан күрше кызы ихлас елмаеп. – Хәлләрегез ничек?

Алмыйм сәламен. Ишетмәгәнгә салышып үтәм. Күрше кызы булса ни! Яшьләрнең барысы да бер инде аларның.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре