Дәүләт Советы депутатлары укытучыларның балаларын мәктәп, бакчаларга чиратсыз кабул итәргә тәкъдим итә. Шул рәвешле, бу һөнәр ияләренең абруе артыр, диләр. Файдасы булыр, әмма моның белән генә ерак китеп булырмы? Бүген республикада ике мең укытучы һәм бер меңнән артык тәрбияче җитми. Бигрәк тә Казан, Чаллы, Түбән Камада, Биектау, Лаеш һәм Әлмәт районнарында кытлык зур.
Ару һәм яну
Гөлназ Хәлиуллина – Минзәлә педагогия көллияте директоры. Аңа кадәр Минзәләдә гимназия директоры булып эшләгән, Казан мәктәбендә эшләү тәҗрибәсе бар. «Яшьләр ник мәктәпкә килми?» – дип сорагач, иң элек укытучыларның хезмәт хакын телгә алды.
– Әгәр, 100 мең сум түлибез, дисәләр, әлбәттә, килерләр һәм төпләнеп калырлар иде. Яшь укытучы 24–25 мең сум тирәсе акча ала. Билгеле, стажы артса, алган мактау кәгазьләре һәм башкалар белән акча артачак. Ләкин башлап җибәргәндә бик түбән. Беренче чиратта, акча мәсьәләсе тора. Интернет-кибетләрдә 80 мең сум акча түлиләр. Ни өчен минеке 25 мең сум гына дигән әйбер дә бар. Тормыш итәргә акча күп кирәк. Яшьләрнең ипотека да аласы килә, баласы булса, аны да карарга кирәк бит. Эшкә килгәч, беренче курска килгән яшьләрдән: «Арагызда ничәгез мәктәптә калырга җыена?» – дип сорадым. 88 студент арасында өчесе генә теләген белдерде, – ди Гөлназ Хәлиуллина.
Аларның көллиятендә дә икешәр ставкага эшләүчеләр дә бар. Алар көнгә 8–10 ар дәрес бирә. 24 яшьлек укытучы кыз иртәдән кичкә кадәр рус теле укыта икән. Моннан тыш, кабул итү комиссиясе өчен дә җаваплы, һөнәри бәйгеләргә дә әзерли. «Арыдым, башка эшли алмыйм», – ди икән.
– Мәктәптә ике сменада эшләргә туры килде. Кайтып бераз ял иткәч, тагын эшкә утырам. Сыйныфта – 39 бала. 100 гә якын дәфтәр тикшерәсе бар. Әдәбияттан әсәр укырга кирәк. Кибет, кафеларда курьер эше булганда, яшьләр мәктәпкә ник килсен? Укытучының ярты хезмәт хакын берничә көндә ала бит алар, – дип искә алды ул шәһәр мәктәбендә укыткан чагын.
Икенче проблема: бүгенге әти-әниләр белән уртак тел табу бик авыр.
– Аларның күбесе акча эшләү белән мәшгуль. Бар җаваплылыкны укытучыга аударып калдыралар. Укытучы якланмаган да булып кала. Хәзер бит федераль белем стандартлары буенча проектлар да эшләргә кирәк. Әти-әни укыганда, башка программа булган. Шуңа күрә аңлап бетерә алмыйлар. Дөрес укытмау дигән әйбер дә, аңлашылмаучанлыклар да туа. Башта әти-әниләр өчен, барысын да аңлатып, лекцияләр сөйләргә кирәк дип уйлыйм, – ди ул. – Киләчәктә укытучыларсыз калмабызмы? Әлбәттә, куркыта. Бездә аларның уртача яше – 50. Күп мәктәпләрдә бит ул яшь тагын да зуррак. Киләчәктә ни көтәсен берәү дә белми. Ташламалы ипотека кертү турында сөйләшәләр. Ярдәм булса, бик яхшы булыр иде. Өч ел эшләүне мәҗбүри куйсалар, укытучы белгечлегенә баручы булырмы – анысы да икеле. Программалар кирәк. Укытырга килгән яшьләргә 25 мең сум түләсеннәр иде. «Яшь укытучы» грантына, «Авыл укытучысы» программасына бирелгән миллионга кызыгып киләләр бит.
Аерым программа кирәк
Узган ел республика мәктәпләренә меңгә якын яшь укытучы эшкә килгән. Әмма, кызганыч, мәгариф оешмасында бер ел эшләгәннән соң, белгечләрнең 23 проценты эштән китә. Өч елдан соң китүчеләре 30 проценттан артык. Сүз уңаеннан, Татарстан мәгариф системасында 76 меңнән артык педагог эшли, шуның 32 меңнән артыгы – укытучылар. Аларның уртача яше – 48. 35 яшькә кадәрге мөгаллимнәр – 21,1, пенсия яшендәге укытучылар 22,3 процентны тәшкил итә.
– Бу саннар безне сөендерми, шуңа күрә әлеге мәсьәләне федераль дәрәҗәдә хәл итәргә кирәк, – дип борчыла Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин. – Яшь укытучыларга ярдәм итүнең аерым программасы булырга тиеш. Алар эш урыннарына берексен өчен, законны үзгәртергә кирәк. Әгәр студентлар югары уку йортларында бюджет хисабына белем ала икән, димәк, берничә ел республика мәктәпләрендә эшләргә тиеш. Элек шулай иде бит.
Яшь белгечләргә ярдәм чаралары юк түгел анысы. Әйтик, эшкә яңа урнашкан укытучыларга өч ел дәвамында өстәмә 3,5 мең сумнан артык акча түләнә. «Бу зур сумма түгел. Алар ким дигәндә 7,5–10 мең сум алырга тиеш. Бу мәсьәлә буенча фикер алышабыз», – ди министр. Аңлашыла, бу гына җитми. Алайса, хәлләр тагын да авыррак булачак. Социаль челтәрләр укытучыларны эшкә чакыру турындагы игъланнар белән тулды. Кайбер мәктәпләрдә бер фәннән ярты ел эчендә берничә укытучының килеп китүе гадәти хәлгә әверелде. Хәтта кайбер фәннәрдән айлар буе дәрес узмаган уку йортлары да бар. Кәгазьдә күренмәсә дә, чынбарлык шундый. Моны яшерүдән дә файда юк.
Әнисе кайда – баласы шунда...
Әнә Татарстан депутатлары да укытучылар кытлыгын бетерү юлларын эзли. Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты «Россиядә мәгариф турында»гы федераль законга төзәтмәләр кертергә тәкъдим итә. Бүген укучыларны белем бирү оешмаларына кабул итү шартлары тигез. Әмма кайбер төркемнәр буенча искәрмәләр бар. Мисал өчен, прокуратура, полиция хезмәткәрләре, судьялар, хәрбиләр, СВОда һәлак булучыларның балалары мәктәп, бакча, мәктәп-интернатларга чиратсыз кабул ителә. Укытучыларга да шундый өстенлек бирелсен, диләр.
– Шуңа күрә укырга кабул итүдә өстенлекле категорияләрне билгеләүне төбәкләргә бирергә тәкъдим итәбез. Закон проектын Федераль Җыенга җибәрдек. Фикерләрне өйрәнгәннән соң гына Дәүләт Думасына кертү-кертмәүне хәл итәчәкләр, – дип аңлаттылар парламентның матбугат хезмәтендә.
Кытлык бар, әмма...
Әлеге тәкъдимне Гөлназ Хәлиуллина да хуплый. Аның фикеренчә, укытучы балаларына бервакытта да ташлама булмаган. Балаларның әти-әниләре эшләгән җирдә укуы кулай. Укытучы һөнәрен күтәрүгә дә бер этәргеч булыр иде. Әмма бу гына җитмәячәге дә көн кебек ачык.
Арча районы башлыгы Илшат Нуриев фикеренчә, эшне балаларда патриотик хисләр, туган илен, укытучы хезмәтен яратуны тәрбияләүдән башларга кирәк. Моны без утыз ел элек онытып җибәрдек. Дөрес, соңгы вакытта әлеге төшенчәләргә игътибар артты. Нәтиҗәсе булыр дип көтә ул.
– Бүген күп эшләр башкарыла бит. Рәхмәт Рәисебезгә. Яңа мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә, искеләре төзекләнделә. Хәзер бит районнардагы мәктәпләрдә шартлар шулкадәр яхшы, – ди Илшат Нуриев. – Укытучыларның хезмәт хаклары начар түгел. Әмма пицца таратучылар алардан күбрәк акча ала икән, бу шулай ук дөрес түгел. Укытучылар киләчәкне тәрбияләүчеләр бит. Шуңа күрә хезмәт хакларын да көйләргә, төрле чараларын да уйларга кирәк. Кайтучылар өчен йортлар салып бирүне кертергә кирәктер, бәлкем. Ничек булыр, без районда бушка җир бирү турында уйлыйбыз. Моны федераль дәрәҗәдә уйларга кирәк. Районда артык кытлык юк, әмма ул бар. Кайбер укытучыларның сәгатьләр саны артты. Пенсиягә чыгучылардан да: «Озаграк эшли алмассызмы?» – дип сорыйбыз.
Кама Тамагы районындагы татар мәктәбенә киләсе уку елында математика һәм педагог-оештыручы кирәк. Директор Гөлназ Галиханова әлеге белгечләрне бүгеннән үк эзли башлаган инде.
– Мәктәпләрдә укытучыларга кытлык бар. Өлкәннәр пенсиягә китә. Укытучының хезмәт хакы аз, аңа карата хөрмәт тә бетте. Әти-әниләр укытучылар өстеннән шикаять яза. Яшь укытучыларга урын кирәк, акчалары да аз. Бер ставкада эшләгән очракта акчасы идән юучыныкы белән бертигез. Ике ставкада хезмәт хакы яхшы гына түләнә. Әмма бик ардыра. Узган ел шулай эшләдем. Бик кыенга туры килде. Бер ставка өчен лаеклы түләнсә, яшәү урыны булса, укытучылар мәктәпкә күбрәк килер иде. Яшьләрне көтәбез, – ди ул.
Чирмешән мәктәбенең Лашман мәктәбендә бүген 26 укытучы белем бирә. Күбесе – шушы мәктәпне тәмамлаучылар. 80 процентының хезмәт стажы – 25 елдан артык. Пенсионерлар да җитәрлек. Әлегә мәктәптә укытучыларга кытлык юк.
– Хезмәт хакының түбән булуы (югарырак хезмәт хакы өчен 1,5–2 ставкага эшләргә кирәк) – төп сәбәпләрнең берсе. Бүгенге яшьләр укытучы һөнәреннән башка, җиңелрәк юл белән күбрәк акча эшләп була торган юллар эзли. Интернет аша, онлайн кибетләр, маркетинг, курьер кебек эшләрне оста башкаралар, ялларын да дөрес оештыра беләләр, – ди директор урынбасары Илдар Мөбарәкшин. – Яшь белгеч мәктәпкә килсен өчен башта этәргеч, аннары мотивация кирәк. Нервыңны бетерми генә, тыныч күңел белән, шатланып эшләп кайтып, рәхәтләнеп ял итүне кулай күрә кеше. Укытудан тыш, өстәмә эш күп. Кәгазьдә, компьютерда, телефонда, хәтта ял көннәрендә дә отчет, конкурс, рейтинг һ.б. Имтиханнарга әзерләү, ВПР, төрле мониторинглар бик күп вакыт таләп итә, нәтиҗә яхшы булырга тиеш. Балаларның укытучыларга карата мөнәсәбәте, бигрәк тә әти-әниләрнең мәктәпкә карашы... Сүз әйтергә, кисәтү ясарга, эшләтергә ярамый. Шулай дәвам итсә, кытлык тагын да артачак!
Кемнәр кирәк?
Математика укытучысы – 344 педагог
Рус теле – 334
Башлангыч сыйныфлар – 310
Чит телләр – 180
Физика – 124.
Тарих – 94
Информатика – 86
Химия – 77
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез