Хисап палатасы тарифлардан риза түгел

Федераль матбугатта бу көннәрдә Россиянең алдагы елларга бюджеты тикшерелә. Бюджет проекты беренче укылуга кертелде һәм Дума озакламый аны кабул итәр. Аның параметрлары агымдагы вазгыятькә карап төзелгән. Икътисадый вазгыять исә артык сөенечле түгел. Чыгымнарның байтак өлешен киметкәннән соң да бюджет дефицитлы булачак.

Россиялеләр өчен аеруча мөһим тармакларда тарифларны сизелерлек күтәрергә туры килә, монысы да сер түгел. Менә бу соңгы мәсьәләгә Хисап палатасы борчылу белдерә. Үзәк газеталар бу хакта: «Счётная палата РФ раскритиковала резкое повышение тарифов ЖКХ для населения» дигән баш астында язма бирә. Коммуналь түләүләрнең үсүе – аз керемле катлаулар өчен авыр ук күренеш, чөнки, әйтик, пенсияләрнең индексациясе тарифлар үсешеннән калыша. Хисап палатасы аудиторлары мәсьәләгә киңрәк караш ташлый: тарифлар үсеше чылбыр реакциясенә китерер, дип борчылалар. Аудиторлар фикер сөрешеннән шул аңлашыла: югары тарифлар югары инфляциягә китерә, Үзәк банк, бәяләр үсешен авызлыклыйм дип, монетар сәясәтне кырысландыра, ягъни процент ставкасын күтәрә. Яисә төшерми азаплый. Югары процентлар бизнесның тез астына суга. Эшмәкәрләргә бәяләрне күтәрергә һәм җитештерүне киметергә туры киләчәк. Бу эчке тулай продуктны киметәчәк, рецессиягә китерәчәк. Бухгалтерларның тел төбе шундый. Дөрес, Хисап палатасы бюджет проектына каршы чыкмады, әмма аның кисәтүе урынлы.

Россия икътисады хәзер үк инде пессимизм билгеләрен торган саен күбрәк күрсәтә. Үзәк банк 3 сентябрьдә «Таврический» банкының лицензиясен алган иде. Банк банкротлык игълан итәргә теләде. Суд тикшереп караган иде: банкның активлары бурычларын түләргә җитми. Башка банкларның хәлен без белмибез, әмма шунысы мәгълүм: банк балансларында проблемалы кредитлар саны арта. 90 көннән артык түләү срогы үткән кредитлар күләме сентябрь аенда гына да 68,4 миллиард сумга арткан. 1 октябрьгә булган мәгълүмат буенча, начар бурычларның гомуми күләме 2,34 триллион сумга җиткән. Тугыз ай эчендә ул үткән ел дәвамында булганнан да күбрәк арткан.

«Северсталь» генераль директоры Александр Шевелев илдә металлга ихтыяҗның 15 процентка кимүенә борчыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре