Ислам дине бу күренешкә ничек карый? Динебездә хатын-кызга ир-ат һөнәрләрен үзләштерергә, машина йөртергә ярыймы? Бу хакта «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев белән сөйләштек.
– Хәзер «феминизм» дигән юнәлеш көчле. Хатын-кыз тигез хокуклы, хәтта ир-аттан да өстен булырга омтыла. Бу күренешкә дин нинди карашта?
– Аллаһы Тәгалә ирләр һәм хатын-кызларның хакларын чагыштырып, Коръәндә «Ән-Ниса» сүрәсенең 34 нче аятендә: «Ирләр – хатын-кызларның кайгырта торган кешеләре», – дигән. Ирләр гаиләдә өстенрәк дигән мәгънәдә бу. Һәр җирдә дә хуҗа берәү генә була. Әмма хуҗа дигәндә, өстәл төеп утыра торган кешене күзалларга кирәми. Хуҗа булгач, ул хуҗалыклы, кайгыртучан һәм җаваплы булырга тиеш. Мисал өчен, ир кеше үз хатынын кием белән тәэмин иткәндә, һава торышына да игътибар итәргә тиешле. Хатыны яңгырда юешләнмәсен, эсседә пешмәсен, салкында туңмасын, дип фикер йөртсен ул. Хатын-кызның тынычлыгы да мөһим. Сер түгел, Аллаһы Тәгалә хатын-кызга борчылу хисен күбрәк биргән. Ә ире кайгырткан вакытта, аның борчуы кими, тынычлыгы арта. Әтәч булмаганда, еш кына тавыклар да капканың теге ягына чыгарга курка. Шуңа күрә ир – ияртүче, сакта торучы, җил-яңгырдан ышыклаучы да әле.
Ир-атлардан өстенрәк булырга тырышучы хатын-кызны халык телендә «ирдәүкә» диләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Хатын-кызларга охшарга теләгән ир-атларны һәм ирләргә охшарга теләгән хатын-кызларны ләгънәт кылынды». Хәтта сәхнәдә ир-ат булып уйнаучы хатын-кызлар һәм хатын-кыз булып кыланучы ир-атлар да шул хөкемдә.
– Аптырыйсы юк: бүген хатын-кызлар күпләп ир-ат һөнәрләрен үзләштерә. Ничек уйлыйсыз, бу дөресме?
– Фарсы шаһы үз урынына кызын калдырырга тели, дигәч, пәйгамбәребез (с.г.в.): «Идарә итүчесе хатын-кыз булган өммәттә бәрәкәт юк», – дигән. Мөселманнарда рәис булырга мөмкин, ләкин «рәисә» килешә торган гамәл түгел. Дөрес, кайбер хатын-кызлар авыр хезмәттә бил бөгә. Әмма аларның сәламәтлегенә зыян килергә тиеш түгел. Ислам дине күзлегеннән караганда, акча эшләү – ир кеше вазыйфасы. Ул хатынын эшкә куып чыгара алмый. Әмма өйдә ир кеше булмаганда, әйтик, балаларны ашатырга кирәк булганда, шул чакта гына хатын-кыз кәсеп итә ала. Тик ул ирләр арасында эшләмәсә хәерлерәк, ирләр белән бер кабинетта утыру дөрес гамәл түгел. Иминлек ягыннан да, чит хатынның чит ир-аттан ераграк утыруы хәерле.
Кызганыч, өлкән яшькә җиткәндә, авыр хезмәттән сәламәтлекләренә зыян килгән хатын-кызларны еш күрәбез. Гомер буе станок артында басып торгач, картаймыш көннәрендә алар үз аякларына баса алмый, куллары күтәрелми, билләре тураймый. Шундый күренешләр кимесен өчен, хатын-кыз үз сәламәтлеге турында кайгыртсын иде.
– Дин буенча хатын-кыз машина йөртә аламы?
– Фетнә булмаганда, машина йөртә ала. Риза Фәхретдин болай дигән: «Беренчедән, хатын ат өстенә утырганда тәкәбберләнмәсен. Икенчедән, сәфәр чыкканда, еракка китмәсен». Мосафир булганда, яки ераграк юлга чыгып китәргә туры килгәндә, хатын-кызны озата баручы ир кеше булырга тиеш. Ире яки мәхрәм (якын) туганы. Болар да – аның иминлеген кайгыртып әйтелгән сүзләр. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Хатын-кызның ерак юлга мәхрәмнән башка китүе хәрам», – дигән.
– Илебездә бала табуны да башкага йөкләү очраклары бар. Хатын-кыз бала алып кайта алса да, суррогат аналардан файдалана. Моңа дин нинди карашта?
– Суррогатлык бары тик бер генә очракта мөмкин. Бер ир кешенең беренче хатыныннан балалары була алмый, ди. Ир икенче хатын ала һәм беренче хатын белән ирнең орлыклары икенче никахлы хатынга салына икән, шул вакытта мөмкин. Калган очракларда бу зина хөкеменнән саналыр.
– Ислам дине хатын-кызның хокукларын чикли, диләр. Асылда, диндә хатын-кызга нинди урын бирелә?
– Коръәнне укымыйча, дин әһелләренең сүзләренә колак салмыйча, үзләренең наданлыгы белән феминизм күренешен яклаучылар арасында мондый фикерләр яшәп килә. Мөселман хатын-кызларын, яулыкларыгызны салыгыз, имамнар сүзенә колак салмагыз, дип өйрәтүче «психологлар» – асылда, үзләре үк гөнаһлы юлдан баручы хатын-кызлар. Элек безнең мөселман әбиләре: «Кызым, ирең кайтканда, өстәлеңдә кайнар ризык булсын, елмаеп каршы ал, кулларын юдырт, җайлап көйләп тор, гомерең буе бәхеткә төренеп яшәрсең», – дип өйрәтә торган булган. Хәзер мондый матур киңәшләр бирә торган абыстайлар күләгәдә кала, чөнки алар социаль челтәрләрдә йөз мең кешелек аудитория җыеп утырмый. Халык бары тик яртылаш чишенгән «эксперт»ларны гына күрә дә шуларның сүзенә ияреп китә. Аллаһы Тәгалә беркайчан да, ир кешенең дәрәҗәсе зуррак, димәгән.
Аллаһы Тәгалә: «Хатыннарыгыз белән яхшы яшәгез», – дигән. Аларга карата рәхим-шәфкатьле бул. Ир-атның кылган гамәлләре әйткән сүзләренә туры килсен. Хатыныңның нәселен хөрмәт ит, аның дәрәҗәсен түбән төшермә, аны яклый һәм саклый торган бул.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез