Җыйдым ярма, шикәр: ничә елга җитәр?

Халык он, тоз, токмач, ярма, шикәр ише ризыкны күпләп җыйды һәм җыя. Шкафлар гына түгел, балкон-чоланнарда да урын юк инде диючеләр дә бар. Запаска җыю – бер хәл, капчык-капчык шикәр, он, ярманы саклыйсы да бар бит. Оны көяли, ярмасы күгәрә, кортлый, тозы яки шикәре катып китә.  Аларның һәркайсының саклау шартлары һәм вакыты бар бит.  Бүген аларны саклау турында сөйлибез.

Саклау вакытын кара

Иң элек продуктның саклау вакытына тукталып үтик. Ярманы саклау вакыты – 4 айдан 24 айга кадәр. Шул ук вакытта ризыктагы өстәмәләр моны нык киметә. Мәсәлән, йөземле яки башка төрле кипкән җимешле, чикләвекле геркулес 6 айдан ук бозыла башларга мөмкин. Тиз пешә торган ярмаларны да 6–12 ай чамасы гына сакларга була.

Шикәр комы һәм тозның да саклау срогы бар. Әйтик, шикәр җылы складларда гына озак – 8 елга кадәр сакланырга мөмкин. Ә җылытылмаган урыннарда – чоланда яки балконда аны 4 елдан артык тотып булмый. Табиблар кисәтүенчә, капчыгы белән шикәр комы алып кую аны артык күп куллануга китерүе бар. Кеше көн дәвамында шикәр куллануны 30 граммнан арттырмаска тиеш.

Тозны саклау вакыты исә шикәрнекеннән бик күпкә ким – нибары 12 ай. Гәрчә аны гомер буе сакларга мөмкин кебек тоелса да. Әйе, ул үз чыганагында миллионнарча ел бозылмыйча ятарга мөмкин. Тик тоз сәнәгатьтә эшкәртелә: йодка, макро- һәм микроэлементларга баетыла. Шул сәбәпле билгеле бер вакыттан соң ул яраксызга әйләнә.

Ничек сайларга һәм сакларга

Ярманың үтә күренмәле каптагысын сайлагыз. Бу сыйфатын шундук чамаларга мөмкинлек бирә. Озаграк саклау өчен аны табада кыздырып алу да яхшы. Әлбәттә, капчыклап алып куйган запасны алай эшкәртү мөмкин түгел. Бу очракта аны караңгы, салкынчарак – һава температурасы +18 градустан да артмаган урында тотарга кирәк.

Пакетын ачкач, ярманы пыяла, пластик яки керамик савытка салып куярга киңәш ителә. Юкса, һава керү сәбәпле, тәмен югалтачак, бөҗәкләргә дә юл ачылачак.   Продуктны тимер савытларда сакламагыз, чөнки тимер ярмага ят тәм сеңдерергә мөмкин.  Ярма саклана торган шкаф киштәләрен даими юып, чистартып торырга кирәк. Бөҗәкләр ияләшмәсен өчен, киштәләрне  аш серкәсендә чылатылган чүпрәк белән сөртеп алу да әйбәт. Ә инде ярмалар дым тартмасын өчен, тоз салынган шырпы тартмасының кырыйларын энә белән тишкәләп, аны киштәгә куярга мөмкин. Тоз дымны үзенә сеңдерәчәк, шулай ук бөҗәкләр ияләшүдән дә саклаячак. Шунысын истә тотыгыз:  ярманы аскы киштәләрдә саклау дөресрәк. Җылы һәм дымлы һава һәрвакыт өскә күтәрелә, шунлыктан шкафның аскы өлешендә ярмалар яхшырак сакланачак.

Ярма, шулай ук шикәр комы, тоз җылылык  +18+25 градустан артмаганда гына әйбәт саклана. Подвал, идән асты, суыткыч саклау урыны була алмый, чөнки анда дымлылык зур. Иң әйбәте – җилләтелә торган келәттә саклау.

Халык ысуллары

Күгәрмәсен, кортламасын өчен, халык ысулларын да кулланырга мөмкин. Ярмалар өстенә, әйтик, канәфер, дәфнә яфрагы, әфлисун кабыгы яки чистартылмаган сарымсак тырнагы салып кую әйбәт. Аларны раковинадан читтәрәк саклау яхшы. Бер генә су тамчысы да савыттагы ризыкны бозачак. Ә инде шкафта бөҗәкләр пәйда булса, киштәләргә ала миләүшә (лаванда) һәм каштан ботаклары (йорт һәм бакча товарлары кибетендә сатыла) куярга мөмкин.

Кибеттән яңа гына алып кайтылган он яки ярмаларны да игътибар белән карагыз.  Чөнки ихтыяҗ зур булу сәбәпле, сатучылар хәзер әллә кайчаннан бирле яткан запасларны да сатуга чыгара. Өйдәге башка продуктларга зыян килмәсен дисәгез, аны җентекләп тикшерегез. Бигрәк тә дөге һәм онга игътибарлы булыгыз: алар бигрәк тә тиз кортлый. Каптагы продуктны зуррак табага бушатып, чәнечке яки пычак белән болгатып карагыз. Бөҗәкләр булса, алар шундук күренәчәк. Әлбәттә, мондый ризыкны ашамавың хәерле.

Саклау вакыты:

манный ярмасы – 8–9 ай,

тары – 9 ай,

арпа ярмасы – 14–16 ай,

перловка, карабодай – 20 ай,

дөге – 18 ай,

борчак – 24 ай (ярдырылган борчак – 20 ай),

 токмач – 1 ел

шикәр комы – 4 ел (җылытылган урында – 8 ел)

тоз – 12 ай.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре